![]() |
![]() |
Биюче ялкын Бу дәрестә сез анимацияле ялкын ясарга өйрәнерсез. 1. 600X200 үлчәмле яңа документ ясап, аны кара төс белән каплагыз. ![]() ![]() Яңа катлау ясагыз. ![]() 2. Marquee Tool инструментын ![]() ![]() Аңа ак төс агызабыз. ![]() 3. Хәзер Filter->Blur->Guassian Blur юлы буенча барып, кыйммәтне 10 - 15px итеп куябыз, аерымлауны Ctrl+D га басып, бетерәбез. ![]() 4. Хәзер катлауны өч тапкыр дублировать итәбез (копировать түгел!) дә, 1 нче катлауны активлаштырып, калганнарын күренмәс итәбез (күзне алабыз), рәсемдәге кебек: ![]() 5. Smudge Tool инструментын сайлыйбыз, ![]() ![]() 6. Ялкынны һәм аның юнәлешен ясыйбыз: ![]() 7. Бу катлауны күренми торган итеп, икенче катлауга күчәбез: ![]() Беренче катлау белән башкарган эшләрне кабатлыйбыз, ялкын биеклеген бертөрлерәк итәргә тырышабыз: ![]() 8. Калган катлаулар белән дә шушы эшләрне эшләп чыгабыз, алдагы катлауны күренми торган итәргә онытмыйбыз. 9. Әгәр сез Photoshop 7 яки башка версияләр белән эшләсәгез, ImageReady гә күчегез. Әгәр CS, CS2, CS3 ләрдә эшләсәгез, анимация тәрәзен ачыгыз. Сезнең эшли торган программа версиясенә бәйсез рәвештә, анимация тәрәзе менә шушындый булачак: ![]() 10. 4 яңа кадр ясап, аларга карата чиратлап катлауларны күрсәтәбез, ягъни беренче кадрга - беренче катлау, икенчесенә икенче катлау һ.б. PLAY га басып, нәрсә килеп чыкканны карыйбыз: ![]() 11. Ялкынны төсле итәсе калды. Моның өчен ![]() ![]() шушы кнопкага чирттереп, төс балансын сайлыйбыз һәм түбәндәге зурлыкларны куябыз: Midtones: [ +60 ] [ 0 ] [ -15 ] Shadows: [ +100 ] [ 0 ] [ -30 ] Highlights: [ +50 ] [ 0 ] [ -30 ] Катлаулар тәрәзәсенең күренеше хәзер шушындый: ![]() 12. Һәр кадр өчен күренү вакытын күрсәтеп (минем ул 0,2 гә тигез), рәсемне File->Save for Web юлы буенча, gif форматында анимацияле рәсем итеп саклыйбыз. ![]() Бу эш буенча сорауларны http://duslarga.forum24.ru форумында бирергә мөмкин. Чыганак: http://www.tutorialwiz.com |
|
![]() |
![]() |