Excel ярдәмендә төрле фәннәрдән
татарча тестлар ясау.
Excel ярдәмендә теләсә кайсы
фән өчен тест программалары ясап була, өстәвенә
вакыт та күп таләп ителми.
Билгеле, тестлар ясау өчен менә дигән профессиональ
программалар да бар, аларны CD дисклардан эзләп табып та, Интернеттан
бушлайга да алып була, алар ярдәмендә тест төзү эше
дә һәркемгә дә аңлаешлы рәвештә
гадиләштерелгән. Әмма чын татарча тест төзергә
теләгән укытучыга алар ярдәм итми, татар шрифтын бу
программалар “танымыйлар”. Windows 2000, Windows XP операцион системалары
һәм Microsoft Office составына кергән программалар, шул
исәптән Excel да татарча яхшы “аңлыйлар”, ә бу чын
татар мәктәбе укытучылары өчен бик тә мөһим.
Мисал өчен төрле тест биремнәреннән торган тест
программасын карап китик.
Тест төзү өчен безгә Excel китабының биш эш
бите (Лист) кирәк булыр. Беренчесе
титул бите булачак, аңа укучылар үзләренең
фамилияләрен, исемнәрен, ничәнче сыйныфта укыганлыкларын
язачаклар:
Ячейкаларны саклау.
Тест узучылар эш битенең аерым ячейкаларына гына үзгәреш
кертә алырга, калган ячейкаларга яза алмаска тиешләр. Моның
өчен фамилия, исем, сыйныф номеры язылачак ячейкалардан саклауны алырга
кирәк. (Формат
– Ячейки... командасы белән кереп, “Защита” вкладкасында “Защищаемая
ячейка” дан флажокны алырга). Шуннан соң титул
битен (Лист1) Сервис
– Защита – Защитить лист командасы
ярдәмендә язулардан саклауга куялар.
Челтәр сызыкларын яшерү.
Челтәр сызыклары күренеп тормаса, титул бите дә, тест
язылган битләр дә матуррак күренәләр. Сызыкларны
юкка чыгару өчен Сервис – Параметры... командасын биреп, “Вид” вкладкасындагы “сетка” флажогын алырга кирәк.
Гиперсылтама урнаштыру.
Тестны башлау өчен гиперсылтамалы ячейкага (Тестны башлап
җибәрергә) чирттерү җитә. Гиперсылтама ясау
өчен, гиперсылтама булачак ячейканы аерырга (выделить), аннары Вставка – Гиперссылка... командасын
бирәләр. Шуннан соң диалог тәрәзәсе килеп
чыга:
Ячейканы бу китаптагы башка урын белән бәйләү
өчен “местом в документе”
кнопкасына чирттереп, битләр исемлегеннән (Лист1, Лист2 һ.б.)
гиперсылтама буенча күчергә тиешле битне күрсәтегез.
Тест биремнәре язылган битләрдә тест узучылар җавап
язарга тиешле ячейкалардан башкалары сакланырга тиешләр. Моны ничек
башкарырга икәнлеге югарыда язылган иде.
Беренче биремдә рәсемнең аерым өлешләре
белән аларның исемнәре арасындагы бәйләнешне
теркәргә кирәк. Моның өчен тиешле ячейкаларга (B16:B24 һәм E16:E24) исемнәр
һәм номерлар куела.
Икенче биремдә
тәкъдим ителгән өч җаваптан дөресен сайлап алып,
җавап номерларын соры төстәге ячейкаларга язарга кирәк:
Укытыла торган фәнгә, темага һәм
дәрескә карап, биремнәрнең типлары һәм
күләмнәре төрлечә булырга мөмкин. Без
сезнең белән ике генә төрле биремне карап киттек. Тест
нәтиҗәләрен исәпләүче таблица:
Бу биттә без дөрес җавапларның
суммар санын исәпләп чыгарабыз.
=ЕСЛИ(Лист2!E16=8;1;0) формуласын тикшереп карыйк:
Лист2! – бу беренче бирем урнаштырылган биткә сылтама.
Е16 – бу биттәге җавап куелган ячейка адресы.
8 – дөрес җавап номеры.
Тест узучы
дөрес җавап бирсә, исәпләү битендәге В2 ячейкасының кыйммәте 1 гә (ИСТИНА), җавап дөрес булмаса ячейканың кыйммәте 0 гә (ЛОЖЬ) тигез була.
12 нче юлга
һәм бирем буенча дөрес җаваплар суммасы чыгарыла. Ә
13 нче юлда – дөрес җавапларның гомуми саны
исәпләнелә.
В15 ячейкасында тест өчен билге исәпләнелә, андагы
формула:
=ЕСЛИ(B13<5;2;ЕСЛИ(B13<7;3;ЕСЛИ(B13<11;4;5)))
Билге урынына
текстлы комментарий да чыгарырга була. Моның өчен аларны
һәр билгегә аерым язып (аерым ячейкаларга), формула
ярдәмендә тиешле баллга сылтама рәвешенә
китерергә кирәк.
Тест узучылар
исәпләү битен күрмәскә тиешләр.
Моның өчен ике ысул кулланырга була:
1.
Исәпләү
битен аерып алырга (выделить), шрифтка ак төс бирергә
һәм битне үзгәртүләрдән сакларга
(югарыда күрсәтелде).
2.
Битне гомумән
күрсәтмәскә: Формат – Лист – Скрыть
Тест нәтиҗәләрен
укучылар соңгы биттә күрә алалар:
Соңгы, нәтиҗә битендә
укучының фамилиясе, исеме, сыйныф номеры, җыйган баллары
һәм алган билгесе күренсен өчен, күренергә
тиешле ячейкаларны аерып алырга (выделить), Мастер функций кнопкасына чирттерергә һәм Текстовые категориясендә Повтор функциясен сайлап алырга кирәк. Диалог
тәрәзәсе пәйда булгач титул битенә (Лист1) күчеп фамилия язылган (язылачак) ячейкага
чирттерергә, аннары кабатлаулар (повтор) санын күрсәтергә (1) һәм ОК кнопкасына басарга. Шушы ук ысул белән
исәпләүләр битеннән (Лист4) дөрес җаваплар саны (В13 ячейкасыннан) һәм билге (В15 ячейкасыннан) кыйммәтләре алыналар.
Тестны башлап
җибәрер алдыннан ярлыкларны (ярлычки), битләрне
күчерүче шудырмаларны (полосы прокрутки) Сервис – Параметры аша
кереп, алып атабыз. Вид вкладкасындагы
Ярлычки листов тагы флажок та алына. Шулай ук Вид сайлагы
(меню) аша инструментлар панеле, формула һәм халәт юллары да
алыналар.
Программаны тест
башлауга әзерләү процессын җиңеләйтү
өчен макрос язарга кирәк. Макрос – сез башкарырга тиешле
эшләрнең эзлеклелеге күрсәтелгән инструкцияләр
тупланмасы, һәм аларны сезнең өчен Excel башкарачак. Гадәттә
макросларны күп кабатлана торган, вакытны сарыф итә торган
эшләрне автоматлаштыру өчен файдаланалар.
Гади макросны язу.
Сезнең
һаман кабатланырга тиешле эшләрегезнең эзлеклелеген Excel да
макроска язарга була. Аны язганнан соң бу эзлеклелекне макрос аша
үтәтеп була.
Макросны язу
өч кисәктән тора. Беренче Сервис – Макрос – Начать запись командасын бирәбез,
барлыкка килгән тәрәзәдә макросның исемен
теркибез, клавишлар комбинациясен билгелибез.
Макросны яза башлар өчен ОК кнопкасына чирттерәбез. Шуннан соң
экранда Остановка
записи инструментлар панеле барлыкка килә.
Икенче эш итеп, сезгә
макроска язу өчен кирәкле барлык эшләрне башкарып чыгарга
кирәк була (бу очракта – алдагы тест узучы язган язуларны
бетерергә, титул битенә кайтырга, битләрнең ярлыкларын,
формула юлын, халәт юлын, вертикаль һәм горизонталь
шудырмаларны, инструментлар панелен алып атырга).
Һәм
соңгысы – макросны язуны туктатырга (Остановить запись кнопкасына чирттерергә).
Хәзер
клавишлар комбинациясенә басуга сез макроска язган барлык командалар
эзлеклелеге үтәләчәк, тест яңа укучыны кабул
итәргә әзер булачак.
Коллега! Менә бу язмам
төгәлләнде. Әгәр сиңа булыша алдым
икән, димәк, мин вакытымны бушка уздырмаганмын. Бу формага ЕГЭ
биремнәрен кертеп, байтак тестлар ясап була, өстәвенә,
вакытка да экономия - кәгазьдәге тестларны тикшереп тә
утырасы бар бит әле. Ә монда укучы шунда ук билге ала, билгесен
шунда ук журналга да теркәп
була.
Әгәр мондый эш бик “пүчтәк” тоела
икән, яхшырак ысулларың, чын татарча тестлар төзи торган
программаларың булса, кызганмыйча минем белән бүлешергә
теләсәң – хат яз: razani@pochta.ru
Фикерләреңне кунак китабына язып
китсәң дә шат булырмын.
Razani. (Рашид Закиевич Нигматуллин).
Акъегет урта
мәктәбе.