Укыйбыз да, эшлибез дә, ял да итә беләбез...

Аҗаганда без җиңдек!

      Акъегет урта мәктәбендә тырыш һәм тыйнак укучылар белем ала.
      Җәен, көзен мәктәп яны тәҗрибә участогында гөл - чәчәкләр, кыш буе ашарлык җиләк - җимеш, яшелчә, бәрәңге үстерәләр алар.
      Тәрбия сәгатьләре бәхетле һәм сәламәт булырга өйрәтсә, ачык дәресләр һәм әдәби кичәләр ил данын һәм рухи байлыкларны кадерләп сакларлык укучылар тәрбияли.
      Мәктәбебезнең яшь артистлары осталыкларын күрсәткәндә җыр - бию, уен - көлке, мәзәк белән үрелеп барган концерт программалары һәркем күңеленә хуш килә.


Мәктәп сабантуенда (фоторепортаж)


Индира Зиганшина.

Әйдәгез, танышыйк. Мин V сыйныф укучысы Индира Зиганшина. Гаиләдә беренче бала булып Кыз йолдызлыгы астында туганмын. Кыз йолдызлыгы астанда туган кешеләрне кызыксынучан, үз дигәненә ирешүчән, игътибар үзәгендә булырга яратучан диләр. Бу сыйфатларга мин дә иямен дип уйлыйм. Чөнки кечкенә булсам да, мәктәптә һәм район күләмендә уздырыла торган кичәләрдә һәм бәйгеләрдә бик теләп катнашам, призлы урыннар алу өчен шактый зур тырышлык куям.

Буш вакытларымда музыка тыңларга, яраткан артистларым - Гүзәл Уразова, Эльвира Хәйруллина язмаларын тыңлап, алар кебек җырларга, китаплар укырга һәм бик тә биергә яратам. Шулай ук район газетабыз - "Яшел Үзән" гә мәкаләләр язарга да вакыт табам. Мәктәбемне, сыйныфташларымны бик яратам. Белем алу, дусларым, сыйныфташларым белән аралашу минем өчен бәйрәм кебек. Сыйныфташларымның, яраткан укытучыларымның исән-сау булуларын күрү зур бәхет ул. Без бергәләп концерт, спектакльләр куябыз, стена газеталары чыгарабыз, барлык бәйрәмнәрдә дә теләп катнашабыз, бик тату яшибез.

Кырым кызлары биюе.

Шәрыкъ биюе.

Индира җырлый.


Әлмиева Ризәлә.

 Мин, Әлмиева Ризәлә, Акъегет урта мәктәбенең VI нчы сыйныфында укыйм. Буш вакытларымда сәйлән (бисер) белән эшләргә яратам. Сәйләннән төрле уенчыклар эшлим. Бу уенчыкларны эшләү өчен мин нечкә тимерчыбыктан файдаланам. Сәйлән белән эшләү серләрен мин әниемнән өйрәндем. Хәзер дә кирәк булганда, әнием үзенең киңәшләрен бирә. Минем сәйлән белән эшләү үрнәкләре булган китапларым да бар, мин шушы китаплардан да файдаланам. Шулай итеп күп уенчыклар ясарга мөмкин. Үрелгән уенчыклардан картиналар да эшләргә була, алар чыршы бизәү өчен дә кызыктыргыч, күркәм һәм гаҗәеп матур булалар.

Төклетура. Эш өчен коңгырт, сары, яшел төстәге сәйләннәр, нечкә тимерчыбык кирәк булачак. Төклетура схема буенча үрелә. Канатларны аерым әзерләргә кирәк. Гәүдәне түбәнге өлешеннән үрә башлыйбыз. Яшел сәйлән бөртекләре белән мыек очын бизибез. Соңыннан канат һәм аякларны беркетәбез.

 

 

Фоторәсемнәр.

 

10 нчы класс кызлары мәктәп яны тәҗрибә участогында эш вакытында.

Тырышып эшләгәнгә күрә кәбестә уңышы да бик яхшы булды, кышка витаминлы азык кирәк бит!

Җырчы Сәнифә Рангулова бездә кунакта. Бик күңелле булды, без аңа җырларга да булыштык.

Абыйлы - сеңелле Әлмиевләр биегәндә бөтен кеше кул чабып тора, шулай булмый мөмкин дә түгел, бигрәк тә матур бииләр бит...

Бу фотода уртадагы малай - Марс ике кыз арасына кереп утырган дип уйлыйсыздыр инде. Шулай булмый ни - өч малай монда!

"Аҗаган" уены - иң күңелле уеннарның берсе. Тагын бер минаны тапсак җиңәбез җиңүен.

Бөек Ватан сугышында үлеп калганнарның исемнәрен ачыклау буенча "Поиск" эскпедициясендә катнашучы Сәләхиева Лилия (сулда).

"Икмәк булса - җыр да була!"- дигәннәр, иген чистарту эшендә булышучылардан бер төркем.

Ә монысы - яңадан Марс, моряк биюен дә бик оста башкара ул. Моряклар да хәйран калырлык менә!

"Ягез әле, егетләр!" кичәсеннән бер күренеш. Кызлар эшләгән эшләрне егетләр эшли алмаслар дисезме әллә?

Менә ике әбекәй дөнья хәлләре турында ярма яралар... Сөйләшергә сүзләр күп: кибеттәге бәяләр турында да, оныклар турында да!

Чуваш республикасы чигендә яшибез, шуңа күрә дә чуваш җырларын нәкъ чувашлар кебек башкарабыз.

Яңа елдан бер күренеш: күзне йомган килеш кабакка күзләр, борын-авызлар ясау бик җиңелдән түгел икән.

Нәфис сүз буенча республика дипломанты Тимершин Ринатны күрәсез бу фоторәсемдә.

Авыл көрәшчесе Ниязов Рәис (мәрхүм) һәм мәктәп батыры Камалиев Рәдиф.

"Сөмбелә" бәйрәме истәлеге итеп мәктәп фойесында төшкән фоторәсем.

"Ханым-солтаным! Кайсысын эчәсең - кара тавык миенме, әллә ак тавыкныкынмы?"- дип сорыйлар әнә хезмәтче кызлар падишаһтан.

Җиңү бәйрәме. Ветераннар сугышта үлеп калганнарга салынган обелиск янында.


Лара Крофт...

Бу видеофрагмент - бар дөньяга атаклы батыр, җитез кыз Лара Крофтның тагын бер чираттагы сәяхәтеннән өзек. Tomb Raider: Underworld дип атала аның бу версиясе. Лара белән бергә дөнья гизәсегез, төрле куркыныч җан ияләре белән көрәшеп көчегезне сынап карыйсыгыз килә икән - рәхим итегез! Әнә ничек дулкынланып сөйлиләр бу уенның фанатлары. Уенны шушы видеоролик аша компьютерыгызга бушлай ала аласыз, уңышлар!

 Ә монысы - Tomb Raider Anniversary версиясеннән скриншот.

Төп биткә
Hosted by uCoz