Кирегә

Тема. Бездә язучылар.

Максат. 1.Акъегет мәктәбендә укыган күренекле якташ язучылар Зариф Бәшири, Афзал Шамов һәм  Юныс Сафиуллин иҗатлары белән таныштыру. 2. Алар белән горурлану хисе уяту. 3. Халык язучылары иҗатына, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз. Әдәби газета, газета-журнал мәкаләләре, китаплар күргәзмәсе, язучылар портреты, плакатлар.

1. Алып баручы.

- Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар һәм укытучылар! Кичәбезне башлыйбыз. Ул Акъегет мәктәбен тәмамлаган татар әдәбиятының күренекле шәхесләре Зариф Бәшири, Афзал Шамов һәм Юныс Сафиуллин иҗатына багышлана.

Бүген безнең кичәбезнең бизәге - безнең Акъегет авылында укыган драматург, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире - Юныс Сафиуллин!

Кунакка килүегез өчен бик зур рәхмәт. Балалар һәм укытучылар көттеләр сезне.

-   Хәзер      безнең   барыбыз      өчен   дә   Айгөл   Исмәгыйлева   Фасил Әхмәтовның Разил Вәлиев сүзләренә «Ядкарь» җырын башкара.

2. - Әйе, адәм баласы бу якты дөньяда үзеннән соң күп нәрсә калдыра. Ядкарь - истәлек итеп сөйләрлек исемеңне калдыра  алу зур бәхет ул. Зариф Бәшири - Тау ягында туган олы шәхес. Шушы якның уңды­рышлы туфрагында 1888 нче елның 5 нче маенда хәзерге Татарстан Республикасы Кайбыч районы Чүти авылында Шәрәфетдин мулла гаиләсендә дөньяга килә.

3.- Менә бу «Яшел Үзән» газетасында Мөхәммәт Мәһдиевның «Акъе­гет егетләре» исемле мәкаләсе бар. Шуның берничә юлын укып китим әле.

4.- Зариф Бәшири 14 яшендә Акъегеттә Заһидулла бай Шәфигуллин мәдрәсәсендә укый. Бу турыда якташыбызның «Замандашларым белән очрашулар» дигән китабында болай язылган:

5. - Зариф Бәшири  Акъегет мәдрәсәсендә оештырылган әдәбият түгәрә­генә йөри. Остазы Гариф хәлфә Хәйруллин була. Әдип үз гомерендә өч   йөзләп   шигырь, «Чуваш кызы Әнисә», «Каракош явы» әсәрләрен иҗат итә.

6.- «Яхшылык җирдә ятмый» ди татар халык мәкале. Ата-ана үз бала­сында яхшылык сыйфаты тәрбияләргә омтыла. Киң күңелле, яхшы кеше генә туган ягын саклаучы, авылы белән горурланучы була. Шушы фи­керне чагылдырган Зариф Бәширинең «Яхшылык» шигырен Халикова Розалия, ә «Болыт һәм балалар теләге» шигырен Моталлапова Гүзәл сөйләр.

7. Татар теле - бик борынгы тел, « Без татарлар, телебез дә татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул»,- дигән күренекле якта­шыбыз Каюм Насыйри.

Татар теле балачактан аралашу чарасы булуын, әхлаклылык ана те­лен яратудан башлануын Зариф Бәшири «Телем» дигән шигырендә яза. Ул шигырьне Батталова Лилия сөйли.

8.-  Ә хәзер  Зариф  Бәширинең «Анам кабере янында» шигыренә иҗат ителгән җырны сезнең игътибарга үзем тәкъдим итәм.

9.- Милләте өчен янып яшәгән гаҗәеп шәхес Зариф Бәшири репрессия корбаны була. «Идел» журналында басылган Ркаил Зәйдулла мәкалә­сендә мондый юлллар бар. Укыйм:

10. «Милләт хадимнәрен онытмагыз! Алар безнең тарихның нигез таш­лары»,- дигән язучы Ибраһим Сәләхов.

- Мәшһүр якташыбыз Афзал Шамов 1901 нче елның 4 нче мартында күрше Танай авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган.

14 яшендә безнең авылдагы Заһидулла хаҗи мәдрәсәсендә укый. (Аның әбисе - Акъегет кызы, шигырь - мөнәҗәтләр чыгару остасы була). Афзал Шамовны Акъегет мәктәбендәге остазы - укытучысы Фатих Сәйфи- Уфалы иҗатка рухландыра. Бу урында әдипнең хатларыннан берничә юл укып китәм (хат укыла).

11.- Әдип сугышларда була. Казан университеты рабфагын, Мәскәүдәге Беренче дәүләт университетының әдәбият һәм сәнгать факультетын тәмамлый. Заман сулышын тоеп искиткеч халыкчан, милли рухлы әсәрләр иҗат итә. «Өзелгән кыллар», «Рәүфә», «Госпитальдә», «Ана» хикәяләрен бүген дә уйланып укыйсың. Менә «Ана» хикәясенең әхлаклы, әти - әнигә игътибарлы булырга өйрәтүче бер өзеген Тимершин Ринат сөйли.

12. Әдәби иҗат белән беррәттән  А. Шамов тәрҗемә һәм фәнни эш белән шөгыльләнә. Гомеренең соңгы дәверендә документаль әсәрләр яза. Алар әдипнең «Чын хикәяләр» җыентыгында тупланган.

13. Әдәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра:затлы исемен, нәселен, мирасын. Г. Тукай болай дигән «Без шушы олуг мәмләкәте­безнең сакчысы вә чын гражданы, вә бөтен мәгънәсе белән ватан хадиме булырга тиешлебез».

14. - Әйе, затлы исем калдырсаң, киләчәк буын исемеңне ядкарь итеп сөйләячәк. Ә язылган әсәрнең һәр юлы - васыять булырлык мирас.   Безне бәхетле итеп, каршыбызда утырган очрашу кунагыбыз таныл­ган драматург Юныс Сафиуллин 1947 нче елның 18 нче октябрендә күрше Бакырчы авылында туа. Акъегет сигезьеллык мәктәбендә укы­ганда, әдәбият һәм сәхнәгә мәхәббәт уятучы укытучысы - Марсель абый Шакиров була.

Драматург Мәскәү Дәүләт театр сәнгате институтында укый. Хәзер -Академия театрында әдәби бүлек мөдире. Әсәрләре  төрле театрларда куела. Драматургны илгә таныткан әсәре - «Идегәй» . Хәзер әдип бүләк иткән видеокассета карарга тәкъдим итәбез.

15.- Күренекле якташыбыз шигырьләр дә яза. Хәзер 5 нче сыйныф уку­чысы Җәләлиев Булат якташыбызның «Әнкәй нәрсә дияр» исемле ши­гырен укыр.

16.- Игътибарыгызга Хәйруллин Илнур башкаруында «Чияләр» җырын тәкъдим итәбез.

17. Сүз кунагыбыз Юныс Сафиуллинга бирелә. Нинди уйлар, нинди той­гылар белән килдегез, кичәбезне ямьләп сөйләсәгез иде. Рәхим итегез!

18.- Рәхмәт сезгә. Иҗади уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз!

19.- Сүз тормыш иптәшегез Рәсимәгә бирелә.

 20.- Рәхмәт.

 21.- Сүз мәктәбебез директоры Ләлә Илгизовнага бирелә.

 22.- Сәхнәдә укучылар спектакле.

 23.- Халкыбызның рухи дөньсын баетуда җуелмас эз калдырган шәхес­ләрнең төрле чорда Акъегет авылындагы мәктәптә белем алулары һәм иҗатлары белән горурланабыз. Әсәрләре белән илебезне, туган телебез­не яратырга өйрәткән шәхесләргә багышланган кичәбезне Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен бергә җырлап тәмамлыйк !

 

 

Hosted by uCoz