Яшел Үзән районы Акъегет урта мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Музаффарова Резеда Фәргать кызы.

Тема: Сүз төркемнәре.

 

Максат: 1.Сүз төркемнәре буенча белемнәрне гомумиләштерү.

              2. Исем, Сыйфат, Фигыль темалары буенча  

              белемнәрне ныгыту һәм кабатлау.

              3. Матур язу күнекмәләрен камилләштерү.

              4. Игътибарлылык, кызыксынучанлыкны арттыру.

 

Җиһазлау: Сәяхәт картасы, плакат, карточкалар.

 

Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты.

 

- Исәнмесез, укычылар! Тыныч кына утырабыз. Татар теле дәресен башлыйбыз.

 

2. Матур язу күнекмәләре. Нинди рәхәт! Кояш кыздыра.

 

3. Яңа дәрес темасы.

 

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән «Бөек Грамматика» дәүләтенең бер өлкәсенә сәяхәт ясарбыз. Нинди өлкә икәнен сезнең үзегезгә эзләп кабарга туры килер.

Менә бу плакатка язылган сүзләрне сораулар куеп өч төркемгә аерыгыз. Дәфтәр битегезне өч өлешкә бүлегез һәм һәр баганага тиешле сүзләрне языгыз.

Пальто, көнбагыш, ягымлы, мөгри, зәңгәр, чаңгы, Айгөл, булыша, елмайды, татлы, түгәрәк, җемелди.

- Нинди төркемнәр килеп чыкты?

(исем, сыйфат, фигыль)

- Димәк без сезнең белән «Сүз төркемнәре» өлкәсенә сәяхәт ясарбыз.

 

1 нче тукталыш. «Җөмләләрне тикшер» дип атала.

 

Җөмләләрне күчереп  язарга, баш кисәкләрен табып, сүз төркемнәрен билгеләргә.

Матур җәй җитте. Тирә- як яшел күлмәген киде. Балалар урманга киттеләр. Урманда ал, кызыл, сары чәчәкләр үсә.

- Юлыбызны дәвам итәбез. Тик без икенче тукталышның исемен белмибез. Аны табу өчен мин сезгә бер сорау бирәм.

- Предметны белдерүче сүз төркемен атагыз.

 

2 нче тукталыш. «Исем» тукталышы.

 

Өзекне укырга, ялгызлык исемнәрен табарга.

Илдар абый Әхәтов урман саклый. Ул Айдашка атланып бара. Аларга Актырнак та ияргән. Илдар абыйга юлда Идрис белән Зөфәр очрады. Малайлар Кушнарат авылыннан Каенсарга баралар икән. Алар Мишә елгасында бергәләп су коендылар.

 

3 нче тукталыш. «Ял» тукталышы.

Физ. минутка.

 

- Киләсе тукталышка җиткәнче тагын бер сорау бирәм.

-Предметның билгесен нинди сүз төркеме белдерә?

 

4 нче тукталыш. «Сыйфат тукталышы».

 

Җөмләләргә сыйфатлар өстәп язарга.

( Нинди?) җәй җитте. Җир өстен (нинди?) үлән каплады. Көн (нинди?). Урманда (нинди?) чәчәкләр үсә.

- Чираттагы, соңгы тукталышның исемен эзләп табыйк.

- Предметның эшен, хәрәкәтен белдерүче сүз төркемен атагыз.

 

5 нче тукталыш. «Фигыль» тукталышы.

 

Үткән заман фигыльләрен хәзерге заманга куеп язарга.

Бик зур болында күкрәшеп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергән. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош - кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыраткан.

 

6 нчы тукталыш. «Йомгаклау» тукталышы.

 

- Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек?

Нинди сүз төркемнәрен кабатладык?

 

4. Йомгаклау, бәяләү.

 

- Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.

 

Hosted by uCoz