Яшел Үзән районы Акъегет урта

мәктәбенең беренче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Закирова Данияның дәрес эшкәртмәсе.

 

 

Тема: Әхлак сыйфатлары.

 (V сыйныфта әдәбият дәресе)

 

 

 

Тема: Әхлак сыйфатлары

 

Максат:

 

1. Әсәр эчендәге бәйләнешләр эченнән хис һәм әхлак сыйфатларын табу, аларны абстракт төшенчә рәвешендә күзалларга күнектерү һәм иҗади фикерләү сәлатен үстерү.

2.Әхлак тәрбиясе бирү.

 

Кереш өлеш.

 

Әхлак сыйфатларын безнең борынгы бабаларыбыз да иң күркәм сыйфатлар дип бәяләгәннәр. Әхлаклы кешеләрне хөрмәт иткәннәр. Андый кешеләргә киңәшкә килгәннәр , балаларын да шуңа охшатырга тырышканнар. Балаларын:

 1.Карама беләгенә, кара йөрәгенә; 2. Кулың пакъ булса, йөзең ак булыр, - кебек мәкальләр әйтеп тәрбияләгәннәр.

Сорау: Әхлак сыйфатлары алар кемнәргә хас сыйфатлар? (Укучылар җавабы) Әйдәгез без аларны искә төшерик. Димәк, кешенең әхлак сыйфатлары аеруча күп икән. Р. Харисның шигырь юлларыннан өзек тәкъдим итәм.

 

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур була шулвакыт -

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып.

Замананың авырлыгын

Җилкәсенә алганда;

Олы данга ирешеп тә

Кече булып калганда,

Кеше булып калганда.

 

Димәк, әхлак кешене кеше итә торган, мәгънәле итә торган бик күп гүзәл сыйфатларны гомүмиләштергән сүз. Ә хәзер Ә. Еникинең "Матурлык" хикәясенә бәя биреп, шушы әхлак сыйфатларын табып карыйк.

1)Бәдретдин шәкерткә;

2)Әнисенә;

3)Әтисе белән бабасына;

Сорау: 1. Бәдретдин шәкерткә нинди әхлак сыйфатлары хас? (Җавап)

2. Әнисенә карата нинди сыйфатларны әйтеп булыр иде?(Җавап)

3.Әтисе белән бабасына нинди сыйфатлар туры килә?(Җавап)

Укучылар шушы күңел матурлыгы, яхшы күңелле дигән сыйфатларга тукталыйк.

Сорау: Сезнеңчә кешедә нинди матурлык әһәмиятлерәк?(Җавап) Тышкы матурлыкмы яисә эчке матурлыкмы?(Җавап)

Сорау: Бу әсәрдә эчке матурлык кайда соң?(Җавап)

Сорау: Әсәрдә каршылык бармы?(Җавап)

Сорау: Шушы каршылык алымын нигез итеп алып, әсәрне нинди өлешләргә бүлеп була?(Җавап) Бу ике каршы як үзара ничек бәйләнешкә керә соң?(Җавап) Беренче күргәндә ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек, тора-бара ничек матурлыкка әйләнә бара? (Әсәрдән өзек укыла) Чынлап та шәкерт башта аптырый, аннан соң гаҗәпләнә, бу матырлыкка соклана.

Сорау: Шәкерт матурлыкны кайда күрә соң?(Җавап)

Сорау: Әнисе ни өчен Бәдретдин белән горурлана?(Җавап)

Сорау: Әнисе белән баласы арасында нинди хис ята?(Җавап)

Сорау: Әсәрнең ахырында шәкертнең ни өчен йодырык йомарлап кычкырасы килә? Йодырыкны кайчан селкиләр?(Җавап)

Сорау: Әхлаклы булу өчен балачактан ук үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?(Җавап)

Ныгыту.

Шушы без өйрәнгән әхлак сыйфатлары Бәдретдиннең җимерек, кечкенә өйләрендә бикләнеп ятмады. Чөнки, бу йортта шушы әхлак сыйфатларына туры килә торган кешеләр ягъни тату гаилә яши. Аларның бу сыйфатлары башка кешеләр күңеленә дә үтеп керде. Шушы сыйфатлар аларның ихлас, игелекле, миһербанлы, намуслы, эчкерсез һәм яхшы күңелле булырга өйрәтте.

Сорау: Бу гаилә бәхетлеме? (Җавап)

Өйгә эш.

Үзебез яшәгән җирлектә, авылда яшәүче "Бәхетле гаилә" дигән темага инша язып килергә.

Йомгаклау.

Нәтиҗә ясау. Укучыларның җавапларын бәяләү. 

Hosted by uCoz