Йолдызлы күктәге планета.

Бу дәресне яхшылап өйрәнсәгез, йолдызлы күктә сезнең планета нурын сибәчәк :-)



1. 500Х500 ле яңа документ ачыгыз, фонына кара төс агызыгыз .
2. Яңа катлау ачыгыз.



3. Elliptical marquee tool инструментын алып , shift төймәсенә баскан хәлдә, шушындый түгәрәк сызыгыз:



4. Хәзер шушы түгәрәк эчен буяу өчен инструментлар панеленә беренче төс итеп (анда кара төс иде) #978B57  төсен урнаштырыгыз, (Paint Bucket Tool) белән буягыз, аерымлау (Выделение, Select) калсын.



5. Катлауның стиль көйләнмәләрен үзгәртү өчен, монда керегез:



Безне Bevel Emboss кызыксындыра:



Нәтиҗәдә:



6.  Инструментлар панелендәге төсләрне үзгәртегез: алдагысы -
#BEB074, арттагысы - #736942:



7. Яңа катлау ачабыз (2 нче пунктны кара) да, Filter » Render » Clouds юлын башкарыгыз:



8. Filter » Sharpen » Unsharp Mask:



9.  Бу катлауның дубликатын алыгыз, моның өчен 
CTRL+J комбинациясеннән файдаланыгыз.
10. Яңа катлауны 90 градуска борыгыз: 
Edit » Transform » Rotate 90CW
11. Blending mode параметрын - Overlay режимына куегыз. Нәтиҗәдә:



10. 3 нче катлауның дубликатын ясагыз, моның өчен 3 нче катлауны активлаштырыгыз да, тычканның уң кнопкасы ярдәмендә контекстлы менюны ачыгыз. Анда Duplicate Layer... юлы бар, аны сайлагыз. Шуннан соң бу катлауны, 9 нчы пункттагыча, тагын шул ук юнәлештә 90 градуска борыгыз:



11. Shift ка баскан хәлдә, югарыдагы өч катлауны аерымлап алыгыз да, Ctrl+E га чирттерегез.



Нәтиҗәдә:



12. Filter » Render » Lighting Effects юлын сайлап, кыйммәтләр кертегез:



Нәтиҗәдә:



13. CTRL+E га басканнан соң,
CTRL төймәсенә баскан хәлдә, планета катлавына тычкан белән чирттерегез һәм планета сурәтен аерымлагыз:



14. Filter » Distort » Spherize юлы белән кереп, amount ны 100%, mode: normal куегыз.
Тагын кабатлагыз: Filter » Distort » Spherize, amount: 50%, mode: normal итегез.
Нәтиҗә:



15. Планета катлавының тагын дубликатын алыгыз, Filter » Sharpen » Unsharp Mask юлы буенча кереп, кыйммәтләр куегыз:



Нәтиҗә:



16. Планета катлауларын
CTRL+E ярдәмендә кушканнан соң, атмосфера ясагыз, көйләнмәләрне куйгач, фонны да үзгәртергә була, мәсәлән, йолдызлы күк йөзендәге сез әле генә ясаган планета:









Бу эш буенча сорауларны http://duslarga.forum24.ru форумында бирергә мөмкин.
Чыганак: http://www.tutorialwiz.com   





Hosted by uCoz