Мәйдан. Турыпочмаклык мәйданы.
(5 нче сыйныф)
Тема: Мәйдан.
Турыпочмаклык мәйданы. (Сәяхәт – дәрес).
Максат: балаларның математик күзаллауларын
үстерү, алдагы дәрестә алган белемнәрен ныгыту һәм
аларны гамәли дәрестә кулланырга өйрәтү,
фикерләү сәләтен үстерү. Мәйдан төшенчәсенең,
турыпочмаклык мәйданы формуласының тормышта кулланылышы белән
якыннан таныштыру. Дәрестә фәнгә карата кызыксыну уяту.
Җиһазлар:
Дәреслек, план – таблица, сызым кораллары, геометрик фигуралар.
Дәреснең
барышы.
Балалар, бүген без сезнең белән
узган дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә
төшерербез, ул белемнәрне тормышта ничек кулланып булуын
ачыкларбыз. Ә хәзер без сезнең белән бер мәсьәлә
чишәрбез.
Авылның икенче читендә моннан 900
м ераклыкта мәктәпнең җир участогы бар. Баргандагы тизлегебез
50 м/мин, ә кайткандагы тизлегебез 45 м/мин булса, безгә анда барып
кайту өчен күпме вакыт кирәк булыр? Исәпләп
бирегез әле.
t = S:V = 900 : 50 = 18 (мин)
t = S:V = 900: 45 = 20 (мин)
18 + 45 = 38 (мин)
-
Дәрес 45 минут, бер дәрестә
без сезнең белән анда нәрсә дә булса эшли
алырбызмы?
-
Юк.
-
45 минут ул кырга барып үлчәү
эшләре башкару өчен бик аз вакыт, җитмәсә, көне
дә салкын. Шуңа күрә әйдәгез, мәктәп
яны тәҗрибә участогына читтән торып сәяхәт
ясыйбыз. Менә аның планы. (Тактага ватманга сызылган участок планы
беркетелеп куела).
60м
30м
Җылы су трассасы
-
Әйтегез әле, мәктәп тәҗрибә
участогыныңң яшелчә үстерелә торган өлешенең
мәйданын нинди формула ярдәмендә табабыз?
-
S = a · b
-
Я, исәпләгез әле, аның
мәйданы күпме?
-
S = 50 · 30 = 1500 (м2)
-
Балалар, без сезнең белән бүген
киләсе язда яшелчәләр үстерү өчен
планлаштырып, тәҗрибә участогын түтәлләргә
бүлербез. Ул түтәлләрдә мәктәп ашханәсе
өчен төрле яшелчәләр үстерербез. Ашханәдәге
азыкны витаминнар белән баетырбыз, үзебезнең сәламәтлегебезне
ныгытырбыз. Анда нинди яшелчәләр үстерү әйбәт
булыр, сезнеңчә?
-
Кишер, суган, кыяр, помидор, кәбестә.
-
Әйе, сез атаган барлык яшелчәләр
дә витаминнарга бай. Грипп вакытында суган һәм кишерне аеруча
күп ашарга киңәш ителә. Гомумән, кеше яшелчәләр
белән тукланырга тиеш. Ә хәзер эшкә керешик.
-
Суган үстерү өчен 10 м киңлегендә
участок бүлеп алсак, аның мәйданы күпме булыр?
-
S1 = 30 · 10 = 300 (м2)
-
Укучылар, 1 м2 җирдән 3
кг суган җыеп алып булса, бу участоктан барлыгы күпме суган җыеп
алырбыз?
-
300 · 3 = 900 (кг).
(Укытучы тактага
беркетелгән планда үлчәмнәрне һәм түтәлнең
бүленешен фломастер, линейка ярдәмендә билгеләп бара).
-
Кишер чәчү өчен түтәл
мәйданы суган түтәле мәйданы белән бертигез. Бу түтәлнең
буен 20 м итеп алсак, түтәлнең иңе күпме булырга
тиеш?
-
S2 = S1 = 300 м2.
-
в = 300 : 20 = 15 (м).
-
Безнең бакчада җәен кыяр да үсә.
Гөлсәрия апагыз кыярны квадрат формасындагы түтәлгә
утыртырга уйлаган. Аның мәйданы 25 м2 булса, түтәлнең
ягы күпме булыр?
-
Sкв = 25 м2 ; а = 5 (м).
-
Шушы калган өлешенә помидор белән
ташкабак утыртырга кирәк. Аның мәйданы күпме?
-
15 – 5 = 10; S = 10 · 5 = 50 (м2).
-
Орлык утырту өчен мәйдан 45 м2
кирәк. Бу турыпочмаклык формасындагы участокның иңе күпме
булыр?
-
в = 45 : 15 = 3 (м).
-
Матурлык өчен бакчада чәчәкләр
дә үстерергә кирәк. Менә шушы урында ярты метр киңлектә,
чәчәк үстерәчәкбез. Ярты метр ничә
сантиметр булыр?
-
50 см.
-
Бу тар гына түтәлнең
озынлыгы күпме булыр?
-
Озынлыгы 12 метр булыр.
-
Сез аның мәйданын табу өчен
нәрсә эшләрсез?
-
Аның мәйданын табу өчен 12
метрны сантиметрларда күрсәтергә кирәк.
-
S = 1200 · 50 = 60000 (cм2)
-
Күрәмсез, бик зур сан килеп чыкты.
Киләсе дәрестә без сезнең белән бер мәйдан үлчәү
берәмлегеннән икенчесенә күчәргә өйрәнербез,
һәм ул вакытта мәйданнарны кечерәк саннар белән дә
күрсәтергә мөмкин булачак.
(Дәрес
башындагы план әкренләп түбәндәге рәвешкә
килә).
50 м 10 м
600 м2
12м 3м 20м 30м
25м2
S2 = S1 = 300м2
50м2 15м
Җылы су трассасы
-
Без мәктәп тәҗрибә
участогын киләсе язга яшелчәләр үстерү өчен
планлаштырып бүлдек. Ә хәзер класска юнәләбез.
-
Рафил, әйдә, класс белән ял
итеп алыйк (физкультминутка өчен җаваплы укучы җитәкчелегендә
динамик пауза уздырыла. Укытучы укучыларны тиз, җитез эшләүләре
өчен мактый, әле дәреслектәге мәсьәләләрне
эшләү өчен дә вакыт калганлыгын әйтә).
Дәфтәрләрдә № 701 һәм № 703 нче күнегүләр
эшләнә, нәтиҗәсе тикшерелә. Балалар эшләгән
вакытта магнитлы тактага төрле зурлыктагы һәм тигез фигуралар
аралаштырылып тезелә. Укытучы балаларга тигез фигураларны табарга тәкъдим
итә. Тигез фигураларның мәйданнары турындагы кагыйдә
кабатлана, ныгытыла.
Дәрескә йомгак ясала, укучыларның дәрестәге
эшләре бәяләнә.
Өйгә № 718 һәм № 723 бирелә.