Fotoshop программасында күләмле текст ясау.

(Искәрмә: Fotoshop программасы инглиз телендә, руслаштырылмаган, 7 нче версия).

Бу рәсемне ясау берничә этаптан тора:

 

1. Градиентлы фон ясау.

2. Гади текстка күләм эффекты бирү.

3. Текстның түбәнгә таба кире чагылышын ясау.

4. Текстның перспектив күләгәсен булдыру.

 

Нәтиҗәдә менә мондыйрак рәсем барлыкка килә:



 

1. Градиентлы фон ясау.

Fotoshop программасында 400Х400 үлчәмле яңа рәсем ясыйбыз да, аны градиентлы фон белән каплыйбыз. Градиент ясау инструменты инструментлар панелендә менә шушындый рәсем белән күрсәтелгән, ул буяу чиләге астында булырга мөмкин, тычканның уң төймәсе белән чиләкне күтәреп карагыз. Градиент тамгасына чирттергәч, аның югарыда үзенең опцияләр панеле килеп чыга:

 

Эллипс белән әйләндереп алган кнопканың түбәнгә караган кечкенә өчпочмагына чирттергәч, градиентлар тупланмасын күрәбез, шушы тупланмалар панелендәге уңга күрсәтүче өчпочмак металлсыман градиентлар тупланмасын ачарга мөмкинлек бирә, ә кечерәк түгәрәк сызыклы градиент икәнлекне аңлата, ул басылган булырга тиеш.

Ачыйк без аны, көмешсыман градиентны, дөньяга чыгарыйк:

Инструментлар панелендәге градиент тамгасына чирттереп, 400Х400 ле акка буялган кәгазьнең өске ягыннан түбәнгә таба сызык уздырыйк, рәсемдә зәңгәрдән кызылга таба:

Нәтиҗәдә градиентлы фон барлыкка килә:

Шушы фонга зур хәрефләр белән берәр сүз язабыз. Мин "Әти" сүзен 130 лы шрифт үлчәме белән, 65% лы соры төс белән яздым:

2. Гади текстка күләм эффекты бирү.

а) Текст катлавына стильләр бирербез, аны кызыл түгәрәк белән әйләндереп алган, бер тапкыр чирттерергә:

Inner Glow ның кыйммәтләре түбәндәгечә. Бик игътибарлы булыгыз!

Хәзер - Bevel and Emboss:

Соңгысы - Gradient Overlay, градиентны фон ясагандагын кулланыгыз.

Нәтиҗәдә шушындый рәсем барлыкка килер:

Дәреснең шушы кисәген уңышлы үтәсәгез, форумда хәбәр итегез, аннары алга юнәлербез...

;-))

 

 

 

 

Hosted by uCoz