Тәүге мөхәррир

halili.jpg - 3216 Bytes asma.jpg - 3501 Bytes

Ягъкуб Хәлили

Заһидулла кызы Әсма

      Казанда 1913-1918 елларда хатын-кызлар өчен «Сөембикә» журналы чыгарыла. Аның баш мөхәррире һәм нәшире үз чорының мәгълүматлы һәм зыялы кешеләреннән саналган Ягькуб Хәлили була.
      Ул 1878 елда хәзерге Татарстан республикасы Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында дөньяга килә. Туган авылында исеме еракларга билгеле сигезьеллык җәдити мәдрәсә тәмамлый.
      Ягькуб Хәлили - үткен каләмле журналист һәм оста оештыручы. Шуңа күрә татар милли матбугаты тарихында үз урынын алырга лаелы шәхес. «Сөембикә» дән тыш Ягъкуб Хәлили 1917 елның март аеннан «Балалар дөньясы» исемле журналга да фатиха бирә. Моннан ары бик күп кенә газета-журналларда язма-мәкаләләре белән катнаша.
      Бу талантлы эшлекленең бер канаты мәгърифәтчелеккә килеп тоташа. Ул укыту һәм тәрбия мәсьәләләре буенча шактый күп хезмәтләр авторы. Бу хезмәтләрендә мәгърифәтче балаларга белем бирүнең яңа ысулларын алга сөрә. Шул ук вакытта дәреслекләр дә яза.
      Мәсәлән, 1908 елда «Сабах» китапханәсе нәшрияты аның «Гамәли ысул хисап», «Хисап мәсьәләсе», «Ысул хисап» исемле китапларын бастырып чыгара. Җәмәгатьчелек тарафыннан алар югары бәяләнә. Ягъкуб Хәлилинең революциядән соңгы тормышы фаҗигале тәмамлана. Башта төрле оешмаларда, нәшриятта эшли, Буа шәһәрендә китап кибете мөдире була. Янә Казанга кайта, китапханәче вазифасын башкара.
       1937 елда аны кулга алалар. Үлгәннән соң гына аклана.

М.Рәхимкулова,
СССР җәгьрәфия җәмгыятенең хакики әгъзасы.
Оренбург шәһәре.

Артка
Hosted by uCoz