Папирустагы амулет
1. Бу амулетны ясау өчен Фотошопта яңа документ ачыла: 400Х400, фон үтә күренүчән (Transparent):
2. Инструментлар панеленнән Polygonal Lasso Tool ны сайлап, шушындыйрак рәсем ясап, "буяу чиләгеннән" кара буяу агызабыз:
3. Шул ук лассо белән фигураның эчендә эшлибез: сызыклар үткәргәннән соң Del га басабыз.
4. Fhotoshop тагы төп менюдан Filter - Distort - Twirl юлы буенча
керәбез, кыйммәтен үзгәрткәләп, ясаган фигурабызны якынча шушындыйрак
формага китерәбез:
5. Хәзер катлаулар панелендә тычканның уң кнопкасы белән чирттереп, бу катлауның дубликатын ясыйбыз:
6. Яңа катлаудагы сурәтне төп менюдагы Edit - Tramsform - Flip
Horizotal юлы белән торышын үзгәртәбез, тиешле катлауны активлаштырып, инструменты ярдәмендә сурәтләрне шушы торышка куябыз.
7. Ctrl+E га басып, катлауларны берләштерәбез дә, барлыкка килгән уртак катлауның тагын дубликатын алабыз. Бу катлауга карата Edit - Tramsform - Flip Vertical юлын файдалангач, инструменты ярдәмендә шушындыйрак рәсем барлыкка китерергә кирәк:
8. Тагын Ctrl+E, тагын дубликат ясыйбыз һәм Edit - Tramsform - Rotate 90º CCW юлын башкарабыз, нәтиҗәдә менә шушындый рәсем килеп чыга:
9. Катлауларны берләштерәбез, яңадан дубликат ясыйбыз. Катлаулар панелендә түбәнге катлауны чирттереп активлашырабыз.
10. Төп менюдан Filter - Blur - Gaussian Blur юлы буенча кереп, аның кыйммәтен 4- 5 берәмлек итәбез:
11. Өстәге катлауны активлаштырабыз һәм катлауга ике тапкыр чирттереп, blending
options сайлыйбыз:
Drop Shadow, Inner Glow, Gradient Overlay га "галочкалар" куябыз,
градиент - карадан акка, Opacity 40-60 тирәсе (эффектын үзегез
сынап карагыз). Нәтиҗәдә менә шушындыйрак рәсем барлыкка килергә тиеш:
Бу рәсемне үзегез сайлаган теләсә нинди фонга җиңел куеп булсын өчен, аны png форматында саклагыз.
Бу эш буенча сорауларны http://duslarga.forum24.ru форумында бирергә мөмкин.