“Каты җисемнәр, сыеклыклар һәм газларның басымы”

темасын кабатлау.

7 сыйныфта физика фәне буенча уен-дәрес.

Максат:

1.     белемнәрне ныгыту;

2.     укучыларда уен формалары кулланып белемгә омтылыш тәрбияләү;

3.     фәнгә карата кызыксыну тудыру,  хәтер сәләтен үстерү, фикерләү дәрәҗәсен арттыру.

 

Уенда катнашу өчен класс ике командага бүленә. Мәсәлән, “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командалары.   Уенның тәртибе аңлатыла.

Беренче йөрешне сорауга беренче дөрес җавап биргән команда ясый. (“Тапкырлар” так саннар буенча, ә “Зирәкләр” җөп саннар буенча)

Сорауга (мәсьәләгә) дөрес җавап биргән очракта команда алга күчә; җавап дөрес булмаса, шул шакмакта кала, йөрү хокукы икенче командага бирелә.

Кызыл  түгәрәктәге сорауга (мәсьәләгә) дөрес җавап биргән очракта команда алдагы түгәрәккә күчә; җавап дөрес булмаса, ук буенча артка күчә, йөрү хокукы икенче командага бирелә.

Старт. Чаңгычы таудан 7 м/с тизлек белән 0,2 мин та төшеп җитә. Тауның озынлыгы күпме?

Командалар өчен сораулар.

Авырлык үлчәү берәмлеген әйтергә.

А. кг; Б. Н; В. Па; Г. м2.

 

  зурлыгы нинди физик зурлыкны үлчәү өчен кулланыла?

А. Көч; Б. Авырлык; В. Басым; Г. Масса.

 

Рәсемдә күрсәтелгәнчә урнашкан кирпечләр өстәлгә бердәй басым ясыйлармы?

 

Ике кирпеч берсе өстенә берсе рәсемдә күрсәтелгәнчә куелган. Һәр ике очракта басым бердәйме?

 

Кайбер очракларда басымны арттыралар, икенчеләрендә киметәләр. Техникада яки көнкүрештә басымны арттырган очракларга мисаллар китерегез.

 

Кайбер очракларда басымны арттыралар, икенчеләрендә киметәләр. Техникада яки көнкүрештә басымны киметкән очракларга мисаллар китерегез.

 

Мәсьәләләр. (3, 4, 15, 16, 25, 26 нчы түгәрәкләр)

Малайның һәр ботинкасының табанының мәйданы 150 см2, массасы 45 кг булса, ул карга нинди басым ясый?

 

45 кг массалы малай чаңгыда басып тора. Һәр чаңгының таяну мәйданы 1500 см2 булса, ул карга нинди басым ясый?

 

Тәгәрмәчнең рельс белән орыну мәйданы 4 см2 булса, 36 тонналы дүрт күчәрле вагон рельсларга нинди басым ясый?

 

Йөк белән ике күчәрле прицепның  массасы 2,5 т. Әгәр һәр көпчәкнең  юлга орыну мәйданы 125 см2 булса, прицепның юлга ясаган басымын табыгыз.

 

Гидравлик прессның кечерәк пешкәгенең мәйданы 10 см2. Аңа 200 Н лы көч тәэсир итә. Зуррак пешкәгенең мәйданы  200 см2 булса, аңа нинди көч тәэсир итә?

 

Гидравлик прессның зуррак пешкәгенең мәйданы 180 см2. Аңа 18 кН лы көч тәэсир итә. Кечкенә пешкәгенең мәйданы  4 см2 булса, аңа нинди көч тәэсир итә?

 

Эксперименталь мәсьәләләр.

Су салынган савытларның төпләренең мәйданнары тигез. (Су баганасы-ның биеклеге төрле) Бу савытларда төпкә басым бердәйме?

 

Төпләре тигез мәйданлы савытларга бер үк тигезлектә су салынган. Бу савытларда төпкә басым бердәйме?

 

Көянтәле үлчәүгә массалары бердәй, күләмнәре төрле булган булган ике йөк эленгән. Йөкләрне суга төшерсәк, үлчәүнең тигезлеге бозылырмы? (Җавпны тәҗрибәне эшләп тикшерергә)

 

 Көянтәле үлчәүгә массалары һәм күләмнәре бердәй булган ике йөк эленгән. Сезнең алдыгызда ике савыт. Аларның берсендә су, ә икенчесендә тозлы су. Йөкләрне савытларга төшерсәк, үлчәүнең тигезлеге бозылырмы? Кайсы савытта тозлы су, ә кайсысында чиста су?

(Җавпны тәҗрибәне эшләп тикшерергә)

 

Француз галиме Декарт кайбер гидростатик күренешләрне демон-страцияләү приборы уйлап тапкан. Өстендә бераз күләмдә һава калырлык итеп озын пыяла савытка су салалар. Аннары шунда эче  куыш кечкенә генә пыяла фигура төшерәләр. Фигура бераз судан чыгып торырлык итеп, аның эченә өлешчә су, өлешчә һава тутырылган була. Пыяла савытның өстен юка күн кисәге белән бик яхшылап каплыйлар. Шул күнгә бармак белән басып, фигураны су эчендә, су өстендә йөздерергә һәм шулай ук батырырга мөмкин.

Приборның ничек эшләвен аңлатып бирегез.

 

Дәрескә нәтиҗә ясыйбыз. Нәтиҗә ясаганда команданың урыны, сорауларга һәм мәсьәләләргә бирелгән җавапларның дөреслеге исәпкә алына.

 

 

 

 

 

 

Hosted by uCoz