“Безнең яраткан язучыларыбыз”

 

Ток – шоу

 

 

 

 

Зал бәйрәмчә бизәлә. Стенага “Безнең яраткан язучыларыбыз” дигән плакат эленә. Катнашучыларның бер өлеше залда утыра. Сәхнәгә алып баручы чыга.

Алып баручы. Хәерле көн хөрмәтле дуслар! Балалар язучыларының иҗатына багышланган ток – шоуны башлыйбыз.  Гомерләрен балалар өчен әсәрләр язуга багышлаган язучыларыбыз бик күп. Бүген сезне шуларның кайберләре белән таныштырып китәрбез. Бирегә аларның иҗаты белән даими кызыксынып баручы укучыларыбыз җыелды.

Алия иң кызыклы китаплар авторы Шәүкәт Галиев ,- ди. Сүзне аңарга бирәм.

           Алия. Минем иң яраткан язучым Шәүкәт Галиев. Ул балаларга адресланган берничә дистә китап авторы. Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья – яңа теле ачылган нәниләрдән алып олы яшьтәге мәктәп балаларына чаклы булган кыз – малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы тасвирлана. Шагыйрь фантазиясендә туган Шәвәли, Камырша, Котбетдиннәр безнең якын дусларыбызга әверелде. Миңа аның Шәвәлие бик ошый. Тыңлап карагыз әле. (“Мин” шигыре)

          Индира. Ә мин сезгә Шәүкәт абый Галиев сүзләренә язылган “Бииләр итек – читекләр” дигән җыр алып килдем. (Җыр башкарыла)

         Алып баручы. Язучы Ләбиб Лерон балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иҗат итә. Ул – балалар өчен “Яңгырның ял көне”, “Транзистор үч ала”, “Тәгәрмәчле чана”, “Кояшны кочкан малай”, “Таһир маҗаралары”, зурлар өчен “Күрше тавыгы”, “Сине генә сөям” дигән китаплар авторы. Аның әсәрләре – шигырь, хикәя, юмореска, фельетон, әкият, пародия.

Рифат аның иң кызыклы әсәре “Зөһрә кыз”,- ди. Сәхнәгә Рифатны чакырам. (Зөһрә кыз” хикәясе)

Ләбиб Лерон иҗатын нечкә лирика, рәхәт юмор, үткен сатира матурлый. Аның баланың үз – үзен тотышын, тәртибен тәнкыйтьли торган әсәрләре дә бар. Мәктәпнең “Күңелле сәхнә” түгәрәгенә йөрүче дусларыбыз безгә Ләбиб Леронның “Тишек хәтер” хикәясен сәхнәләштерде. Игътибар белән карагыз әле, сезнең арагызда да шул кыз кебекләр юкмы икән?. (Инсценировка “Тишек хәтер”)

Алып баручы. Бүгенге сөйләшүгә Ландышны чакырам. Ул Фәнис Яруллин иҗаты кешене битараф калдырмый,- ди. Әсәрнен идеясе әкият геройлары аша тамашачыга оста җиткерелә дип уйлый. Әйдәгез аны тыңлап карыйк әле.

 

Ландыш. Мин сезне балалар язучылары арасында иң киң таралганнарының берсе – Фәнис Яруллин иҗаты белән таныштырып китәм. Ул шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, әкиятләр остасы һәм ялкынлы публицист та. Әкиятләре яки балалар өчен язылган поэмалары дисеңме – боларның һәркайсында олы фикер, саф әхлак һәм матурлыкка омтылу ята. Талантлы язучыга әкият жанрларын файдаланып, бик мөһим әхлак мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкин. Уен – көлке белән сугарылган әсәрләре күңелне күтәрә, көлдерә. Көлә белгән, үз кимчелекләренә юмор аша карый белгән кеше сәламәт була.

Алып баручы. Ландышның сүзенең дөреслеген исбатлау өчен сәхнәгә “Әмәк белән Шәмәк” әкияте геройларын чакырабыз. (“Әмәк белән Шәмәк” әкиятеннән өзек)

           Алып баручы. Сәхнәгә Гөлфияне чакырам.Аның иң яраткан язучысы Роберт Миңнуллин икән. Әйдәгез, Гөлфиянең үзен тыңлыйк.

      

          Гөлфия. Татар әдәбиятында Роберт Миңнуллин әниләр турында иң күп әсәрләр язучы әдипләрнең берсе. Аның әниләр турында язган шигырьләренә көйләр дә язылган. Мин үзем җырларга яратканга аның җырлары белән кызыксынам, аларны өйрәнәм. “Әнкәмнең догалары” дигәнен сезнең игътибарга да тәкъдим итәм. (Җыр башкарыла)

 

Алып баручы. Ә менә Ризәлә Рафис Корбан китапларын яратып укый икән. Сүзне аңарга бирәм.

Ризәлә. Мин Рафис Корбан китапларын яратып укыйм. Ул иҗат юлының башыннан ук диярлек балалар шагыйре буларак таныла. Ул соңгы еллар балалар әдәбиятында уңышлы иҗат итүче шагыйрь, драматург, җыр текстлары авторы. Без бәйрәмнәрдә аның сүзләренә язылган җырларны яратып башкарабыз. Мин бүген бирегә үзем генә килмәдем. Без кызлар белән Р.Корбан сүзләренә язылган “Туган телем” дигән җыр алып килдек. (җыр башкарыла)

Балалар язучыларына багышланган  ток – шоу тәмам. Сезнең белән булдым мин – Динә. Сау булыгыз!

 

 

 

 

Hosted by uCoz