Меценат Загидулла Шафигуллин.

Акъегет авылындагы мәктәпләр тарихы.

 Зариф Бәшири язмаларыннан күренгәнчә, Татарстан республикасының борынгы культура, кулъязма әсәрләр җыелмасы бүлегенең өлкән хезмәткәре (ИЯЛИ, отдел свод памятников) Хәиретдинов Рамил Равил улының 1994 елның 13 апрелендә язган хаттан һәм Сибгатуллин Нәбиулла бабайның сөйләвеннән күренгәнчә, 1898 елда Заһидулла Шәфигуллин (Хаҗи бай) Уча елгасының ун ярында, Бүшәрмә (Мусирма) елгасы белән кушыла торган урыннан бераз югарырак, шактый зур булган, агачтан ике катлы мәктәп бинасын төзетеп бетерә. Заһидулла барлык чыгымнарны үз хисабына тота. Бу мәктәп-мәдрәсәдә ир балалар укыйлар. Анда яңа методика белән (җәдитчә) уку кертелә. Бу мәдрәсә кадим мәдрәсәләреннән уку программасы һәм тәртипләре белән бөтенләй аерылып тора. Заһидулла мәктәп-мәдрәсәдә укыту өчен читтән шул заман өчен укымышлы һәм алдынгы мөгаллимнәр чакырта, иң күпчелек чыгымнарны үз хисабыннан түли. Мәктәп-мәдрәсәнең бер каты читтән килеп укучыларга тору өчен бирелә. Мәктәптә рус теле, арифметика, геометрия нигезләре, җәгърәфия, тарих, табигать белеме, татар теле һәм әдәбияты, дин сабагы укытыла. Шәкертләрне кул эшенә өйрәтәләр.
      Картларның сөйләүләре буенча, мондый мәктәпнең ачылуы муллаларда, кайбер авыл халкында ризасызлык тудыра, «Русча укытып малайларны кяфер ясыйлар» -диләр алар. Җәдит мәктәбе шәкертләренә каршы мәдрәсә шәкертләрен котырту сәбәпле, беренче елларда алар арасында талаш, хәтта сугышлар да була. Әмма яңалык үзенә юл ача, мулла мәдрәсәләрендә шәкертләр кимегәннән кими. 1906 елда З.Шәфигуллин авыл уртасында бер катлы кызлар мәдрәсәсе төзеттерә. Аның ишек алдында мөгаллимнәр яшәр өчен ике катлы йорт салдыра, кое казыта, алмагач, җиләк-җимеш бакчасы үстерә. Ул барлык чыгымнарны үзе тота. Мөгаллимнәргә үзе хезмәт хакы түли. Мәдрәсәне ягулык белән тәэмин итә, уку-язу җиһазларын, дәреслекләр ала. Укытуның торышын һәм тәртипне күзәтә. Соңга таба мәдрәсә «Русско-татарская школа» дип атала башлый. Анда барлык чыгымнар Земство һәм Заһидулла белән уртакка алып барыла. Яңа тип мәктәпкә тирә-як авылларның алдынгы карашлы муллалары, бай сәүдәгәр, таза тормышлы крестьян малайлары һәм кызлар киләләр, шунда яшәп укыйлар. Монда Тугай (Әрә), Күгеш, Айдар, Мулиле, Мамадыш, Танай һәм башка авыллардан килеп укыганнар. Кайбыч, Апас якларыннанда килеп укыйлар.

Директор школы Саид Шакиров.Двухэтажное здание школы, которую построили на средства жителей деревни Акзегитово.

Октябрь революциясеннән соң уку-укыту эшләре дәүләт тарафыннан алып барыла башлый. 1920-1921 уку елында ачлык булу сәбәпле мәктәптә укулар булмый. Ике катлы мәктәп бинасында (приют) балалар йорты ачыла. Анда әти-әниләре ачлыктан, тиф һәм башка авырулардан үлгән балалар тәрбияләнә. Аның мөдире Әшрәфҗанов Кәримҗан була. Анда тәрбиячеләр булып Мәдыйгулова Хәлимә, Әлмиева Разия һәм башкалар эшлиләр. 1922 елның көзендә балалар йорты өяз шәһәре Зөя шәһәренә күчерелә. Мәктәптә укулар яңадан башлана. Аның директоры булып Әшрәфҗанов Кәримҗан эшли.
      Бу елларда укытучылар булып: Әхмәтов Һарун, Мәдыйгулова Хәлимә, Гобәйдуллин Гариф, Гобәйдуллина Галия, Шакиров Сәет, Әлмиева Мәрзия, Вахитова Бибинур, Мәдыйгулова Галия, Хәбибҗамал һәм Юныс исемле укытучылар эшлиләр.
      Ислам дине кабул ителгәннән бирле, укулар гарәп әлифбасына нигезләнеп алып барыла. Мең елдан соң, 1927 елның 1 сентябреннән латин кабул ителә, укулар шуңа нигезләнеп алып барыла башлый. 1929 елда З.Шәфигуллин төзеттергән мәктәп бинасы балалар укыту өчен яраксыз хәлгә килә һәм ябыла. Аның күргәзмә материаллары, географик карталар Норлат мәктәбенә алына. Авылда укытырга биналар булмау сәбәпле, 1-IV классларда гына укулар алып барыла. Классларны аерым йортларга урнаштыралар. 1932 - 1933 уку елында авылда крестьян яшьләр мәктәбенең (ШКМ) бишенче классы ачыла. Яңа мәктәп төзү 1933-1934 елларда киң колач белән алып барыла. 1934 елның язында директор Шакиров Сәет үпкәсенә салкын тидереп савыга алмый үлә. Мәктәп директоры булып Садыйков Шәриф эшли башлый. Ике катлы мәктәп 1934 елның беренче сентябренә төзелеп бетә һом анда укулар башлана. Анда өч авыл балалары (Акъегет, Бакырчы, Сүнчәләй) бергә укыйлар. Бу мәктәптә мин дүртенче класстан укый башладым.(И.Т.) Безне Борһанов Хәйретдин абый укытты. Ул дәресне күңелле һәм матур итеп сөйләп, аңлатып алып бара иде. Мәктәптә уку - укыту һәм тәрбия эшләре зур оешканлык белән алып барылды.
      Укуның сыйфатына зур әһәмият бирелде. Дүртенче класстан башлап һәр елны класстан - класска күчеш сынаулары үткәрелде. Укучылар бу сынауларга зур хәзерлек белән килделәр. Бу елларда укучылар күп. Бишенче класслар өч параллель, алтынчы, җиденче класслар икешәр иделәр.
      Түгәрәкләр, класстан тыш булган төрле чаралар дәресләрдән соң, укучылар ял иткәч, кичләрен үткәрелде. (Бакырчы, Сүнчәләй авылыннан килеп укучылар берничә ел Акъегеттә яшәп укыдылар. Башка авыл укучыларын аерым квартираларга урнаштырдылар, кайберләре туганнарында тордылар.)

Школа после капитального ремонта

1956 елда мәктәпкә капиталь ремонт ясала, ул бер катлы итеп үзгәртеп корыла, чөнки бинаның аскы каты шактый чери башлаган була. Мәктәп директоры Әлмиева Мәрьям тырышлыгы белән мәктәп янында матур алмагач һәм җиләк-җимеш бакчасы үстерелде. 1962 елдан 1985 елга кадәр колхозчы яшьләрнең кичке мәктәбе эшләп килде. Бу мәктәптә колхозчы яшьләр урта белем алып чыктылар. Укытучыларның балаларны укыту һәм тәрбия өлкәсендә бөтен көчләрен биреп эшләүләрен күрдем. Бигрәк тә Борһанова Кәримә, Тимершина Рәхилә, Сибгатуллина Гөлсемнәрнең тырыш һәм намуслы хезмәтләре мактауга лаеклы. Шулай ук Динмөхәммотова Зәкия, Шакиров Марсель, Шакирова Рәисә, Мифтахова Рәшидә, Бакеева Гөлинәләрнең хезмәтләрен уңай яктан билгеләп үтәргә кирәк. Алардан эстафетаны кабул иткән укытучылар: Нигъмәтуллина Ләлә, Нигъмәтуллин Рәшит, Тимершина Ильмира, Гыйбадуллина Роза, Борһанова Зәйтүнә, Батталова Сәлимәләр укучыларга нигезле белем һәм тәрбия бирүдә зур тырышлык күрсәтәләр, уңай нәтиҗәләргә ирешәләр.

Яңа мәктәпне салу буенча күп хезмәтләр куйган, анда лаеклы ялга киткәнче директор булып эшләгән Ләлә Илгиз кызы Нигъмәтуллина.

  1934 елда төзелгән агач мәктәп искерде һәм балалар укытырга яраксыз хәлгә килде. Мәктәп дирекциясенең һәм ата - аналар комитетының бик күп сораулары һәм үтенечләре нәтиҗәсендә яңа мәктәп төзү эшләре башланды. Төзү эшләре директор Нигъмәтуллина Л.И. эшләгән чорда башкарылды, аңа колхоз рәисе Шәмсиев С.Р. зур ярдәм күрсәтте. Район хакимияте башлыгы Хәйретдинов Хәмит Кирамович яңа мәктәп төзүне контрольдә тотты һәм 8 ай эчендә, 1993 нче елның 1 нче сентябренә заман таләпләренә җавап бирердәй бер катлы мәктәп авыл читендә калкып чыкты.
      Ата - аналарның сораулары буенча мәктәп 11 еллык итеп үзгәртеп корылды.

Төп биткә
Сайт шушы мәктәпне төзетү буенча күп хезмәт куйган, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Нигъмәтуллина Ләлә Илгиз кызын лаеклы ялга озату көненә багышлап куелды (14 апрель, 2006 ел).
Сайттагы материалларны кулланган очракта сайтка һәм материал авторларына сылтама күрсәтү мәҗбүри.
Copyright (c) 2006 г.Nigmatoullin Rashid. All rights reserved.
Hosted by uCoz