Интернет ресурслары һәм аларга сылтамалар.

 

Интернетта бик күп сайтлар бар. Алар төзелешләре, эчтәлекләре, бу сайтларның кулланучыларның нинди төркеменә ориентлашулары белән аерылып торсалар да, алар сез күчеп йөри ала торган бердәм системага берләшкәннәр. Бу яки теге сайтка яки Web – биткә мөрәҗәгать итү өчен сез аның адресын күрсәтәсез. Тик кайбер очракларда бу җайсыз яки бөтенләй мөмкин булмастай эш – чөнки адреслар шактый озын булалар, һәм аларны һаман кулдан җыю туйдыра торган эш. Битнең тулы адресын истә калдырырга да (аның озынлыгы 255 символга җитә ала) барлык кеше теләмәс. Шуңа күрә Интернет битләре буенча күчеп йөрү өчен махсус объектлар – сылтамалар (ссылки) кулланылалар, алар браузерга киләсе мизгелдә кайсы файлны ачарга икәнлеген күрсәтәләр. Сылтаманы активлаштыру өчен (аның аша күчү өчен) Web – биттә сылтама булып эшли торган текстка яки сурәткә чирттерергә генә кирәк.

 Интернет белән эшләгәндә, сез, мөгаен үзегез дә белмичә, даими рәвештә аның ресурсларына – текст файлларына, Web–битләргә, графикага, электрон почта системаларына һәм башка объектларга мөрәҗәгать итәсез. Билгеле, алар сезнең алда монитор экранындагы сурәт буларак килеп басалар, әмма һәр алынган файл артында аны сезнең соравыгыз буенча җибәргән реаль компьютер тора. Интернет кулланучылары кирәкле ресурска мөрәҗәгатъ итә алсыннар өчен аларга  тиешле компьютерны һәм анда сакланучы файлларны чакыру мөмкинлеге булырга тиеш.

Челтәргә тоташтырылган теләсә кайсы компьютерны (Интернетка гына түгел, мәсәлән фирма офисындагы локаль челтәрдәгесен дә) IP адрес – дүрт байтлы санлы код ярәмендә чакырып була. (Интернет протоколы (IP — Internet Protocol) белән эшләгән челтәрләр составында файдаланылганга күрә, ул  IP адрес дип атала). Бу адресның язылышы менә мондыйрак була:

 

195.32.45.67

 

Челтәрдәге компьютерлар санына бәйле рәвештә, бу дүрт байтның кыйммәте төрлечә. Мәсәлән, беренче өч байт челтәр номерын, ә соңгы байт – компьютер номерын билгели. Мондый очрак зур булмаган челтәрләр өчен характерлы. Әгәр челтәр эрерәк булса (эре фирманың корпоратив челтәре, мәсәлән) аның номеры беренче ике, хәтта бер байт белән билгеләнә, ә калганнары конкрет машинаны билгели. Өч байт 65 538 компьютер адресын билгеләргә мөмкинлек бирә, челтәр номерына калган бер байтны максимум 256 челтәрне билгеләү өчен файдаланып була.

Компьютер һәм компьютер челтәрләрен шул рәвешчә билгеләү аларның адресларын челтәрләр белән тәэсир итешүче программа чараларында җиңел һәм җайлы итеп кулланырга мөмкинлек бирә. Кулланучы өчен санлы кодлар уңайсыз – истә калдыру кыен. Шуңа күрә Интернетта эшләүче кешеләргә уңайлы булсын өчен компьютерларны билгеләүнең кеше теленә якынрак системасы кертелгән. Аның буенча, челтәргә тоташтырылган һәр компьютерга исем бирелә ала. Шушы исем буенча компьютерда сакланучы программаларга, файлларга һәм башка ресурсларга керергә мөмкинлек туа. Челтәргә тоташтырылган компьютер домен исемен йөрткәнгә, символ исемнәрен файдалануга нигезләнгән билгеләү системасы домен исемнәре системасы DNS (Domain Name System) дип атала. Домен исемен адрес дип әйтү кабул ителгән. Кулланучы прораммага (мәсәлән, браузерга) теге яки бу адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кушса, серверга (челтәрдәге төп компьютерга) урнаштырылган махсус программа тәэмин ителеше исемне цифрлы IP адреска әверелдерә, шул адрес буенча кирәкле компьютер эзләнелә.

Доменнар исемен IP адреска, IP адресны домен исеменә әверелдерә торган системаны домен исемнәре серверы дип атыйлар. Еш очракларда бу серверны билгеләү өчен DNS аббревиатурасын файдаланалар, ләкин Domain Name Server мәгънәсендә (Домен исемнәре серверы).

Күпчелек очракларда IP адресларның цифр эзлеклелеге белән түгел, нәкъ менә символлы исемнәр белән эш итәргә туры килгәнлектән, Интернет ресурслары адресларын язу кагыйдәләре белән танышып китик.

Интернетта бер – беренә бәйсез бик күп системалар, мәсәлән, Web – битләр хезмәте (аны WWW (World Wide Web) яки Бөтендөнья челтәре дип атыйлар), электрон почта хезмәте (e – mail) һ.б., аларның ресурс адреслары бер үк принцип буенча төзелгәннәр. Шуңа күрә башта гомуми очрак – серверда сакланучы файл исемен карап китик, аннары башка системалар һәм хезмәтләрнең адреслары ничек төзелгәнлекләрен тикшерербез.

Интернет ресурсы адресын URL – Universal Resource Locator – Универсаль ресурс күрсәткече дип атыйлар.

Серверда урнаштырылган файл исеме шушындый формада булырга мөмкин:

 

http://jerry:cvl45@www.alpha.server.com:80/cgi-bin/catalogue.pl?group

=120&product =800

 

Адреслар төзелеше кагыйдәләрен күзалламаган кеше өчен бу язма очраклы символлар җыелмасы кебек тоелыр, ләкин файл адресында үзенең билгеле бер мәгънәсе булган берничә төркемне аерып алып була. Адресны шушы төркемнәргә бүлеп күрсәтик:

 

[http://][[jerry][:cvl45]@][www.alpha.server.com][:80][/cgi-bin/catalogue.pl]

[?group =120&product=800]

 

Квадрат җәяләр төркемнәрнең чикләрен күрсәтәләр. Хәзер шул ук адресны, ләкин символлар төркемнәре урынына аларның шартлы исемнәрен куйыйк. Бу адресның структурасын аңларга һәм аларның язылышын гадиләштерергә булышыр:

 

[protocol://][[username][:password]@][domai'n][:port][/path][/file][?parameters]

 

·         protocol соралучы зурлыкларны тапшыру протоколын (алгоритмын) ачыклый. Протоколның исеме (мәсәлән, http) адресның калган өлешеннән «://» символлары белән аерылган. Күпчелек браузерлар кирәкле протоколны автомат рәвештә таныйлар, шуңа күрә аны күрсәтмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, браузер өчен www.server.com һәм  http:// www.server.com икесе бер нәрсә.

·         username – системага кергәндә файдаланыла торган кулланучы исеме. Кайбер аерым очракларда кулланучы исемен күрсәтү таләп ителә. Интернетның төрле хезмәтләре турында сөйләшкәндә без аларны карап китәрбез.

·         password – системага кергәндә таләп ителүче пароль. Пароль символлары кулланучы исеменнән «:» символы белән аерылып куялар. Парольдән соң «@» символы куела. Әгәр пароль күрсәтелмичә, кулланучы исеме генә күрсәтелә икән, бу символ исем артыннан куела. Адреста исем дә, пароль дә булмаса, @ (“собака”) куелмый.

·         domainсорала торган файл яки ресурс урнашкан компьютер исеме (домен). Домен исеме нокта белән бүленгән берничә кисәктән торырга мөмкин. Бу кисәкләр ресурслар иерархиясен күрсәтәләр. Иң уңдагы кисәк (киңәйтелеш) домен теркәлгән илне (мәсәлән, .ru – Россиядә теркәлгән), яки аның кулланылыш тармагын (мәсәлән, .com – коммерция предприятиясе яки фирма) күрсәтә. Домен исеменең калган өлешләре чакырыла торган компьютерны һәм андагы программалаштыру ысулы белән оештырылган “виртуаль” доменны ачыклый. Киңәйтелештән башлап, доменнарны дәрәҗәләргә бүлү кабул ителгән: киңәйтелеш – беренче дәрәҗә, аның артыннан ук урнашкан исем – икенче һ.б. Безнең мисалда өченче дәрәҗәдәге домен күрсәтелгән. Барлык кешеләргә билгеле символлар – WWW шулай ук серверда урнашкан доменны билгелиләр, ләкин адресны төзүче башка кисәкләрдән аермалы буларак, бу символларны күпчелек очракта төшереп калдырырга ярый (алар сайтның WWW хезмәтенә караганлыгын белдерәләр һәм аларга доменнарның аерым дәрәҗәсен бүлмиләр).

 

Домен исемнәре, шулай ук протокол язылышы регистрга сизгер түгелләр (зур һәм кечкенә хәрефләр бер төсле кабул ителәләр).

 

·                    port – домен исеменнән ике нокта белән аерылган цифрлар тезмәсе – сайланган компьютерга программалаштыру юлы белән ясалган тоташу каналын билгели. Файлларны кабул итү һәм җибәрү, Web – битләр һәм почта системалары белән эшләү өчен төрле каналлар файдаланылалар. Хәзерге вакытта порт номеры автомат рәвештә ачыклана, аны кулдан кертү кирәкми.

·                    path һәм file – кирәкле файл һәм аның исеменә юлны билгелиләр. Файлларның юллары һәм исемнәре гадәти операцион системалардагы кебек язылалар ( Windows ка охшашлы системалардан аермалы буларак, юлны язганда кире түгел (\), ә туры кыек сызык (/) файдаланыла. Юлларны язганда символлар регистрын исәпкә алырга кирәк, чөнки кайбер операцион системалар зур һәм кечкенә хәрефләрне аералар.

·                    parameters – файлны чакыру параметрлары. Параметрлар кыры адресның калган өлешеннән “?” символы белән аерыла, үзгәрешлеләрнең һәм аларның кыйммәтләренең исем җыелмалары булып тора. Берничә параметр “&” билгесе аша языла. Адреста стандарт кодлаштыру таблицасына керми торган символлар һәм буш урыннар (пробеллар) булырга тиеш түгелләр. Шуңа күрә дә “тыелган” символлар “%код” рәвешенә китереләләр, код – кулланылучы таблицадагы символ номеры (мәсәлән, буш урын “%20” рәвешендә күрсәтелә).

 

Ресурс адресын (URL) язганда фәкать латин хәрефләре (цифрлар һәм кайбер символларны (мәсәлән “-“ (дефис) яки “_” (астына сызу) файдаланып була. Буш урыннар, милли алфавит символлары (шул исәптән русча алфавит та) хаталарга китерә. Әмма хәзерге вакытта кириллица белән язган адресларны куллану турындагы мәсьәлә тикшерелә.

Күпчелек очракларда Челтәрнең теге яки бу ресурсына мөрәҗәгать иткәндә тулы адрес таләп тә ителми. Мәсәлән, Web – биткә мөрәҗәгать итү өчен доменның исеме һәм (кайбер очракларда) юлы җитә. Файлның исеме күрсәтелмәгәндә (по умолчанию) index.htm (index.html) исемле файл ачыла. Сайтның эшен тәэмин итүче сервер программалары көйләнмәләрендә исеме күрсәтелмәгәндә ачылучы башка төр документ исемен дә күрсәтеп була. Чакыру параметрлары серверда урнаштырылган программаларга мөрәҗәгать иткәндә файдаланылалар. Шул рәвешле кирәкле мәгълүматлар аларга тапшырылалар.

Әгәр сезгә файллар серверында урнашкан файлга мөрәҗәгать итәргә кирәк икән, адресның төзелеше шундый ук була. Web – битләр тапшыру протоколы (HTTP) урынына файллар тапшыру протоколы (FTP) күрсәтелә. Әгәр мөрәҗәгать автомат режимда башкарыла икән (операторсыз гына эшләүче берәр программа эше вакытында), адреста кулланучының исеме һәм пароле күрсәтелә (әгәр сез серверга клавиатура ярдәмендә мөрәҗәгать итәсез икән, кулланучының исеме һәм пароле махсус сорау буенча тиешле вакытта клавиатурадан кертелә). Файлга юл һәм файлның исеме дә кирәк булачак. FTP – сервердагы файл адресы язылышына бер мисал:

 

ftp://ftp.server.net/dir/file.doc

 

яки болай:

 

ftp://myname:mypass@ftp.server.net/dir/tree.jpg

 

Әгәр сервердагы файлга түгел, ә сезнең компьютердагы файлга юлны күрсәтергә кирәк икән (мәсәлән, әгәр сез HTML файдаланып презентация ясарга теләсәгез), ftp:// протоколы урынына file:/// дип язарга тиеш буласыз. Игътибар итегез, ике түгел, ә өч кыек сызык языла. Адресның калган өлешендә (файлга юлда) Windows та кабул ителгәнчә кире кыек сызыклар куелалар (\).

Адресларның еш кулланыла торган тагын бер төре – электрон почта адреслары. Язылышлары катлаулы түгел – һәр адреста кулланучы һәм домен исеме генә куела:

 

sabantuiga@xat.ru

 

Кулланучы исеме домен исеменнән @ тамгасы белән аерылырга тиеш. Әгәр адрес сылтама параметрларында күрсәтелә икән, аның дөрес эшләве өчен адресның почта адресы икәнлеген, хәбәрнең электрон почта протоколы буенча тапшырылуы турындагы күрсәтмә белән тулыландырырга кирәк. Бу болай эшләнә:

 

mailto:sabantuiga@xat.ru

 

Web – сайтларга куела торган сылтамалар турында сөйләшә башлаганчы, адресларның ике тибы турында карап китик. Файлга юлның ничек язылышына карап, адреслар глобаль һәм локаль адресларга бүленәләр. Компьютер дискында c:\files\pictures\bird.tif. исемен йөртүче файл бар дип уйлыйк. Аңа исемне тулысынча язып мөрәҗәгать итеп була. Файл, үзенә сылтаманы йөртүче программа яки документ кайсы каталогта урнашуына карамастан, ачылачак. Файлларның мондый адреслары глобаль адрес исемен йөртәләр. Әгәр сылтамалы программа яки документ \files каталогында урнашкан икән, файл исемен язуны гадиләштерергә мөмкин: аны чакыру өчен адресның pictures\bird.jpg дип язылуы җитә. Адресны болай язуны локаль адресны күрсәтү дип аңларга кирәк.

Сылтамаларны күрсәтүнең ике тибында да өстенлекләр белән беррәттән кимчелекләр дә бар. Адреслауның глобаль тибы сылтама урнашкан программа яисә документ кайда булуга карамастан, файлны ансат ачарга мөмкинлек бирә. Программаны (документны) башка урынга күчергәндә дә сылтама үзенең “эш сәләтен” югалтмый. Бу ысул сезнең системадан читтә урнашкан файлларга сылтама ясаганда уңайлы. Ләкин файлның исеме яки урыны үзгәрсә, бу файлга сылтамаларның барысын да үзгәртергә кирәк булачак. Локаль адреслау аның язылышын кыскартырга мөмкинлек бирә. Аны файдаланганда чакыручы программа яки документ “янәшәсендәге” файлны ачасы бик уңайлы. Программаны аскаталоглар структурасын саклаган хәлдә аңа кирәкле файллар белән бергә башка урынга (мәсәлән, безнең шартлы \files каталогын D:\ дискына) күчергәндә, системаның эшчәнлеге сакланачак. Әмма структура бозылса сылтамалар эшләмәячәк. Димәк, локаль адресларны файдалану хәрәкәтчел мәгълүмат күчергечләрдә (подвижные носители) урнашкан файллар белән эшләгәндә (файлга мөрәҗәгать итү дә шуннан булса) һәм сезнең сайт чикләрендә эш алып барганда уңайлы ысул дип карап була.

Хәзер Интернеттагы төрле объектларга HTML чаралары ярдәмендә сылтамалар күрсәтү ысуллары белән танышырга вакыт җитте. Аның ике ысулы бар. Берсен без карап киттек инде – бу карта-сурәтләр. Алар сайт буенча күчеп йөрүне бик уңайлы итәләр, ләкин моның өчен башта кулланучы компьютерына рәсемнәр йөкләргә кирәк, бу һәрвакытта да уңайлы дип әйтеп булмый. Шуңа күрә дә күпчелек очракларда сылтамалар бирү өчен махсус тег – сылтамалар тегы - <A> (ябучы тег куела) файдаланыла. Бу тег ярдәмендә сез Web – биттә урнашкан теләсә кайсы объектны башка битләргә, файлларга яки ресурсларга сылтама итә аласыз.

Сылтама тегы болай языла:

<A Параметрлар> Сылтама – объект </A>

Тег параметрлары сылтаманың барлык үзлекләрен (кайсы объектка сылтама һ.б.) билгели. Түбәндә <A> тегының төп параметрлары күрсәтелгән.

o                   _blahk – документ браузерның яңа тәрәзәсендә ачыла;

o                   _top – документ шушы ук тәрәзәдә ачыла һәм аны тулысынча тутыра (тәрәзәдә фреймнар булса, документ фреймнарсыз ачыла);

o                   _parent – документ фреймлы тәрәзәдә (үзенең “туган йорт” тәрәзәсендә) ачыла;

o                   _self – документ шул ук тәрәзәдә яки фреймда ачыла (махсус күрсәтмә булмаганда (по умолчанию)шушы режим эшли);

o                   Тәрәзә исеме бирелмәсә - _self  параметры эшли, югарыда язылды.

Бу параметрлардан тыш, <A> тегының тагын башка бик күп характеристикалары бар, ләкин стандарт HTML да алар сирәк кулланылалар.

<A> һәм </A> теглары арасында браузер тәрәзәсендә сылтама буларак кулланылачак объект куела. Ул Web – биттәге теләсә кайсы объект – текст фрагменты, рәсем һ.б. була ала.

 

 

Бу рәсемдә сез еш очрый торган сылтамаларның күбесен күрәсез. Гади текст сылтамалары аларны камаган текст шрифты белән биреләләр. Браузерлар күпчелек очракларда сылтама текстын астына сызып күрсәтәләр. Моннан тыш, сылтамалар гадәттә зәңгәр төскә буялалар. Кулланучы сылтама күрсәткән документны карагач, сылтама төсе үзгәрә, күп очракта шәмәхә төскә. Навигация системасын аңлаешлырак итү өчен текст сылтамаларын графика элементлары белән тулыландырып була. Әгәр махсус чаралар күрелмәсә, сылтамалар составына керүче рәсемнәр сылтама тексты белән бер төстәге рамка белән әйләндереп алыналар. Web – битнең күренешен яхшырту максатында сылтамаларның күренеш режимнарын үзгәртеп була. Мәсәлән, CSS технологиясе ярдәмендә текстларның астына сызуны бетерергә, аның төсен үзгәртергә (сылтаманың стилен үзгәртергә) мөмкин. Сылтама буларак, аерым сурәтләрне (тексттан башка) кулланып була. Моның өчен <A> һәм </A> теглары арасына рәсем тегын гына урнаштырырга кирәк. Рәсемгә Adobe PhotoShop график редакторы ярдәмендә төрле эффектлар белән ясалган язу урнаштырганда да отышлы килеп чыга. Шул рәвешле эшкәртелгән рәсемнәр сылтаманың мәгънәсен генә ачып калмыйлар, ә график эффектларның матурлыгын да күрсәтәләр. Сылтамалар булып гади рәсемнәр дә бик яхшы хезмәт итәләр, аңлатмалы язулары ярдәмендә сайтта күчеп йөрүне җайлы, уңайлы итәләр.

Үзегезнең сайтта сылтамалар урнаштырганда кулланучының аларны җиңел тануына ирешегез. Интернет белән эшләүчеләр сылтамаларның төс белән аерылып торуына һәм астына сызылган булуына күнгәннәр. Сылтамалар бирү кагыйдәләрен үзгәртеп, сезнең сайтыгыздагы кунак өчен проблемалар килеп чыкмасын.

Объектның сылтама булу – булмавына шик туганда, тычкан курсорына мөрәҗәгать итегез. Курсорны сылтамага юнәлдергәндә ул формасын үзгәртеп, бармак белән күрсәтүче кулга әверелә. CSS ярдәмендә курсорның болай үзгәрүен бетерергә яки аңа башка кыяфәт бирергә була.

Сылтаманың тагын бер билгесе – браузерның халәт юлында (тәрәзәнең аскы сул почмагында)  сылтама күрсәткән адрес барлыкка килү.

Сылтамалар турындагы сөйләшүне тәмамлау йөзеннән, бер документның төрле өлешләренә сылтамалар бирү мөмкинлекләре турында әйтеп узыйк. Башка файлларга күрсәтүче сылтамалардан аермалы буларак, документның бер өлешеннән шушы ук документның башка бүлегенә сылтама ике кисәктән тора. Беренчедән, сез сылтаманы үзегез язарга, икенчедән, сылтама активлаштырылгач күчәргә тиешле ноктаны билгеләргә тиешсез.

Браузер документны кайсы якка “әйләндерергә” икәнлекне белсен өчен, HTML – кодта “якорьлар” куела. Һәр якорьга исем бирелә, шул исемгә сез документның теләсә кайсы өлешеннән, яки башка файлдан сылтама бирә аласыз. Якорь <A> тегы ярдәмендә ясала, ләкин бу очракта NAME параметры ярдәмендә аның исеме билгеләнелә. Документны һәм  сылтама эчтәлеген HREF параметры ярдәмендә күрсәтергә кирәк түгел, ә ябучы тегны куймыйча булмый. Тег ябылмаса, документның ахырына яки <A> тегы тәэсирен бетерүче башка иң якын тегка кадәр урнашкан барлык текст сылтама кебек күренәчәк (әмма бу сылтама эшләми). Якорь шушылай күрсәтелә:

 

<А NAME="link1"></A>

 

Билгеле, исем теләсә нинди була ала, иң әһәмиятлесе – ул уникаль һәм HTML теле рамкаларында тыелган тамгалар белән язылмаган булырга тиеш.

Документта якорьлар урнаштырганнан соң, аларга сылтамалар урнаштырып була. Бу сылтамалар гади документ сылтамалары кебек үк биреләләр. Бердәнбер аермасы – документ исеменнән соң якорь исеме языла. Бит ачылганнан соң браузер тәрәзәсе документны шушы якорь турысында күрсәтәчәк. Мәсәлән, югарыда китерелгән мисалдагы якорьга сылтама (әйтик, ул http://www.server.ru/test120.htm адресында урнашкан документныкы, ди) болай булачак:

 

<А HREF="http://www.server.com/test120.htm#link1"> link1 якорена сылтама</A>

 

Игътибар итегез – якорь исеме документ адресыннан соң языла, аннан # тамгасы белән аерыла.

Сез бу тамганы (“#”) конкрет документка күрсәтми торган сылтамалар ясаганда файдалана аласыз (дөресрәге, мондый сылтама киләсе документның башын күрсәтә). Бу тамганы HREF параметры кыйммәте урынына куегыз. Бу алым сылтама күрсәтелергә тиешле документ әзер булмаса, яисә сез сылтаманы Web – битегездә калдырган сурәттә дә аны “эшкә сәләтсез” итәсегез килсә бик уңайлы. Шундый ук рәвештә карта-сурәттәге актив өлкәне вакытлыча “сүндереп” торырга була. Әгәр сез HREF параметры кыйммәтен күрсәтмәскә уйласагыз, белеп торыгыз: нәтиҗәләр бик күп төрле, әмма сезгә кирәкмәгәнчә булырга бик мөмкин.

Документның төрле өлешләренә сылтамалар документ бик зур булганда нәтиҗәле. Агымдагы документ эчендәге сылтамаларны якорь исемен “#” символы белән янәшә куеп язалар. Мәсәлән, HREF – “#link1”.

Hosted by uCoz