Алар Акъегет мәктәбендә укыганнар...

Зариф Бәшири

Зариф Башири среди друзей.

Язучы Зариф Бәшири (1882-1962) Акъегет мәдрәсәсендә укыган чакларын искә алып, андагы укыту-тәрбия эшенең куелышы турында үзенең «Замандашларым белән очрашулар» (Казан. 1968 ел) исемле әсәрендә менә нәрсәләр яза: "...Хәзер миңа ундүрт яшь. ...Шул гомернең дүрт елы мәдрәсәдә үтте. Мин авылга кайтып, өч-дүрт көн үткәч, Акъегет авылындагы Заһидулла бай Шәфигуллиннан бер хат килде. Ул әтине үз мәктәбендә булачак тантаналы имтиханга чакыра икән. Әтинең сүзенә караганда, бу имтиханга Казаннан һәм башка өязләрдән дә күп кенә кешеләр киләчәк.
      Әнә шул юл белән халык арасына яңа тәртипле мәктәпләрнең файдасы булуы турында фикер таратыла, чөнки бөтен Тау ягында (Буа, Тәтеш, Зөя, Цивиль өязләрендә) беренче тапкыр ачылган бу яңа мәктәпкә каршы надан, кара муллаларның һәм аларның таянычы булган байгураларның әшәке лыгырдаулары әледән-әле ишетелеп тора иде.
      Минем әти исә нинди генә җирдә, нинди генә мәжлестә булмасын, яңача укуга каршы сүзләр кузгалган чагында, аларны ялганга чыгарып, мондый укуны дәртләндереп мактый иде. Быел мине дә шундый ният белән Акъегет мәдрәсәсенә имтиханга алып барды...
      Бакча эченә салынган ике катлы зур мәктәп. Анын түбәнге катында җыйнак бүлмәләрендә читтән килеп укучылар тора. Югары катында уку, класс бүлмәләре. Пакь, таза, бөтен җирләре балавыздай итеп юылган һәм кара парталар тезелеп киткән бу бүлмәләргә кергәч тә, мин үземне яңа дөньяга чыккандай хис иттем һәм күз алдыма Буа мәдрәсәсе ыржаеп килеп баскандай булды.
     &nbsp...Мәктәп ишек алдында мунча. Шәкертләр атна саен шунда кереп юыналар. Зур ашханә. Анда һәрвакыт куб кайнап тора, теләгән чагында чәйне эчә бир. Аның янында киң чуен плитә, кастрюлеңне куй да аш пешер. Ашханә янында якты җылы юыну бүлмәсе. Болар беренче күрүдә мине бик тә гаҗәпләндерде, әлбәттә.
     &nbsp...Дөрестән дә ул сүзендә торды. Көз җиткәч тә Акъегеткә укырга китерде. (З.Бәширинең атасы — Чүти мулласы. Чүти Акъегеттән 45-50 чакрымнар ераклыкта. - Т.И.)
      Мин бу мәктәптә дүрт ел укыдым. Әмма һич шикләнми шуны әйтә алам: бу мәктәп минем аңымны, дөньяга, тормышка булган карашымны киңәйтте, мине начармы-яхшымы, әдәбият мәйданына кертеп, матбугат хезмәтчесе ясады!"

Афзал Шамов

Афзал Шамов.

      Өлкән әдибебез Афзал ага Шамов Татар Танае авылыннан килеп Заһидулла мәдрәсәсендә укый. Бу хакта ул 1986 елның 30 мартта Әлмиев Альфредка язган хатында менә нәрсәләр хәбәр итә:
       «Мин Заһидулла мәдрәсәсендә Акъегеттә 1915-1916 елларда укыдым. Энем Бөек Ватан сугышында һәлак булды. Сеңлем исән, пенсиядә. Укытучы иде...
     &nbsp...Заһидулла бай мәдрәсәсендә рус класслары бар иде. Ул чагында Земство карамагындагы башлангыч рус мәктәпләре өч класслы иде. Мин аны Акъегеттә тәмамладым. 1915 - 1916 елларда мәдрәсәдә өч кеше укытты. Фатих Сәйфи - Уфалы, Нурулла мулла Яруллин һәм тагын бер укытучы. (Фамилиясен белмим.)
      Авылда кызлар мәктәбе бар иде. Андагы укытучылар: Бирүзә Сәйфуллина (Ф.Сәйфинең тормыш иптәше), Бирүзә ханым сеңлесе Җәйрә, Нурулла мулла хатыны Өммегөлсем.»

Габделкаюм Саттаров

Габделкаюм Саттаров (стоит).

      «Яшь ленинчы» газетасының 1988 елның 21 май санында М.Мәһдиевнең «Тарихыбызга саграк...» исеме астындагы мәкаләсе басылып чыкты. Анда түбәндәге юллар бар: «Каюм Саттаров Зөя ягы Акъегет авылы егете, егерме биш ел буе диңгездә йөзгән кеше. Европада (безнең гасыр башында) ул булмаган порт юк. Беренче ранг капитаны (диңгез флотында контр - адмиралдан кала бер баскычка түбән офицер - капитан) Гельсингфорс (Хельсинки) портында диңгез маяклары ведомствосында хезмот итә. Йөзүдән туктагач, ел саен (1911-1914 еллар) чираттагы ялын туган авылында уздыра... Проломный (Бауман) урамыннан мәһабәт гәүдәле, алтын погонлы беренче ранг капитаны «диңгез бүресе» Каюм Саттаров узганда агай - эне эшен ташлап аның артыннан бара. Бу бит үзебезнең татар егете, әнә нинди зур дәрәҗәгә ирешкән.»

Әлмиев Гомәр

Альмиев Гумер.

      Әлмиев Гомәр Гафият улы 1912 елда туган. 1939 елда Сталин исемен йөртүче «Кызыл Армияне механизацияләү һәм моторлаштыру» Хәрби Академиясен тәмамлый. 1941 елның беренче көннәреннән сугышта катнаша. Аны сугыштан оборона министрлыгы танк төзү заводларын көнчыгышка күчерү (эвакуацияләү) өчен чакыртып ала. Танк заводларын Урал аръягына күчерү белән шөгыльләнә. Безнең авылдан хәрби Академия бетерүчеләрнең беренчеләрдән берсе. Ватан сугышы, дүрт Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Хәрби заводларда оборона министрлыгының өлкән вәкиле була. Подполковник-инженер.

Сафиуллин Юныс

Сафиуллин Юнус - драматург.

      Сафиуллин Юныс Габдулла улы Акъегет мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан театр училищесына укырга керә, аны 1966 елда тәмамлый. Актер булып эшләп сәхнәдә матур образлар тудыра. 1981 елдан Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында әдәби бүлек мөдире. Егермедән артык сәхнә әсәрләре, берничә җыентык авторы. 1996 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелә.

Сәләхиев Рәфыйк

Салахиев Рафик - кандидат технических наук.

      Сәләхиев Рәфыйк Рәшит улы 1978 елда Акъегет мәктәбен, 1980 елда Казандагы 10 нчы интернат-мәктәпне, 1985 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң фәнни - тикшеренү эшендә. 1997 елдан Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында фәнни - нәшрият бүлеге мөдире. Техник фәннәр кандидаты. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү, «Хәтер» китабын эшләүдә дә катнаша.

Төп биткә
Сайт шушы мәктәпне төзетү буенча күп хезмәт куйган, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Нигъмәтуллина Ләлә Илгиз кызын лаеклы ялга озату көненә багышлап куелды (14 апрель, 2006 ел).
Сайттагы материалларны кулланган очракта сайтка һәм материал авторларына сылтама күрсәтү мәҗбүри.
Copyright (c) 2006 г.Nigmatoullin Rashid. All rights reserved.

Hosted by uCoz