Әйдә, рәхим ит, хөрмәтле Internet – гизүче!
    Бу гади бер авыл мәктәбе сайты гына икән дип, китәргә ашыкма.
    Әгәр син укучы булсаң, авылдагы иптәшләрең нәрсәләр белән шөгыльләнеп йөргәннәрен белерсең.
    Укытучы булсаң, бәлки, сиңа кирәкле мәгълүматлар бардыр биредә, киләчәктә эшеңдә кулланырсың.
    Эшмәкәр, бай кеше булсаң – кайчандыр синең кебек бай (бәлки синнән дә баерак) булган безнең авыл кешесе Заһидулла Шәфигуллинның  милләтебез өчен кылган гамәлләре турында укы, аның хезмәте нәтиҗәсендә Акъегет авылының ничек итеп мәгърифәт үзәкләренең берсенә әверелгәнлеге белән таныш. 
    Тарих белән кызыксынучыларга мәктәп директоры булып эшләгән (хәзер лаеклы ялда) Илгизәр Тимершинның  Акъегет авылы турындагы "Акъегет авылы тарихы сәхифәләре" китабын уку мөмкинлеге бар. Китап өчен кирәкле материалларны 30 елдан артык туплап, тарихи дөрес мәгълүматларны Казан, Чабаксар архивларыннан эзләп табып,  үз акчасына китап итеп басып чыгару - мактауга һәм хөрмәткә лаеклы эш түгелмени?
    Акъегет авылы – беренче татар операсын булдыру өстендә эшләүчеләрнең берсе Усман ага Алмиевнең туган авылы, аның Акъегет мәктәбендә музее да бар. Музей экспонатлары арасында Усман аганың сәхнәдә төшерелгән фотографияләре, концертларының афишалары, сәхнә киемнәре, аңа бүләк ителгән автографлы китаплар, аның улы художник Надир Алмиевның картиналарыннан репродукцияләр бар.
    Китәм, кала алмыйм дисәң – юлыңа ак җәймә, бәлки кайчан да булса очрашырга насыйп булыр...

 

Сайт шушы мәктәпне төзетү буенча күп хезмәт куйган, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Нигъмәтуллина Ләлә Илгиз кызын лаеклы ялга озату көненә багышлап куелды (14 апрель, 2006 ел).
Сайттагы материалларны кулланган очракта сайтка һәм материал авторларына сылтама күрсәтү мәҗбүри.
Copyright (c) 2006 г. Nigmatoullin Rashid. All rights reserved.

 


Безнең баннер Каинлыковская школа
Locations of visitors to this page
Hosted by uCoz