Энҗе бөртекләре.



1. Рәсемне ясау өчен яңа документ ачабыз:



2. инструменты ярдәмендә shift ка басып, түбәндәге түгәрәкне ясыйбыз, ачык - соры төскә
(#cfccc6) буйыйбыз:



3. Катлаулар панелендәге тамгасына басып, стильләр урнаштырабыз - Inner Shadow:

4. Inner Glow:

Бу вакытта сезнең рәсем шундый күренешле булачак:

5. Хәзер алгы план төсен #
9c9382 куегыз, пумала 18 ле үлчәмле, катылыгы 0%. Катлаулар панелендәге тамгасына чирттереп, яңа катлау ясыйбыз да пумала белән өч тапкыр уртасына "орынабыз":

6. Тагын яңа катлау ясыйбыз, алгы план төсе ак (#FFFFFF), пумаланы 15 пикселга калдырабыз, өч тапкыр "орынабыз". Аннары тагын яңа катлау, пумаланы 7 пикселлы итеп, тагын бер ак тап ясыйбыз. Аннары таплар ясалган һәр катлауга карата фильтр кулланыла. Моның өчен беренче шул катлау активлаштырыла, аннары
"Filters"- "Blur" - "Motion Blur" (Фильтр - Размытие - Размытие в движении) буенча барып,

шушы параметрларны урнаштырыгыз.
Нәтиҗәдә менә шушы энҗе бөртеге барлыкка килә!

7. Энҗе бөртегенең күләгәсен ясау өчен тагын бер катлау ясыйбыз, ул яңа катлауны тычкан ярдәмендә иң түбәнгә сөйрәп төшерәбез:

Күләгә ясау өчен кара төстәге 24 үлчәмле, катылыгы 0% булган пумаладан файдаланабыз. Энҗе бөртеге астына бер тапкыр чирттерәбез дә үтә күренүчәнлекне 40 ка калдырабыз.
8. Шуннан соң рәсемне сакларга кирәк. Саклау өчен Fhotoshop ның үз форматын куллану яхшы, ни өчен икәнлеген хәзер аңларсыз. Инструментлар панеленнән инструментын сайлап, энҗе бөртегеннән кырыйдарак чирттерәбез. Аннары Select - Inverse юлын сайлыйбыз да, Edit - Copy ны башкарабыз. Шуннан соң яңа файл ачабыз, үлчәмнәрне күрсәтергә кирәкми. Ачылган документка рәсемне Edit - Paste юлы ярдәмендә куябыз, аннары Save as... тан кереп, рәсемне psd форматында билгеле урында саклыйбыз.
9. Энҗе бөртеген башка документка урнаштыру өчен шул документны Fhotoshop та ачып, сакланган рәсемне дә шунда ук ачырга кирәк:

Аннары инструменты ярдәмендә энҗе бөртеге рәсемен яңа документка күчерәсе генә кала, ничә энҗе бөртеге кирәк, шуның кадәрле күчер - бетәсе юк!

Бу эш буенча сорауларны форумда бирә аласыз:
http://duslarga.forum24.ru


Hosted by uCoz