Капитан Врунгельнең

гаҗәеп маҗаралары

 

(Ботаника кичәсе)

 

Катнашалар:

Капитан Врунгель

Патша галиҗанәпләре

Кактус – каравыл башлыгы

Борыч – беренче вәзир

I  коңгыз – юлбасар, Колорададан

II коңгыз – юлбасар, Колорададан

Какао агачы

Маймыл

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

(Сәхнә кактуслар белән бизәлгән, еракта агачлар күренә. Арткы стенага ярымшарлар картасы беркетелә, өскәрәк – спектакль исеме, янгарак – корабль контуры. Капитан Врунгель чыга, аңа бик кайнар.

Капитан: Ай – яй, бигрәк кайнар! Кояш ничек кыздыра! Бу утрауда кешеләр яшәми ахрысы (Тирә якны күзәтә). Җитмәсә, ашыйсы килә! Ашарга бер нәрсә дә юк, җыен чәнечкеләр генә! Ә - ә, әнә тегендә ниндидер агач күренә, карыйм әле.

(Табличка асылган Какао агачы керә. Капитан якын ук килеп, укый).

Капитан: “Кул белән тотмаска! Орынган кешегә - үлем җәзасы!” Хикмәтле язу бу... Димәк, утрауда кешеләр яши. Ач үлемнән үлмибез болай булгач. Ай – яй, ашыйсы килә! Бер шоколад өзеп ашыйм әле. Ачтан үлмәм бит инде!

(Капитан җимеш өзеп ала, котычкыч тавыш куба. Кактус белән Борыч йөгереп керәләр. Кактус – яшел чалбардан, муенында кәгазь кактуслардан ясалган муенса, башында яшел каурыйлы индеец башлыгы; Борыч – кызыл киемнән, муенсасы борыч җимешләреннән. Алар капитанны кулларыннан эләктереп алып, йолкый башлыйлар).

Кактус: И, мескен кеше! Изге агачның җимешләрен өзәргә ничек батырчылык иттең син?

Борыч: Син мәктәптә укымадыңмы әллә? Менә монда нәрсә дип язган?

Капитан: Карагыз әле, кем дип әйтим... Дуслар! Әфәнделәр! Мин сәяхәтче, бик ерак илләрдән килдем. Ашарыма беткәнгә 12 көн, 3 көн бер чынаяк чәй эчкәнем юк. Мине кая алып бармакчы буласыз? Сез кемнәр соң?

Кактус: Безнең гаҗәеп патшалыгыбызда мин – атаклы Кактус! Ягъни мәсәлән, Патшабыз Бәрәңге галиҗәнәпләренең каравыл начальнигы.

Капитан: Нинди патшалык тагын? Нинди патша?

Кактус: Әй, мескен. Безнең патшалык – бөек патшалык! Аның патшасы – Бәрәңге галиҗәнәпләре, патшабикәсе – гүзәлләрнең гүзәле, чибәрләрнең чибәре – Ку – ку – ру - за ханым. Патшабыз туган көнне без ел саен зур бәйрәм уздырабыз, шунда шоколад агачының җимешләре белән барыбыз да сыйланабыз.

Борыч: Ә мин – Бәрәңге патшаның беренче вәзире!  Кыргый кызыл борычның Мексикада үскәнен син түгел, болар да (залга күрсәтә) белмиләрдер әле. Мексика индеецлары аны “ахи” дип йөртәләр. 1493 нче елда әче кызыл борычны Испаниягә алып кайталар, ә Испаниядән кызыл борыч башка илләргә дә тарала. Хәзерге вакытта Болгария, Венгрия, Испания дәүләтләре борычны иң күп утыртучы дәүләтләр. Кызыл борычны паприка дип тә йөртәләр, борычта А белән С витаминнары күп, шикәр күп, аксым күп! Менә мин нинди, белдеңме!

Кактус: У – у, мактанчык, әче нәрсә! Ә мин – чәнечкеле! Шуңа күрә дә мин – каравыл начальнигы. Билгеле без, кактуслар, бик чибәр түгел – түгелен, әмма чәчәкләребез – мату – ур! Цереус исемле кактусның чәчәген “Төн принцессасы” дип атыйлар. Матурлыгы, хуш исе буенча ул роза чәчәгеннән дә өстенрәк. Җирле халык кактус җимешләрен чи килеш тә, пешереп тә ашыйлар, бу җимешләрдән конфет, сироп, мармеладлар ясыйлар. Кайбер кактус сабакларыннан мебель, тәрәзә рамы, ишекләр ясыйлар, читән итеп файдаланалар.

(Дөбердәү ишетелә).

Капитан: Монда кемнәр килә? Саргылт буй – буй күлмәк кигәннәр, бик шома күренәләр? Кактус, Борыч! Качыгыз тизрәк, качып котылыгыз! Болар – юлбасарлар! (Чыгып качалар, Капитан агач артына кача. Коңгызлар керә, музыкага бииләр).

I коңгыз: Хә - хә - хә! Хәзер Патша монда какао агачы җимешләрен өзәргә киләчәк. Засада ясап, эләктереп алыйк әле үзен. Аннары ням – ням, - ашарбыз. Хә - хә - хә. Бәрәңге патша бездән курка, дерелдәп тора! Электә кыргый паслен ашап яшәдек бит, ә! Әле дә ярый хәзер барлык кеше бәрәңге утырта башлады. Ә аның сабаклары, чәчәкләре нинди тәмле! Ашап туймассың. Җитмәсә, кү – ү – п!

II коңгыз: Ә Колорадо штатын хәтерлисеңме? Ил буенча үрмәләп никадәр бәрәңге кырларын юк иттек. 16 ел эчендә, юлда очраган барлык бәрәңге яфракларын кимереп, 3 мең километр юл үттеп, Атлантик океан ярларына барып чыктык! Хәтерлисеңме, 1922 нче елда Америка корабленә төялеп Франциянең Бордо шәһәренә килеп җитүебезне? Ә Россиягә сугыштан соң гына килеп ирештек.

I коңгыз: Тиздән барысын да ашап бетерербез! Бер бәрәңгене дә калдырмабыз! Патша килә, качыйк! (Качалар).

Капитан: Нәрсә эшләргә? Нәрсә генә эшләргә соң? Әһә, таптым! (Ул да кача).

(Сәхнәгә Патша чыга. Коңгызлар пәйда булалар. Патша сакчылары кача, патшаны бәйләп куялар. Капитан пистолеттан атып җибәрә, коңгызлар качалар).

Капитан: Торыгыз, Патша галиҗәнәпләре. Явызлар качты. Сакчыларыгыз да сызды.

Патша: Коткаруыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Сез кем буласыз? Ах, сез ничек вакытлы килеп чыктыгыз.

Капитан: Мин – атаклы капитан Врунгель, диңгезләр гизүче, сәяхәтче. Азык, су запасларым беткәнгә күрә сезнең гаҗәеп яр буйларыгызга килеп чыктым.

Патша: Чыннан да, Америкада хикмәтле үсемлекләр байтак. Минем патшалыкта культуралы үсемлекләрнең кыргый туганнары яши. Монда томат, борыч, фасоль, тәмәке үсә. Ә иң әһәмиятлеләре – бәрәңге белән кукуруз. Агачлар минем патшалыкта сөйләшәләр дә. Тыңлагыз әле:

Какао агачы: Какао агачын тану ансат, аның чәчәкләре, җимешләре кәүсәсендә үсә. 1516 нчы елда “шоколад агачын” испаннар ачканнар. Аның җимешләреннән ясалган эчемлекнең тәмлелегенә хәйран калып, ул агачны саклый башлаганнар. Ләкин XIX гасырда Африкадагы Гана дәүләтенең бер тимерчесе “шоколад агачын” урлау бәхетенә ирешә. Хәзер кечкенә генә Гана дәүләте ел саен 300 мең тонна какао җитештерә.

Капитан: Шоколадның агачта үскәнлегенә кечкенәдән ышана идем! (Алар сөйләшкәндә Маймыл кереп, капитан фуражкасы белән уйный башлый).

Патша: Кадерле Врунгель! Сез бүгеннән башлап минем иң якын дустым. Сезне мин бәрәңге бәйрәменә чакырам. Бәрәңгенең туган ягы – Көньяк Американың Анд таулары. Кыргый бәрәңге бүлбеләре кечкенә, әче булганнар, әче тәмне бетерү өчен аларны башта өшеткәннәр, аннары суын сыгып чыгарганнар, киптергәннәр, саклаганнар, аннары гына ашаганнар. Җирле халык бәрәңге хөрмәтенә бәйрәмнәр уздырган, без дә уздырабыз.

Капитан: Чакыруыгыз өчен зур рәхмәт, әйберләремне генә алыйм да...(Фуражкасын алырга тели).

Патша: Борчылмагыз, зинһар. Без сезгә яңаны матурны, американскийны, каурыйлыны, индеецларныкы кебекне бүләк итәрбез!

Капитан: Аннары мине “Каурый башлы капитан” дип йөрсеннәр өченме? Юк инде, гафу итегез. Әй, маймыл дус! Синең әле кара күзлек киеп йөргәнең юктыр, мә, рәхәтләнеп киеп йөр. Ә фуражканы бир, минем бәйрәмгә барасым бар (алып, фуражкасын кия). Мин әзер, Патша галиҗәнәпләре!

Hosted by uCoz