Заһидулла Шәфигуллин

Меценат Загидулла Шафигуллин

      Авылыбызның күп кенә кешеләре чит шәһәрләрдә үзләренең кибетләрен ачып сәүдә итәләр, зур байлыклар туплыйлар. Болар арасында зур байлыкка ия булган миллионер сәүдәгәр Заһидулла Шәфигуллин һәм Ишмәмәтов Закирлар аерылып торалар. Шулай ук Әхсанов Закир да зур сәүдәгәрләрнең берсе була.
      Заһидулла Шәфигуллин олыгая төшкәч, авылга кайтып урнаша. Чардаклап агачтан эшләнгән ике катлы бик матур йорт салдыра. Шул ук ишек алдына, ике катлы йорт каршына шактый зур булган бер катлы һәм бик матур итеп эшләнгән балконлы кунак йорты салдыра. Кунак йортының көньягында төрле чәчәкләргә күмелгән, уртасында цементлап эшләнгән зур булмаган су бассейны булган, зур алмагач һәм җиләк-җимеш бакчасы үстерелә. Ишек алдының көнбатышыңда иген келәтләре, ат һәм башка терлек абзарлары, мунча һәм башка сарайлар салынган. Ишек алдының көнчыгыш һәм көнбатышында дүртәр баганалы капкалар урнашкан. Көнчыгыш капка янында чарыклап эшләнгән өсте ябулы, шактый тирән кое бар иде. Бай Имани кизләвеннән алып, үз капка төбенә кадәр, юлга таш җәйдерә. Ишек алдына да таш җәйдергән. Заһидулланың алмашка җигүле өч тройкасы, эш атлары, берничә баш сыер, күп кенә сарыклар булган. Хезмәткәрләрнең күбесе чувашлар булган.
      Миңа билгеле булганча, минем әнинең анасы (әбием) Бибигазизә 13 яшендә Бәчек авылыннан байның балаларын карар өчен, асрауга килә. Бай аны 1899 елның көзендә, байның каршысында яшәүче Мотыгулла улы Гафият Әлмиевкә кияүгә бирә.
      Бай яңа зиратка һәм авыл уртасындагы сазлыкка агачлар утырттыра. Агачларны тәрбияләп, карап үстерү өчен, кеше яллап, аңа акча түли. Картларның сөйләүләре буенча, һәр төп агачны карап үстерү 13 тиенгә төшкән. Заһидулла авылда һәм башка авылларда мәчетләр салдыра, безнең авылда ике катлы ир балалар мәктәбе һәм бер катлы кызлар мәктәбе төзеттерә. Боларга кадәр ике мәхәлләдә мәдрәсә салдырган була.Картларның сөйләве буенча, Заһидулла Шәфигуллин бала чакта көтү көткән. Аның ничек баеганлыгы турында безгә мәгълүм булган фактларга тукталып, ачыклау өчен аерым кешеләрнең истәлекләреннән, архив материалларына таянып язылган язмалардан өзекләр кигерәм. (Т.И.)
      (Тимершин Илгизәр Гәрәевич - Акъегет авылы тарихын китап итеп язып чыгаручы, Заһидулла Шәфигуллин турындагы бу язмалар аның китабыннан алынды)
      «Ватаным Татарстан» газетасының 1991 ел 17 май санында А.Мөслимовның «Сәүдәгәр» исеме астында язма бирелгән. Менә анда нәрсәлор языла: «...Аларга Казан губернасының Цивиль өязе, Акъегет авылы крестьяны Заһидулла Шәфигуллин да кушыла. Ул 1839 елда туган, крепостнойлыкны кеше сөйләве буенча гына ишетеп белми, ә үз башыннан кичерә.
     &nbsp1861 елгы реформадан соң, яшь Заһидулла ике дә уйламыйча, Себергә китә. Агач хәзерләүдә тырышып эшли, һәр тиеннең кадерен белә... Бер ел үтә, ике ел - акча янчыгы һаман да буш. Бер-ике елдан соң Шәфигуллин Аллага тапшыра да, биленә балтасын һәм хәнҗәрен кыстырып, старатель (алтын юучы) булып китә. Артельгә керми, ялгызы гына. Тайга буйлап тапталмаган сукмаклардан үтә, аю белән маңгайга-маңгай очраша — чын мәгънәсендә аның белән сугыша. Бер ел тәнендәге җәрәхәтләрен дәвалый. Тәмам терелеп беткәч, яңадан тайгага китә, бәхетен эзли һәм алтынга бай урынны таба. Иркутскида кибет ачып җибәрә, мехлар сата. 1860 нчы еллар азагында аның инде Читада һәм Красноярскида кибетләре була. 1876 нчы елда Акъегеткә әйләнеп кайта, йорт сала. Мәктәп салдыра. Икенче кайтуында манаралы мәчет бурата. Мулла итеп мөселман дөньясында танылган Шәрәфетдин Бәшировны китертә һәм үзе яңадан Себергә юл тота.
     &nbsp...Иң авыр вакытларда да, бәлагә юлыкканда да югалып калмый, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәтен җуймый. XX гасыр башында ул туган авылына даими яшәү өчен дип кайта. Картая төшкәч, Иркутскидагы барлык эшләрен бертуганы Шәйхуллага һәм олы улы Хәйруллага, Красноярскидагы сәүдә эшләрен тагын ике улына - Зиннур белән Гарифҗанга, Читадагысын - бертуганының улы Сәйфетдиновка тапшыра. Архангельскида, Вологда һәм Устюгтагы кызларын кияүгә биреп бетерә, ә үзе якташларын агарту белән шөгыльләнә башлый.
     &nbsp...Берникадәр вакыттан соң тагын ике мәктәп салдыра: Акъегеттә - кызлар өчен, Чүти авылында - малайлар өчен. Чүтидә әле мәчет тә салдыра. Бакырчыда манаралы мәчет төзетүгә зур суммада акча бүләк итә.
     &nbsp... Заһидулла аганың игелекле эшчәнлегенә бар да соклана һәм кинәт аның турында охранкага хат язып салалар. Имзасы «муллалар» дип куелган. Имеш Шәфигуллин татарларны патша властен һәм аның законнарын танымаска котырта, исламизм идеяләрен таратуда башлап йөри... Хат аноним характерда булса да, полиция начальнигы аны тикшерергә задание бирә. Тиздән өязнең полиция начальнигы Казанга: «Мин үткәргән тикшерү вакытында Шәфигуллинның панисламчылар хәрәкәтендә катнашы булуы расланмады», - дип хәбәр сала.
      Заһидулла Шәфигуллин турында Г.Ибраһимов менә нәрсәләр яза: ...Шул 1905 елның март ахырында Казанга Пенза, Себер, Тамбов, Кавказдан килгон вәкилләр Виттегә (Россиянең Министрлар Советы рәисе. - И.Т.) үзләренең петицияләре белән кереп, үтенечләрен үтәп чыгалар, аңа алып килгән петицияләрен калдыралар. Делегатлар арасында Сибириянең мәшһүр миллионерларыннан Заһидулла Шәфигуллин, Уралның алтынчыларыннан Рәмиев кебек фамилияләр дә бар иде. Карт төлке Витте һәммәсен ачык кабул кыла, вәгъдә белән озата. Ләкин берсе дә, өмид иткәнчә, үз теләкләрен патшага туры ишеттерә алмыйлар...
     &nbsp...Төрле яктан делегатлар килгән вакытта мөфти Солтанов та Петербургта иде... Мөфти патша янына керә имеш, мөселманнарның теләкләрен әйтә имеш дигән хәбәрләр йөри. Пайтәхет номерларының берсендә җиде-сигез бай бергә җыелып сөйләшәләр дә, патшага барганда, үзе белән тагы берничә адәм алып керсә иде дип үтенергә карар бирәләр. Шул карарларны әйтү өчен, Сибирия миллионеры Заһидулла Шәфигуллин кул астында берничә кеше җибәрәләр. Мөфти кунакларны ачык йөз белән кабул кыла. Заһид бай акрын гына сүз башлап әйтә: -Патшага барганда үзегез белән бергә яныгызга тагын берничә мөселманны алсагыз иде, мөселманнар шуны үтенер өчен сезгә җибәрделәр,- ди. Мөфти каты ачуланып кыза башлый: -Патша һич кеше кабул итми. Әнә Виттегә бара бирегез,- ди. Ләкин үз сүзен итергә өйрәнгән миллионер моның белән канәгатьләнми.
     &nbsp-Виттедә күп булдык. Файда булмады, инде хәзер, сезнең мәрхәмәтегез белән, патша хәзрәтләренең янына барып, хәлебезне сөйләсәк икән дигән өмид кыйлабыз. Кичәге көн патша рабочий депутатларны да кабул итте,- ди.
     &nbsp...Мөфти моны күтәрә алмый, кабахәт тавыш белән миллионерга кычкыра: -Мин рабочий түгел. Чык моннан мужик! Чык ахмак!- ди.
      Заһидулла хаҗи шапкасын алып чыга башлый, мөфти кызып, урынында утыра алмый тетрәп-калтырап, сикереп тора да, сүгенеп, аксакал Заһидулланы сугып, җилкәсеннән өстерәп чыгарып җибәрә.
...       Башкалар нишләргә дә белми аптырап калалар. Бай мондый хурлыкка түзми, мәхкәмәгә (судка) бирә». (Г.Ибраһимов. Әсәрләр. 7 том. 358-359 бит).
      Бу турыда язучы Мөхәммәт Мәһдиев «Акъегет егетләре» дигән язмада болай дип дәвам итә: «Мөфти эшен мировой съезд карый. Бу процесс елларга сузыла. Ниһаять, суд аны биш көнгә төрмәгә ябарга, 25 сум штраф түләргә дигән карар чыгара. Мөфти бу хөкемнән риза булмыйча, сенатка кассация (шикаять) бирә, әмма сенат бу карарны раслый». (Идел ягы. 9 июль, 1991 ел).
      Бу язмада байның мөфтигә гафу итеп телеграмма җибәрүе турында да языла. Ул (бай) мин үземнең хаклыгымны исбат иттем дип күрсәтә телеграммада. М.Мәһдиев язмасында мена нәрсәләр турында язылган: 1897 елгы перепись вакытында татар авылларында чуалыш булганлыгы, Шафигуллин үзе яшәгән Чуел өязендә перепись уздыруда властьларга ярдәм итүе, Казан театрларына мебель әзерләп торучы Курбатовлар (Урмар фабрикасы хуҗалары) Акъегеттә мәктәп ачылгач урындыклар бүләк итүләре турында, Шәфигуллинның Әлмән, Чүти авылларында мәктәп салдыруы, Чуел земствосы Акъегет мәктәбендәге рус класслары өчен аңа һәр ел саен 315 сум акча биреп баруы, 1914 елда Шәфигуллинның Акъегет авылы учитель һәм учительницаларын Россия буйлап сәяхәткә чыгаруы, бөтен чыгымнарны үзе түләве һәм башкалар күрсәтелгән.
     &nbsp1994 елның апрель аенда Акъегет авыл Советына түбәндә язылган хат килә. Шул хаттан өзек китерәм. Хат рус телендә язылган һәм тәрҗемә итми язам.
      «Загидулла Шафигуллин (Загидулла бин Шафигулла бин Рахматулла бин Сабханкол) родился 16 декабря 1840 г. в с.Акзигитово Цивильского уезда Казанской губернии. С 17 лет он отправился на заработки в Приуральские губернии. После смерти в 1859 г. отца на его плечи легло содержание семьи, воспитание братьев. Предприни-мательская деятельность З.Шафигуллина началась в гг. Томске и Иркутске с мелочной торговли галантереей и фруктами. Незаурядные деловые качества позволили ему в скором времени стать одним из крупных торговцев готовым платьем, мехом и пушниной, войти в состав второй гильдии Иркутского купечества. Некоторое время он вел торговые операции в Поволжском регионе, в Казани, через торговый дом «Бурнаев и Шафигуллин», но затем предпочел в качестве компаньона своего родного брата Шайхуллу. В сентябре 1894 г. они учредили торговый дом «Братья Шафигуллины». Торгуя пушниной и мехами, создали сеть магазинов в гг. Иркутске, Красноярске и Чите.
      В конце 90-х гг. он отошел от личного участия в торговле, передав управление в своих предприятиях брату, трем сыновьям - Зиннуру, Гарифзяну, Хайрулле и племянникам - Гилязутдину, Салахутдину и Абзалетдину. В августе 1912 г. те создали полное товарищество под фирмой Торговый дом «Шафигуллины и Ахтямовы» расширив круг своих коммерческих интересов на территории всей Сибири, Манчжурии и Монголии. Удачливось и расчет принесли Шафигуллину значительные средства, которые регулярно вкладывались им в развитии сети татарских новометодных школ. Проживая постоянно в селе Акзигитово он выстроил за свой счет целый ряд мечетей, медресе и мяктебов в Цивильском, Свияжском, Тетюшском уездах Казанской губернии. В 1891 г. братья Шафигуллины пожертвовали в пользу мусульманской общины г.Иркутска дом с дворовым участком и в начале XX века возвели кирпичное здание мечети. Будучи глубоко верующим человеком (он совершил хадж), З.Шафигуллин являлся убежденным сторонником всеобщего обучения татар, как мужчин, так и женщин. Его деятельность в этом направлении высоко ценилось современниками, в том числе И.Гаспринским, Г.Баруди, Г.Апанаевым.
      В Акзигитово на средства З.Шафигуллина были построены или отремонтированы три мечети, при них школы (1872 г.) С 1898 г. Шафигуллин одним из первых в Казанской губернии переводит обучение в медресе и мяктебе на новометодную систему. Деятельность З.Шафигуллина в общественном движении татар, а он был делегатом ряда мусульманских съездов, вызвало резкое неприятное со стороны части духовенства, губернских властей...» (Хат ахырында ул үзен кызыксындырган сораулар куя. Бу сораулар Заһидулла биографиясенә һәм башкаларга кагылалар.)
      С уважением и зарание благодарю за помощь, научный сотрудник отдела свода памятников Хайрутдинов Рамиль Равилович.
      Адрес: Казань, ул.Лобачевского, 2/31, ИЯЛИ, Отдел свода памятников.
      Югарыда күренгәнчә, Р.Хайретдинов үзенең хатында Шәфигуллинның мөселман съездларында катнашуы турында яза. Ул нинди партия соң? Бу «Иттифаки мөслимин» - мөселманнар союзы. «Мөселман иттифакы» партиясенең өч съезды була. I съезд 1905 елның 15 августында (рөхсәтсез) Нижний Новгородта, II се 1906 елның 13-23 гыйнварында Петербургта, III се шул ук елның 16-21 августында Нижний Новгородта уза. Заһидулла бу партиянең актив члены була. Алар нинди сәясәт алып баралар соң? Алар конституцион монархияне яклыйлар, патшаның властен чикләү ягында. Мөселманнарның руслар белән бертигез хокукта булуын, аларга аң-белем бирүне, берүк вакытта татар буржуазиясенең рус буржуазиясе белән бертигез хокукта булуын телиләр. Үз көче белән җир эшкәртүчеләргә, падишаһның, дәүләтнең, сарайның җирләреннән кирәк кадәренчә җир бирергә, хөкем итү халык кулында булырга тиеш, гражданлык һәм сәяси хокукларга чикләүне бетерергә кирәк дип саныйлар. Съезд карарларында шуңа охшаш башка нәрсәләр дә кертелә.
      Заһидулла хаҗи 1917 елның февралендә патша Николай тәхетеннән төшерелгәч, урта мәхәллә мәчетенә картларны җыйный, намаздан соң аларга патша тәхетеннән төшерелү турында сөйли, аңлата, аларны үз артыннан ияртеп «Яшәсен чын хөррият!»- дип кычкырып, мәчет тирәли әйләндерә.
      Заһидулла патша властьлары каршында ышанычсыз кеше булып санала. 1911 елда октябрь аенда губернатор аны сөйләшү өчен үзенә чакырта (М.Мәһдиев язмасында күрсәтелгән). А.Шамовның язмасында 1915 яки 1916 елда Шәфигуллинның йортында тентү үткәрелү турында әйтелә. Тентүнең булуы турында авыл картлары да сөйлиләр иде.
      З.Шәфигуллин картлык көнендә сукырая, Октябрь революциясеннән соң авылдан китәргә теләми. 1919 елда 79 яшендә үлә һәм авыл зиратына күмелә. Йортында хуҗа булып улы Хәйрулла кала.

      Заһидулла Шәфигуллинның кабер ташы.
      Кабер ташында болай язылган:
     &nbsp...Акъегет иленең Заһит ибн Шафигулла җитмеш тугыз яшендә бу мизгелдә позул итде. Алланың рәхмәте киң булсын.
      Икенче якта:
     &nbsp...1919 сәнәи милади 8 майда 5 рамазан шәрифендә күп еллар...

      Заһидулланың әнисе кабер ташы.
      Кабер ташында болай язылган:
      Бу кабердә Акъегет иленең Бибисапура Мөхәммәт кызы, Шәфигулла зәүҗәсе 73 яшендә 29 августта 1890 ел...
      Хәзер кабергә чуеннан коелган чардуган куелды. Аны Фәтхуллин Ирек эшләтте. Рәхмәт аңа!

      Заһидулла байның һәм туганнарының кайбер кызлары әле 1936-1937 нче елларда Иркутскида яшәүләре һәм авылга күрергә кайтулары, кунак булып китүләре турында тулы мәгълүматлар бар. Заһидулла байның кече кызы Әсма Иж-Буби авылында туган егет - «Сөембикә» журналының беренче мөхәррире Ягькуб Хәлилигә кияүгә чыга. Ягькуб Хәлили турындагы язманы һәм фоторәсемен урнаштырам.

      З.Шәфигуллин турында язмам озын булды. Минем, бу язмам, шәхес буларак Заһид хаҗи байның, шул заманда авыл өчен, татар халкы өчен тоткан урынын, аның алдынгы карашлы бай булуын, халыкка аң-белем бирүгә куйган хезмәтләренә укучы дөрес бәя бирә алсын иде дигән теләктән чыгып эшләнде. Заһидулла хаҗи турында шактый билгеле булса да, аның бертуганы Шәйхулла турында ачыклый алмадым. Бөтендөнья компьютер челтәре Интернетта гына Иркутск шәһәре тарихына багышланган биттә:
(http://www.express.irk.ru/history/cup/index.htm һәм http://www.baikal.ru/icards/streets/main/me324_d.htm) шәһәрнең танылган 7 купецлар нәселе арасында Шәфигуллиннар да күрсәтелгән. Анда булган мәгълүматны русчадан тәрҗемә итеп язам:
      Бертуган Шәфигуллиннар. Бай мөселман сәүдәгәрләр, татарлар. Чыгышлары Казан губернасыннан.
      Томск һәм Иркутск шәһәрләрендә кырым алмалары, баргузин мехлары белән сату иткәннәр.
     &nbsp1887 елда, мөселманнар өчен гыйбадәт кылу йорты ачу максаты белән, йорт сатып алалар. Соңыннан бу хуҗалык территориясендә мәчет төзелә.
     &nbsp1907-1908 елларда Шәфигуллиннар өч катлы йорт төзетәләр. Аның беренче катында мастерской һәм «Шәйхулла һәм Заһидулла һәм уллары - бертуган Шәфигуллиннар сәүдә йорты» кибете урнаша. Өске катларында суүткәргечле квартиралар (кунакханә) була. Хәзер ул йортта кибетләр урнашкан.
      Шәфигуллиннар шулай ук Чита һәм Красноярск шәһәрләрендә кибетләр тотканнар.
      Шәфигуллиннар акчасына мәдрәсә һәм кызлар өчен яңа методика буенча уку мәктәбе эшләгән.
      Мәчет 1897 елда ачыла. Кечкенә агач бина барлык мөселманнарны да сыйдыра алмый. Тиздән таштан яңа мәчет төзү өчен акча җыю башлана. Аның иң зур өлешен Шәфигуллиннар түли. Таш мәчет 1902 елда төзелеп бетә. Ул Иркутск мөселманнары өчен җәмәгать һәм мәгариф үзәгенә әверелә. Анда библиотека, мәктәп, ятимнәр һәм гарипләр өчен приют, мохтаҗлар өчен ашханә оештырыла.
      Совет власте чорында, мәчет мөселманнарның бик бердәмлеге аркасында гына сакланып кала. Ләкин манарасы төшерелә, бинасы төрле оешмаларга тапшырыла.
      Бүгенге көндә таш мәчет мөселманнар җәмгыятенә тапшырылган.
      Шәйхулла Шәфигуллин. I гильдияле Иркутск сәүдәгәре. Бурычка батканнар эшләре буенча Биржа комитеты әгъзасы. Ике тапкыр шәһәр Думасы гласные булып сайлана. «Изге Георгийның 4нче дәрәҗәле билгесе», «Рус-төрек сугышында катнашучыга», «Җәмәгать эшендә аеруча тырышлыгы өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Иркутск мәчете турында тагын бер мәкаләне китерәм.

      «...Веди нас по дороге прямой, по дороге тех, которых Ты облагодетельствовал, - не тех, которые находятся под гнетом, и не заблудших».
      Эта наиболее распространенная среди мусульман молитва теперь постоянно будет звучать в иркутской соборной мечети, построенной 100 лет назад на бывшей Соломатовской улице. Празднование юбилея намечается в лоследние дни февраля.
      Основатели мечети - братья Шафигуллины - были очень известны в Иркутске своей предпринимательской и общественной деятельностью на рубеже 19-20 веков. Они не случайно пожертвовали для этой цели свою усадьбу, переоборудованную впоследствии в деревенскую мечеть. В конце 19 века количество жителей Иркутска и пригородов, исповедующих ислам (в переводе с арабского - «повиновение Аллаху»), постоянно возрастало. В основном это были татары и башкиры из Приуралья и Поволжья. Естественно, возникла необходимость в создании мечети - места, где по уставу веры верующие могли бы проводить свои обряды - молитвы и религиозные праздники, заниматься благотворительностью и обучением молодежи. Так и шло.
Мечеть, которую построил в городе Иркутске меценат Загидулла Шафигуллин.

      В 1902 году рядом с деревянной была выложена каменная соборная мечеть. На ней был возведен деревянный минарет - башня с площадкой, откуда муэдзин пять раз в день призывал мусульман к намазам (молитвам).
      Но с установлением Советской власти для всех конфессий в России наступило время испытаний и гонений. Ислам не стал исключением. Минарет был снесен, по преданиям, чуть ли не пушечным залпом. И долгие 70 лет мечеть, «место локлонения», использовалась в качестве оптовых складов, где в разное время размещались то административные конторки, то хранилище кур.
      Только в 80-е годы мечеть стала возвращать себе былые функции. Вновь пошел сюда верующий народ. А сегодня по пятницам - святой для мусульман день здесь собираются до пятисот человек. Но полувековая разруха не оставила от прежней мечети практически ничего, кроме крепких каменных стен. И в декабре, в трагические для Иркутска дни падения самолета, с благотворительной миссией наш город посетили Верховный муфтий Сибири и Дальнего Востока, сопредседатель Духовного Правления мусульман России Шейх Нафигулла Аширов и председатель культурного центра мусульман России Абдулшейх Ниязов. На встрече с Говориным и Якубовским было достигнуто соглашение о восстановлении мечети и праздновании ее 100-летнего юбилея.
       Здесь до сих пор помнят не очень приятную историю, связанную с приездом в Иркутск короля Иордании в 1976 г. Монарх, и в поездке не отходивший от правил, попросил предоставить ему место для совершения ежедневной молитвы. Незадачливые чиновники повели короля в христианскую церковь. Изумленный таким невежеством, король пояснил, что он мусульманин и молиться ему полагается только в мечети. Попав в мечеть, монарх не меньше удивился ее убогости-ведь там даже не было ковра, необходимого для совершения обряда моления. На прощание король даровал мечети большой персидский ковер, который хранится там до сих пор как реликвия.
      Но это история. А в наши дни мечеть требует своего восстановления по двум причинам. Во-первых, это уникальный памятник архитектуры, находящийся в центре города, о котором администрация города благополучно забыла. Во-вторых, в области на сегодня насчитывается порядка 120 тысяч мусульман. Это и азербайджанцы, и чеченцы, и др. И «кавказский вопрос» стоит особенно остро.
      Решить его, как считает председатель Оргкомитета по празднованию юбилея мечети Борис Агаевич Агаев, поможет объединение всех местных мусульман через веру.
      Всем известно, насколько строги запреты в исламе. И когда народ пойдет в мечеть, обратится к религии, правонарушений станет намного меньше, Ведь именно Коран призывает верующих к объединению: «... и да возникнет община, влекущая к добродеянию, предписывающая праведность поступков и препятствующая непристойности...»
      Работы по восстановлению мечети ведутся очень интенсивно, за счет пожертвований и своими средствами. К 2000 году в подвальном помещении, имеющем очень большие, просторные площади, будет открыта медресе-школа для религиозного обучения. Здесь, по желанию, юные мусульмане, наравне с общеобразовательными науками, будут постигать ислам. Будет восстановлен минарет. Во дворе будет возведена каменная гостиница. Приглашен новый имам-хатыйб Фарид Мингалиев, за границей получивший диплом и звание.
      Пока же мусульманская общественность готовится к празднованию юбилея мечети, которое по причине великого поста, связанного с празднованием Рамадана, было перенесено на месяц. 22 февраля в Иркутскoм музыкальном театре соберется около тысячи приглашенных, среди которых губернатор Иркутской области Б.А.Говорин (в качестве подарка оплативший аренду театра), мэр г.Иркутска В.А.Якубовский, предоставивший книги об Иркутской области. Из Москвы ожидается приезд послов Ирана и Ливии. Прибудут религиозные и общественные деятели, представители деловых кругов Восточной Сибири и других регионов России. На следующий день в Доме дружбы состоится обмен мнениями.
      Сегодня в мусульманскую веру обращаются и русские. В Иркутске четыре человека обратились в мусульманство и регулярно посещают мечеть. Несколько русских фирм уже внесли свои пожертвования на восстановление мечети.      

Лена ЛЕВИ.
Төп биткә
Сайт шушы мәктәпне төзетү буенча күп хезмәт куйган, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Нигъмәтуллина Ләлә Илгиз кызын лаеклы ялга озату көненә багышлап куелды (14 апрель, 2006 ел).
Сайттагы материалларны кулланган очракта сайтка һәм материал авторларына сылтама күрсәтү мәҗбүри.
Copyright (c) 2006 г.Nigmatoullin Rashid. All rights reserved.

Hosted by uCoz