Туган якны өйрәнү музеендагы кайбер күренешләр.

      Бу фотографиядә сез пионер формасын күрәсез. Форма төрле чорларда үзгәреп торды, ләкин бүген дә ни өчендер коңгырт күлмәк, ак алъяпкыч күңелгә якынрак кебек. Монда элеккеге монеталар коллекциясе, чигү үрнәкләре, агач күмере белән кыздырыла торган үтүкләр бар.

      Керосинка экспонат кына булып калды хәзер. Тәмле ашларны әбиләребез менә шунда пешергәннәр инде. Җиз самовар җырлап утырганда чәйләр эчәсе бик күңелле булгандыр... Каен тузыннан ясалган тырысларда су җәйге челләдә дә салкын торган, ә сөт берничә тәүлек әчемәгән диләр.

      Ә менә монысы патефон дип атала торган җырлар уйнату җайланмасы. Хәзер аны музыкальный центр алмаштырган. Басу машинкасына алмашка компьютер, сырлы бәләкләргә кер юу машиналары килгән.

      Монысы - музейдагы иң кыйммәтле экспонат - туку станогы. Бабайларыбыз, кул эшләренең чын осталары, аны тулысы белән агачтан ясаганнар, әбиләребез станокта матур итеп паласлар тукыганнар, аның белән үзләренең өйләрен ямьләндергәннәр. Акъегет авылындагы итек осталарына әллә кай яклардан килеп киез итекләр бастырганнар.

Төп биткә

Сайт шушы мәктәпне төзетү буенча күп хезмәт куйган, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Нигъмәтуллина Ләлә Илгиз кызын лаеклы ялга озату көненә багышлап куелды (14 апрель, 2006 ел).
Сайттагы материалларны кулланган очракта сайтка һәм материал авторларына сылтама күрсәтү мәҗбүри.
Copyright (c) 2006 г.Nigmatoullin Rashid. All rights reserved.

Hosted by uCoz