Витаминнар – сәламәтлек дуслары.

 

(Әңгәмә үткәргәндә укучыларга витаминнар турында төшенчә бирү һәм аларның кеше тереклегендәге әһәмиятен аңлату максаты куела)

 

 

(Җиһазлар: Аптекадан алынган витаминнар, витаминлы үсемлекләрнең гербарийлары).

 

Укытучы әңгәмәсе:

 

-                          Моннан 200 ел чамасы элек, ике туган Дмитрий һәм Харитон Лаптевлар, Төньяк Боз океанындагы диңгезләр аша Кытайга Төньяк диңгез юлы салу максаты белән, хәрби корабларда сәяхәткә чыгалар. Ләкин Төньяк Боз океанының бозлары Лаптевларның юлларын кискән һәм алар кораблары бозларга кысылган хәлдә кыш үткәргәннәр. Батыр диңгезчеләр өчен тозлаган ит, он һәм сохари җитәрлек булса да, матрослар арасында ниндидер аңлашылмый торган сүлпәнлек, һәрвакыт йокымсырап тору, теш уртлары канау, тешләр селкенү һәм төшү, аяклар күгәрү кебек күренешләр башланган, матрослар арасында үлүчеләр дә булган. Фәнчә әйткәндә, алар зәңгелә авыруы белән газапланганнар. Исән калганнары ярга чыккач, нарат ылысы төнәтмәсе эчкәннәр һәм бер-ике атна эчендә савыкканнар, сәламәтләнгәннәр.

-                          Сохари һәм тозлаган итләре җитәрлек булуга карамастан, ни өчен матрослар зәңгелә белән авырганнар?

-                          Аларның азыкларында витаминнар җитәрлек булмаган.

-                          Нарат төнәтмәсе эчкәч, матрослар ни өчен сәламәтләнгәннәр?

-                          Матрослар нарат ылысында тереклек өчен кирәкле матдәләр булганга сәламәтләнгәннәр.

 

Укытучы дәвам итә. Лаптевлар корабындагы ашамлыклар арасында витаминлы азыклар, мәсәлән, җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр булмаган. Димәк, кешеләргә С витамины җитмәгән. С витамины зәңгелә авыруы булдырмауда, ә авырган очракта аны дәвалауда бик әһәмиятле. С витаминын аскорбин кислотасы дип тә атыйлар.

Сәламәтлек өчен витаминнарга бай төрле ашамлыклар белән туклану шарт. Мондый кешеләр сирәк авырыйлар һәм таза булып үсәләр. Бер генә төрле азык, мәсәлән, шикәр яисә тозлаган ит белән тукланган кеше сәламәт яши алмаска мөмкин. Күрәсез, шикәр һәм тозлаган ит туклыклы булса да, алар белән генә сәламәт яшәп булмый. (Кешенең сәламәт яшәве өчен азык матдәләре белән бергә “витамин” дип атала торган матдәнең дә булуы кирәк дип йомгак ясала).

Көньяк диңгезчеләрен элекке вакытта зәңгелә авыруыннан лимон сакласа, - ди укытучы, - Төньяк диңгезчеләрне нарат ылысы саклаган. Шуңа күрә наратны элекке вакытта “тереклек агачы”дип йөрткәннәр. Лимон һәм апельсинга караганда, нарат ылысында С витамины 6 тапкыр, бәрәңгегә караганда, 22 тапкыр күбрәк. Нарат ылысында тагын башка витаминнар һәм минераль тозлар барлыгы беленде.

Витаминнарның наратта гына түгел, башка күп төрле үсемлекләрдә һәм ашамлыкларда да барлыгы билгеле. Фәнни эзләнүләр нәтиҗәсендә рус врачы Лунин азыкта аксым, май, углевод һәм минераль тозлардан башка тагын организмның яшәве өчен ниндидер бик кирәкле матдәләрнең дә булуын әйтә. Галимнәр узган гасыр башында дөге көрпәсеннән моңа кадәр билгеле булмаган һәм нервларны дәваларга яраклы кристаллик матдә табалар. Тереклек өчен бик кирәкле булганга күрә, аны “витамин” дип атыйлар. “Вита” – тереклек дигән сүз. Әмма витаминнарны ныклап өйрәнү һәм дәвалауда файдалану бу гасырның 30 нчы елларында гына башлана. Хәзерге вакытта фәнгә берничә дистә витамин билгеле, уңайлы булсын өчен аларны хәрефләр белән билгелиләр.

Витаминнар кеше организмындагы төрле ферментлар составына керәләр һәм матдәләр алмашу процессын яхшырталар. Организмда теге яки бу витамин җитешмәсә, матдәләр алмашу бозыла, күзәнәк һәм тукымаларны кислород белән тәэмин итү йомшара, төрле органнарда авыру күренешләре барлыкка килә, балаларда үсү туктала, органзмның йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләте кими.

Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз.

Хәзер безне укучылар кайбер витаминнар белән таныштырып китәрләр.

I укучы.  А витамины җитешмәгәндә кешедә “тавык күзе” дигән авыру барлыкка килә. Кич, эңгер-меңгер вакытта күзләр начар күрәләр. Чөнки А витамины җитешмәгәндә, күзнең күрү катлавы яктылыкны начар сизә. Бу витамин озак вакытлар булмаганда, кеше сукыраерга мөмкин. А витамины шоферлар, трамвай һәм поезд йөртүчеләр, очучылар, бигрәк тә төнге рейсларда эшләүчеләр өчен әһәмиятле. А витамины җитешмәгәндә, баланың үсүе туктала, тире өсте кибә һәм бозыла. Шуңа күрә А витаминын үсү витамины дип тә атыйлар.

А витамины 100 г балык маенда - 16, сыер маенда – 15, кызыл борычта – 10, кишердә - 9, кузгалакта – 8, яшел суганда – 6, помидорда 2 мг чамасы була. Болардан тыш сөттә, каймакта, сырда, йомыркада да була. Бер кызыл помидор яисә бер өлгергән алма ашасаң, организмга А витаминының көндәлек микъдары кергән дигән сүз.

II укучы. В витаминын җыелми витамин дип йөртәләр. Ул берничә төр витаминга, мәсәлән В1, В2, В6, В12, В15 кә бүленә һәм төрле авыруларны дәвалауда кулланыла. Йөрәк, кан тамырлары, ашказаны, сулыш органнары, күз, тире һәм нерв авыруларын дәвалауда киң кулланыла.

В витамины группасы арыш һәм солы икмәгендә; бодай, солы, карабодай ярмасында, борчак һәм фасольдә, сөт һәм эремчектә, ит һәм балыкта, йомыркада һәм чүпрәдә җитәрлек була. Тәүлеккә 200 грамм арыш икмәге ашасаң, организм В витаминының бер тәүлеккә җитәрлек микъдары белән тәэмин ителә.

III укучы. Д витамины җитешмәгәндә, кеше организмы минераль тозларны үзләштерә алмый һәм балаларда рахит авыруы барлыкка килә, скелет зәгыйфьләнә. Д витамины үсемлекләрдән фәкать гөмбәдә генә бар. Ул бавырда, иттә, каймакта, сөттә һәм майда, кит һәм дельфин бавырында була. Хәзерге вакытта Д витаминын (балык маен) күпләп тунец дип атала торган диңгез балыгы бавырыннан әзерлиләр.

IV укучы. С витаминын да кешеләр, Д витамины кебек, яшьтән үк куллана башлыйлар, һәм ул витамин һәркемгә иң кирәкле витамин булып санала. Ул азканлылыкны дәвалый, нечкә кан тамырлары стеналарын ныгыта, кан әйләнешен яхшырта, кешедә йогышлы авыруларны булдырмауга ярдәм итә. Гомумән, С витамины кеше организмына күпьяклап уңай тәэсир итә. Шуңа күрә хәзер балалар ашамлыкларына С витамины кушалар.

Хәзер инде нинди азыкта күпме С витамины барлыгын чагыштырып карыйк. 100 грамм киптерелгән гөләп җимешендә - 1500 мг, кара карлыганда – 300, кызыл борычта – 250, кузгалакта – 60, помидорда – 40, лимонда – 40, алмада һәм кәбестәдә - 30, яшел борчак һәм редискада – 20, кыяр һәм кишердә - 5 мг чамасы С витамины була.

Укытучы: Нәтиҗә ясап әйтсәк, организмга күбрәк витаминнар керсен өчен, төрле азык белән тукланырга һәм күбрәк җиләк-җимеш, яшелчәләр, арыш икмәге, сөт һәм сөт продуктлары ашарга кирәк.

Тагын бер әһәмиятле әйбер турында әйтеп китмичә ярамый: витаминлы азыкларны дөрес саклый һәм әзерли белергә дә кирәк. Мәсәлән, сөтне озак кайнатсаң, андагы витаминнар юкка чыга. Аны металл савытта кайнатырга, кашык белән болгатырга ярамый.

Бәрәңгене суда озак тотсаң, пешергәндә өстен япмасаң, табада озак кыздырсаң – витаминнарның күп өлеше таркала. Хәтта пешкән ашны озак ашамый торсаң, ул очракта да витаминнар кими. Бәрәңгенең кабыгын юка итеп чистартып яки кабыгы белән пешерү яхшы санала, чөнки кабыклы бәрәңгедә витаминнар күбрәк саклана. Бөек Ватан сугышы елларында госпитальләрдә кайбер авыруларга сусыз пешерелгән кабыклы бәрәңге ашатканнар. Хәзерге вакытта да больницаларда үпкә авырулы кешеләргә, кайбер башка авыруларга шундый бәрәңге бирәләр. Андый бәрәңгедә витаминнардан башка тагын кеше өчен бик кирәкле тозлар да була. Бәрәңге һәм яшелчәләрне пешерү алдыннан гына юарга, чистартырга, вакларга һәм кайнап торган тозлы суга салып пешерергә кирәк. Әзерләнгән салатны, кишерне, помидорны, шешәдәге сөтне кояшта калдырырга ярамый, алардагы витаминнар таркала. С витамины суда яхшы эресә, А витамины майда яхшы эри, шуңа күрә кишерне майда пешерү яхшы санала.

 Язга таба, бәрәңгедә, алмада, яшелчәләрдә витаминнар азая, бу чорда витаминлы препаратлар кабул итәргә мөмкин.

Халык:“Үсемлекләр безне ашата-эчертә, киендерә, дәвалый,”- дип әйтә. Чыннан да, күпчелек витаминнар һәм дарулар үсемлекләрдән әзерләнә. Безнең өчен гадәти булган нарат, кузгалак, миләш, балан, шомырт, суган – барысы да дарулы яисә витаминлы үсемлекләр.

Менә кычытканны гына алыйк. Сез аның усал икәнен беләсез. Ә менә кычытканлы аш ашаганыгыз бармы?

Күпләр аны коймы буйларында һәм чүплекләрдә генә үсә һәм чага торган, бернәрсәгә яраксыз үсемлек дип кенә уйлыйсыз. Ә сез беләсезме? Кычытканнан яшел аш пешерәләр, яшел буяу, витамин һәм дарулар әзерлиләр. Аның яшь яфракларында берничә төрле витамин бар, шифалы булганы өчен аны Бөек Ватан сугышы елларында госпитальләргә җибәрү өчен җыйганнар.

Язгы айларда кычытканның яшь яфракларында витаминнар күбрәк һәм аңардан аш, йомырка кушып кычыткан боламыгы пешерәләр, кычыткан яфрагыннан салат та әзерлиләр.

Моннан тыш кычыткан яфрагында аксымнар, минераль тозлар, бигрәк тә тимер тозлары күп була. Шуңа күрә: “Һәр яз саен ике-өч тапкыр булса да кычытканлы аш әзерләп аша,”- ди халык. Йортка һәм бакчада кычыткан тирәсендә тагын тузганак һәм тигәнәк кебек чүп үләннәре дә үсә. Алар да дарулы һәм витаминлы үсемлекләр булып исәпләнәләр.

Гөләп җимешләрендә кара карлыганга караганда С витамины биш тапкыр күбрәк, аның ике-өч җимешендә кеше өчен С витаминының тәүлеклек нормасы бар. Дару буларак аны бик борынгы заманнардан бирле файдаланганнар. Борынгы Россиядә крестьяннар дәүләткә хәтта гөләп салымы да түләгәннәр.

Витамин җитештерү предприятиеләрендә С витаминын гөләптән ясыйлар.

Моннан 5-6 мең еллар элек кешеләр суганның шифалы икәнлеген аңлаганнар. Башта суганны Кытайда үстерә башлаганнар, аннан соң ул башка илләргә таралган. Борынгы Греция һәм Римда, мәсәлән, суганның солдатларга көч һәм батырлык бирүенә, күрүне һәм ишетүне көчәйтүенә ышанганнар, шуңа күрә солдат азыгына көн саен суган салу мәҗбүри булган.

Халык: “Суганның исе дә дәва,”- дип әйткән. Чынлап та, суган фитонцидлар дип аталган матдә бүлеп чыгара. Фитонцидлар микробларның үсешен тоткарлыйлар. Суган исе, фитонцид буларак, күп төрле микробларны бетерә һәм шуңа күрә аның исе дә дәва. Элекке вакытларда кешеләр суганны изеп ярага япканнар. Тиредәге гөмбә авыруларын дәвалауда да суганны кулланганнар. Димәк, суганның суы да шифалы. Хәзерге вакытта суган, кыр суганы, сарымсактан әзерләнгән препаратлар төрле авыруларны дәвалауда киң кулланыла.

Фитонцидларны башка үсемлекләр дә, мәсәлән, шомырт, укроп, миләш, киндер дә бүлеп чыгара, шуңа күрә миләш яки миләш чыбыгы салынган савыттагы су озак бозылмый.

Суганны көн саен билгеле микъдарда куллану гына шифалы исәпләнә, артык куллану зарар да китерергә мөмкин. Ашказаны, бавыры һәм бөере авырткан кешеләргә суганны күп кулланырга ярамый.

Табигать безгә сәламәтлегебез өчен күп төрле хәзинә бүләк итә. Ул хәзинәне күрә белергә, аларның кыйммәтен аңлый һәм аларны файдалана белергә генә кирәк.

 

Hosted by uCoz