Эстрада концертларында җырлауның югары профессиональ осталыгы, милли үзенчәлеген тудырган кайнар йөрәкле олы җырчыбыз, татар опера сәнгатенең үсүенә кыйммәтле хезмәт салган Татарстанның халык артисты, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Усман Әлмиев музее аның 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көннәрдә, 1995 нче елда ачылды.
    Усман аганың улы - рәссам Надир Әлмиев үзенең биш картинасын музейга бүләк итте.
    Бу музейда барлыгы 135 экспонат саклана.

  
Один из первых оперных певцов татарского народа - Усман Альмеев.

 

Усман Әлмиев музеенда.

(Материалны Нәбиуллин Д. һәм Нәбиуллина Л. әзерләделәр).

 

2007 нче елда Усман ага үзенең "Еллар һәм җырлар" дип исемләнгән мемуарлар җыентыгын бастырып чыгарды. Бер данәсен Акъегет мәктәбенә бүләк итте. Китап болай дип башланып китә:

 ГОМЕР МИЗГЕЛЛӘРЕ


    Мин, Альмеев Усман Гафият улы, 1915 елның 24 апрелендә элекке Казан губернасының Кәвәл волосте Чуел өязе, хәзерге Яшел Үзән районы (Зеленодол) Акъегет авылында туганмын. Әтием - Гафиятулла Мотыйгулла улы,- әнисе Хәлифә, тагын бер ир туганы - Гыйбадулла, кыз туганнары Фатиха, Гайшә, Рәисә исемле булганнар. Фатиха, Гайшә кияүгә чыгып, авылда яшәгәннәр. Гайшә апа бик мөлаем, зәп-зәңгәр күзле, үзенең үткенлеге белән башкалардан аерылып тора иде. Ире беренче герман сугышына киткәч, ике бала белән калды. Балалары үсеп буйга җиткәч, Кәлимулласы сугышка алынды, шул китүдән кайтмады да. Кече улы Мөбарәкҗан Зәйнуллинны, бик укытырга теләп, Казанга авыл хуҗалыгы институтына укырга җибәрде. Ул, институтны тәмамлагач, Татарстан районнарында баш агроном булып эшләде. Без Гомәр абый белән Зөя балалар йортыннан кайткач, Гайшә апаларда торып Акъегет мәктәбендә укыдык...
 

     

 


 

Төп биткә
Сайт шушы мәктәпне төзетү буенча күп хезмәт куйган, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Нигъмәтуллина Ләлә Илгиз кызын лаеклы ялга озату көненә багышлап куелды (14 апрель, 2006 ел).
Сайттагы материалларны кулланган очракта сайтка һәм материал авторларына сылтама күрсәтү мәҗбүри.
Copyright (c) 2006 г.Nigmatoullin Rashid. All rights reserved.
Hosted by uCoz