Гомуми биология курсында

 лекция һәм семинар тибындагы дәресләр.  

 

 

Дәрестә кулланыла торган методлар дәрес материалының эчтәлегенә, тәрбия максатларына, укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә, танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга, аларда үзлегеннән белем алуга омтылыш тудыруга, үз фикерләрен дәлилләү өчен фәнни төшенчәләр, теорияләр һәм законардан файдалана белү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.

Укыту методларын, теге яки бу тема буенча үткәреләчәк бер дәрес өчен генә түгел, бәлки дәресләр системасы өчен ярашлы булырлык итеп, лекция, практикум кебек формалардан файдалану мөмкинлекләрен дә исәпкә алып планлаштырырга кирәк.

Лекция методын өлкән сыйныфларда куллану отышлы. Материал җиңел телдә, логик эзлеклелектә аңлатылырга тиеш. Укытучы сөйләгәндә, укучылар конспект төзергә, төп фикерләрне кыскача яза барырга мөмкин. Лекция барышында конкрет проблемалар кую, аларны күзәтүләр һәм тәҗрибәләр ярдәмендә ачыклау укучыларны тагын да активлаштыра, дәресне җанлырак итә.

Хәзер гомуми биология курсыннан “Органик дөньяның үсеше”темасын өйрәнгәндә нинди методлар һәм алымнардан файдалану мөмкинлеген карап үтик.

Беренче дәрестә лекцияне укучыларның органик дөнья эволюциясе турында сөйләүләре белән бергә бәйләп алып барырга була.

- Җирдә үсемлекләр һәм хайваннар нигә шулай күптөрле?- дигән сорау куела. Җаваплар гомумиләштерелгәч, “Органик дөнья эволюциясе нинди юнәлештә барган?- дигән проблемалы сорау куела. Шуннан соң алдан әзерләнеп килгән бер укучы архей эрасында Җирдәге тереклек турында чыгыш ясый. Аның сөйләвенә таянып, “Димәк, Җирдә иң элек гади беркүзәнәклеләр, аннан соң гына күп күзәнәкле иң гади тереклек ияләре барлыкка килгән. Шулай итеп, органик дөнья, бер күзәнәкле иң гади тереклек ияләреннән башлап, чәчәкле үсемлекләр, имезүче хайваннар һәм, ниһаять, кеше барлыкка килгәнчегә кадәр берничә миллиард елга сузылган озын һәм катлаулы үсеш юлы үткән. Бу-биологик процесс. Аңа төрләрнең арта баруы хас,”- дигән нәтиҗә ясала.

Лекция дәвам иттерелә, терек табигать үсешендә төрләр саны кимү, яшәү өчен көрәштә җиңелү кебек кирегә китү очраклары да әйтеп үтелә. Укучыларга биологик прогресс һәм биологик регресска мисаллар китерергә кушыла. Шуннан соң “Органик дөньяда биологик прогресс һәм биологик регресс ничек бара?” – дигән сорау куела, ароморфоз һәм идиоадаптация турында сөйләнелә.

Ароморфоз – морфофизиологик процесс, ул – организмнарны төзелешләре ягыннан югарырак дәрәҗәгә күтәрә, тереклек эшчәнлегенең интенсивлыгын арттыра торган, ләкин тереклек итүнең кискен чикләнгән шартларына тар җайлашу гына булмаган эволюцион үзгәрешләрдән гыйбарәт. Ароморфоз һәрвакыт биологик прогресска илтә.

Эволюциянең икенче юнәлеше идиоадаптация дип атала. Аңа органзмнарның яшәү тирәлегенең билгеле бер шартларына җайлашырга булышлык итә торган эволюцион үзгәрешләр хас. Ароморфозларга капма-каршы буларак, идиоадаптацияләр төзелешенең төп сыйфатларын, организмнарның тереклек эшчәнлеге интенсивлыгын үзгәртмиләр.

Эволюциянең бу ике юнәлешенә конкрет мисаллар китерелә. Шуннан соң дегенерация турында төшенчә бирелә, аның морфофизиологик регресс, ягъни тереклек ияләренең төзелеш дәрәҗәсен гадиләштерә торган эволюцион үзгәрешләрдән гыйбарәт булуы әйтелә. Ниһаять, тактага эволюция юллары һәм юнәлешләре арасындагы бәйләнешләрне чагылдырган схема сызыла:

 

 

 

 

Эволюция юнәлешләре.

Билгеләмә - төшенчә.

Үсемлекләр һәм хайваннар тормышыннан мисаллар.

 

 

 

 

 

Схемага анализ ясаганда, укучыларның игътибары ароморфозлар һәм идиоадаптацияләрнең чиратлашуына юнәлтелә, әлеге схеманың алдагы дәресләрдә органик дөнья үсеше тарихын өйрәнгәндә дә кирәк булачагы әйтелә. Дәреснең йомгаклау өлешендә эволюция юллары һәм юнәлешләре турындагы белемнәрнең практик әһәмиятенә тукталырга кирәк.

“Җир йөзендә үсемлек һәм хайваннарның 2 миллионга якын төре бар. Әмма экологик шартларның үзгәрүе күп кенә төрләрнең юкка чыгуына, табигатьнең ярлылана баруына китерә. Шуңа күрә төрләрнең санын, аларның кайларда таралуын, биологик регрессның сәбәпләрен җентекләп өйрәнү таләп ителә. Җирдә бетеп бара торган үсемлек һәм хайваннарны саклау буенча хәзер күптөрле чаралар күрелә. Шул ук вакытта биологик прогресска, бигрәк тә халык хуҗалыгына зур зарар китерә торган төрләргә каршы көрәш алып барыла.

Ахырдан тактага түбәндәге биремнәр язылган таблица эленә:

1.                          Архей, протерозой, палеозой, мезозой һәм кайнозой эраларында үсемлекләр һәм хайваннар дөньясында булып узган төп ароморфозлар турында языгыз.

2.                          Ни өчен ароморфоз эволюциянең төп юнәлешләреннән берсе булып санала? Исбат итегез.

3.                          Эволюциянең мөһим юнәлешләреннән берсе буларак, идиоадаптациягә характеристика бирегез.

4.                          Эволюция юнәлешләре алмашыну закончалыкларын аңлатыгыз.

5.                          Төрләрнең тар специальләшүе ни өчен, бер яктан, аларның яшәү өчен яраклашуына, икенчедән, үлә баруына китерә?

6.                          Имезүче хайваннар эволюциясе хәзерге вакытта нинди юнәлештә бара?

7.                          Җир-су хайваннары классы белән сөйрәлүчеләр классын үзара чагыштырыгып, хайваннар эволюциясенең нинди юнәлештә барганын аңлатыгыз.

8.                          Кошларның (бөҗәкләр яки чәчәкле үсемлекләрнең) ике төрен үзара чагыштырыгыз һәм аларның эволюиясе нинди юнәлештә барганын аңлатыгыз.

9.                          Органик дөнья эволюциясе юнәлешләреннән ароморфоз һәм идиоадаптация нинди шартлар тәэсиреннән була? Сәбәпләрен аңлатыгыз.

10.                       Мезозой эрасының акбур чорында сөйрәлүче хайваннар нинди сәбәпләр аркасында үлеп беткәннәр?

11.                       Эволюция юнәлешләре турындагы белемнәр кешенең практик эшчәнлегендә ничек файдаланыла?

12.                       Табигатьне саклау проблемаларын хәл итүдә биологик прогресс һәм биологик регрессның сәбәпләрен яхшы белү ни өчен зур әһәмияткә ия?

 

Бу бирем – сораулар, теманы өйрәнеп бетергәнче, һәр дәрестә укучыларның күз алдында булырга тиеш. Икенче дәрестә архей һәм протерозой эраларында Җирдә тереклекнең үсеше өйрәнелә. Укучылар дәреслектәге таблицалар, рәсемнәр, үсемлек һәм хайван калдыклары, гербарийлар, коллекцияләр белән эш итәләр. Башта дәреслектәге текстны игътибар белән укып чыгалар, дәфтәрләренә таблица сызалар, анда теге яки бу эрада барлыкка килгән үсемлек һәм хайваннарның исемнәрен язалар. Шуннан соң аларга үзләре белгән үсемлек һәм хайваннарның барлык типларын катлаулана бару тәртибендә дәфтәргә язарга кушыла. Болай эшләү ароморфозларны тизрәк ачыкларга ярдәм итә. Мөстәкыйль эш вакытында укучылар, архей эрасында барлыкка килгән бактерияләр, зәңгәрсу-яшел суүсемнәр, бер күзәнәкле һәм күп күзәнәкле яшел суүсемнәр, иң гади төзелешле хайваннарның рәсемнәрен таблицадан эзләп табып, аларны бер-берсе белән чагыштыралар, төп сыйфатларын дәфтәрләрендәге таблицага язалар.

 

Органик дөнья эволюциясенең төп юнәлешләре.

 

Эралар, чорлар.

Тереклек ияләренең төп төркемнәре

Ароморфоз билгеләре

Идиоадаптация билгеләре.

Архей эрасы

1. Бактерияләр.

 

 

2. Зәңгәрсу-яшел суүсемнәр

Күзәнәкле һәм күзәнәкле-төшсез формалар.

Хлорофилл барлыкка килү. Җенси үрчү.

Күпсанлы төрләр төрле яшәү шартларына, кояш энергиясеннән файдалануга яраклашканнар.

 

 

Таблицаны тутыргач, берничә укучы язмасын кычкырып укый, фикерен раслау өчен дәлилләр китерә.

Башка эраларны өйрәнгәндә дә шундый ук эш башкарыла.

Шулай итеп, кереш лекциядән соң барлык дәресләр дә әңгәмә, күзәтү, укучыларның сөйләве һ.б. методлар ярдәмендә анализ, синтез, чагыштыру, гомумиләштерү кебек алымнар кулланып уздырыла. Болай эшләгәндә, укучылар теге яки бу эрада нинди үсемлекләр һәм хайваннар барлыкка килүен, аларның эволюциясен, биологик прогресс белән биологик регрессның күп кенә сәбәпләрен мөстәкыйль рәвештә үзләре ачыклыйлар.

Соңгы 2-3 дәрестә укучыларның белемнәре тикшерелә һәм системага китерелә. Моның өчен кереш дәрестә тәкъдим ителгән биремнәрдән файдаланыла. Иң соңгы дәрес семинар занятиесе формасында үткәрелә. Берничә укучы алдан бирелгән сораулар буенча чыгыш ясый, икенчеләре-җавапларның планын тактага, өченчеләре исә җавапларны аерым кәгазьгә яза.

Семинар занятиесендә укучыларга түбәндәге биремнәр тәкъдим ителә:

1 нче бирем. Иң борынгы тереклек ияләренең тау токымында калган эзләрен, корсагаяклылар һәм кабырчыклыларның сыеклыкка салынган препаратларын игътибар белән карагыз. Болар нинди организмнар һәм алар кайсы типка карый? Бу типка кергән төрләрнең эволюциясе нинди юнәлештә барган?

2 нче бирем. Умырткалы хайваннарның скелет төзелешен һәм кан әйләнеше системаларын чагыштырыгыз, аннан соң үзегез атаган хайваннар классын скелет һәм кан әйләнеше системасы катлаулана бару тәртибендә урнаштырыгыз, әлеге органнарның тереклек шартларына җайлашу билгеләрен күрсәтегез.

3 нче бирем. Бака һәм тузбаш еланының сыеклыктагы препаратларын, кош, йорт куяны карачкыларын игътибар белән карагыз, аларның тире төзелешен чагыштырыгыз, эволюция юнәлешен билгеләгез.

4 нче бирем. Нарат, чыршы, карагай, ак чыршы, савыр (туя) агачларының күркәләрен яки ботакларын чагыштырыгып карагыз һәм аларның эволюциясе нинди юнәлештә барганлыгын аңлатыгыз.

5 нче бирем. Ябык орлыклы үсемлекләрнең 3-4 төрен тикшереп карагыз, аларның эволюциясе юнәлешен билгеләгез, фикерегезнең дөреслеген исбатлагыз.

6 нчы бирем. Тритон, гөберле бака, саламандра препаратларын игътибар белән карагыз, эволюция юнәлешен билгеләгез, фикерегезнең дөреслеген исбатлагыз.

7 нче бирем. Балык, җир-су хайваны, сөйрәлүче хайван, кош, имезүче хайван баш миенең натураль зурлыктагы модельләрен игътибар белән карап чыгыгыз, җир-су хайванының баш миен балык һ.б. баш мие белән чагыштырып, анда тирәлек шартларына җайлашу үзгәрешләрен күзәтегез.

8 нче бирем. Төрле урында (суда, коры җирдә һ.б.) тереклек итүче бөҗәкләр коллекциясен карагыз, аларның эволюциясе нинди юнәлештә барганын аңлатып бирегез.

Биремнәрне класска бүлеп бирергә мөмкин. Сорауларга телдән яки язмача җавап әзерләгәндә, күрсәтмә әсбаплардан файдаланырга рөхсәт ителә. Әлеге биремнәргә җаваплар өчен дә, кереш лекциядән соң ясаган күзәтүләр өчен дә, таблица белән ничек эшләүләре өчен дә укучыларга билге куела. Шул рәвешчә, аларның белем дәрәҗәсе һәрьяклап тикшерелә.

Кыскасы, дәреснең нәтиҗәлелеге укытучының осталыгына, аның нинди методлар һәм алымнар куллануга бәйле.

 

 

 

 

 

Hosted by uCoz