Студентлар белән традицион очрашу кичәсе.

 

Кичә ике өлештән тора:

“Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә” дип аталган чын күңелдән сөйләшү. “Акыл – тезген, белем – ат” дип исемләнгән шаян интеллектуаль уен.

Катнашалар: укытучылар, укучылар, килгән кунаклар.

Кичә барышы:

Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар, кадерле студентларыбыз! Безнең бүген мәктәбебезнең һәм шушы мәктәпне тәмамлаучыларның олы бәйрәме. Мәктәбебездә бу очрашу безнең традициягә әйләнеп килә.

 

Бер күрешү-үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Бер-берләрен сагынышкан дуслар

Күрешергә монда агылсын!

 

Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

Мәктәпкә дип килдек без тагын.

 

Әйе, бүген бәйрәмебезнең түрендә безнең мәктәпне тәмамлап чыккан укучыларыбыз утыра.Алар төрле һөнәр ияләре булачаклар.

 

Берәүләре ВУЗ ишеген барып шакый,

Берәүләре солдат булып илне саклый,

Берәүләре табиб булып шифалы су бөркә.

Берәүләре зур төзелештә эшче исемен йөртә.

 

Берәүләре белем бирә балаларга,

Берәүләре нигез сала калаларга

Берәүләре газет-җурнал чыгаралар

Бу тормышта үз юлларын табалар.

 

Хәзер сүзне мәктәбебездә белем алып, гел яхшы билгеләренә генә укыган укучыларыбыз, студентларга бирәбез. Мәктәптән, әти-әнидән аерылып зур тормыш юлына аяк баскач, аларга нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде икән? Бу кыенлыкларны җиңәргә нәрсә ярдәм итте икән?

 

Хәзер сүзне кунакларга бирәбез.Ә өлкән сыйныф укучылары сезне игътибар белән тыңлап, үзләрен кызыксындырган сорауларын әзерләп утырсыннар. Кичәбезнең икенче өлеше: “ Акыл - тезген, белем - ат” дип исемләнгән ин –теллектуаль уенга чакырам.

 

Уен студентлар белән укучылар арасында барачак. Беренче бәйге—«Тарихи шәхесләр» дип атала.

Шушы юлларда кайсы тарихи шәхес турында язылган?

Мәшһүр актер. ТАССР, РСФСР, СССР халык артисты. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында реалистик традицияләрне үстерүдә үзеннән зур өлеш кертә. Миңгәр авылыннан.(Ш.Биктимеров)

 

СССР ның һәм  РФ нең халык артисты, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.ТР Дәүләт гимны авторы. (Р.Яхин.)

 

Икенче бәйге «Бөек математика илендә».

Ишек алдында куяннар сикерешә, тавыклар җим чүпли. Барлыгы 24 аяк, 10 баш. Ничә куян һәм ничә тавык булган?( 8 тавык, 2 куян).

 

Механизатор Белов, төзүче Чернов, инженер Рыжов очрашканнар.” Кара әле, безнең беребез ак, икенчебез кара, өченчебез җирән чәчле икән.

Тик беребезнең дә фамилиясе чәч төсенә туры килми”,- дип көлә кара чәчлесе. “Чыннан да шулай икән бит”, - ди Белов. Инженерның чәче нинди төстә?

 

Өченче бәйге “ Сюрприз” дип атала.

Хәзер мин сезгә мәктәп укытучыларының фамилиясен әйтеп барам, ә сез укытучының исемен һәм әтисенең исемен әйтеп барырга тиеш.

 

Саттарова

Батталова

Нәбиуллин

Шәмсиева

Нигъмәтуллина

Нигъмәтуллин

Җиһаншина

Тимершина

Нәбиуллина

Мозафарова

Әлмиева

Закирова

 

Шуның белән безнең кызыклы сорауларыбыз тәмәмланды.Уенда катнашканыгыз өчен рәхмәт.

 

Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар,

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат

Мәктәпкә дип килегез тагы!

 

Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр,

Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.

Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,

Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!

 

Шуның белән безнең кичәбез тәмам. Очрашуга килгәнегез өчен зур рәхмәт.Алдагы көнегездә дә без сезгә зур уңышлар, исәнлек-саулык, бәхет, укуыгызда бары тик уңышлар гына теләп калабыз.

 

Кичәбез тәмам.

Hosted by uCoz