Оперный певец Усман Альмеев Художник Надир Альмеев

      Туган якны өйрәнү музее инде күп еллардан бирле эшләп килә. Музейда укучылар, укытучылар, ата - аналар көче белән байтак кына экспонатлар тупланган, ул эш һаман дәвам итә. Кайбер экспонатларны карарга сезгә дә тәкъдим итәбез.

      Татар операсын булдыручыларның берсе, халык күңеленә уелып кереп калган җырчыбыз Усман ага Әлмиев безнең Акъегет авылында туып, саф суларын эчеп үскән, балачагын авыл хәтерли. Ул хәзер дә авыл белән элемтәсен югалтмаган, үзенең 80 яшьлек юбилее вакытында авылыбызда концерт куеп, мәктәп музее өчен бик күп экспонатлар тапшырып китте. Музейда аның опера сәхнәсендә төшерелгән, чордашлары белән төшкән фотографияләре, төрле чорлардагы афишалар, автографлы китаплар, сәхнә киемнәре һ.б. бар.

      Усман аганың улы Надир Әлмиев - үзенчәлекле рәссам. Безнең мәктәпкә, Усман Әлмиев музеена куяр өчен ул үзенең картиналарын бүләк итте. Аның иҗаты белән танышасы килүчеләр, рәхим итегез! Сәнгать фәннәре кандидаты Д.К. Вәлиева фикере белән танышырсыз (рус телендә).

Төп биткә
Сайт шушы мәктәпне төзетү буенча күп хезмәт куйган, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Нигъмәтуллина Ләлә Илгиз кызын лаеклы ялга озату көненә багышлап куелды (14 апрель, 2006 ел).
Сайттагы материалларны кулланган очракта сайтка һәм материал авторларына сылтама күрсәтү мәҗбүри.
Copyright (c) 2006 г.Nigmatoullin Rashid. All rights reserved.
Hosted by uCoz