Ягез әле, кызлар!

Шәмсиева Ф.Х.

 

Залның бизәлеше: “Тормышның язы һәм чәчәге – хатын - кызлар”, “Ягез әле, кызлар!”, “Тышкы матурлык эчке матурлыкның һәм пакълекнең чагылышы булырга тиеш В.Г. Белинский”, “Кешенең бөтен нәрсәсе дә, гүзәл булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, уйлары да, күңеле дә. А.П. Чехов” дип язылган плакат – лозунглар эленеп тора.

Җиңел музыка астында алып баручы чыга.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! Без бүгенге кичәбезне гүзел һәм уңган кызларга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, кызлар!” дип атала.

Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, кул чабып, кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк. (Музыка астында сәхнәгә кызлар чыгалар. Аларның күкрәкләренә номерлар беркетелгән.)

Хәзер мин сезне кызлар белән таныштырып үтәм. (Кызлар белән берәм – берәм таныштыра.) Менә күрәсез, дуслар, сәхнәдә кызларның иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре генә.

Ә хәзер кызларыбыз хөрмәтенә Фәрит Таишевның “Алсу” дигән җырын тыңлыйк.

Менә бу өстәл артында жюри әгъзалары утыра. Жюри әгъзаларына безнең үтенеч шул – кызларның берсен дә ким – хур итмичә, дөрес бәя биреп барсыннар иде. (Жюри әгъзалары белән таныштырып үтә).

Хәзерге чорда  көн кадагы булып сәламәтлек темасы тора. Шуннан чыгып, кызларыбызга беренче бирем: сәламәтлек белән бәйле булган мәкальләр, әйтемнәр әйтергә. Кем күпмә әйтә ала? Берберегезнең әйткәннәрен икенгегез кабатламасын. Очколар саны биш балл белән бәяләнә. Иң күп әйткән кешегә биш балл куела. (Беренче бирем үтәлә.)

Сәламәтлек, саулык.

 

1. Байлык бер айлык, саулык – гомерлек.

2. Байлыкның башы – тазалык.

3. Баш сау булса, башка бүрек табылыр.

4. Баш сау булмаса, мал күзгә күренми.

5. Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк.

6. Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык.

7. Пакълек сөйгән сау булыр.

8. Саф һава – тәнгә дәва.

9. Сәламәтләк – җәүһәр, ләкин тиз югала.

10. Таза булсаң, таш та ярып була.

11. Саулыкны сатып алып булмый.

12. Авыруга алтын кровать та ярдәм итә алмый.

13. Чирне дәвалап була, куркуны – беркайчан да.

14. Бер нәрсәң булмаса да, ике нәрсәнең кадерен беләләр: яшьлекне һәм саулыкны.

15. Дөреслекне табибтан һәм адвокаттан яшерлә.

16. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

Алып баручы. Ә хәзер кызларыбызның сәләт ягын тикшереп карыйк. Сүз кызларга бирелә.

Алып баручы. Өченге бирем модага кагылышлы. Хәзерге мода бит күптөрле. Кызлар, сез хәзер бераз алгарак китеп, алдагы ел модасын тасвирлап күрсәтегез. Менә сезгә шуның өчен тукымалар. (Соңыннан һәрберегез үзегез тасвирлаган модага кыскача аңлатма бирегез. Модагызның исеме дә булырга тиеш).

Кызлар бу эштә мәшгуль булган арада мин сезгә “Мода” турында әйтеп үтәм:

Мода “кинәт” кенә, буш урында барлыкка килмәгән. Ул һәрвакыт яшәгән. Традиция – ата – бабаларыбыз барлыкка китергән һәм буыннан – буынга такшырган көнкүреш ныклыгын саклауга, тормыш рәвешен, зәвык һәм гадәтләрне кабатлауга табигый ихтыяҗларны канәгатьләндерү булса, мода да кешенең яңалыкка, үзгәрешкә табигый ихтыяҗын канәгатьләндерү ул.

Алып баручы.

Кызлар шигырь тыңлый,

Шигъриятне

Яратырлар икән шул хәтле.

Яратырлар алар Есенинны,

Яратырлар алар Зөлфәтне.

 

Онытылып шигырь тыңлаганда

Хисләр белән тула җаннары,

Бер үзләре генә белә кызлар

Йөрәкләре ничек янганын.

 

Бәйгебезнең бу өлеше шигырь юллары белән бәйле. Мин сезгә танылган шагыйрьләребезнең шигырь юлларын укырмын. Сез алаларны дәвам итәрсез. Аның исемен, авторын әйтерсез.

1. Әйдәле, маэмай, өйрән син...

Арт аягың берлә тор

Аума, аума, туп – туры тор

Төз утыр, яхшы утыр.

(Г. Тукай, “Кызыклы шәкерт”).

 

2. Җырларым, сез, шытып йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз;

Күпме булса сездә көч һәм ялкын

Шулкадәрле җирдә хаккыгыз.

(М. Җәлил. “Җырларым”).

 

3. Иртәңге таң нурыннан

Уянды ромашкалар;

Елмаеп хәл сорашып,

Күзгә күз караштылар.

(М. Җәлил. “Ромашкалар”).

 

4. Нәкъ Казан артында бардыр

бер авыл – Кырлай, диләр.

Җырлаганда көй өчен тавыклары

Җырлай, диләр.

(Г. Тукай).

 

Алып баручы.

Татар хатын – кызлары. Кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак – шук, шаян, кирәк чакта өлгер – җитез, булдыклы бит алар...

Гомер буе ашлы – сулы яшәүнең сере изге йолаларыбызның үтәлүеннән түгелме соң?

Туй, бәби ашлары – токмачлы аш, авыл мичендә пешкән икмәк, чәк – чәк, гөбәдия, кош теле, коймак.

Ә менә, токмач кисү буенча иң уңган кыз исеменә кем лаек булыр? Кызларыбыз үзләренең аш – суга өсталыкларын, булганлыкларын токмач кисеп күрсәтергә телиләр.

Кызлар ярышта, кем җиңәр?

 

Сез токмач кисү дип кенә карамагыз, хөрмәтле тамашачылар. Токмач кисүнең дә бихисап күп серләре бар бит әле. Хәер, әйдәгез, эшке керешик. Ә кызлар токмач кискән арада без җырлап торсак, аларга да, сезгә дә күңеллерәк булыр.

(Музыкаль пауза) – Сәхнәдә Вәлитова җырлый. Гөлфия Зөлфия Минһаҗеваның “Бәхетем син, бәхетем” җырын башкара.

(Токмачлар киселеп бетә. Жюри карап, бәя бирә).

Алып баручы.

Татар халкы борын – борыннан бик кунакчыл. Ул кунакларны еш җыю белән бергә, үзе дә кунакка йөрешә, аның табыны мул, ризыклары да күп төрле була. Хәзер кызларыбыз кунак өстәле хәзерләү осталыгын күрсәтерләр.

Бирем:

1) Салфетка әзерләү.

2) Пешкән йомыркадан “ромашка”.

(Әйләнә буенча юка гына итеп йомырканың агын кисәргә һәм чәчәк ясау өчен кулланырга. Уртасына сарысын куярга.)

3) Лимон белән салатны ничек бизәргә.(Лимонны түгәрәк итеп кисәргә һәм түгәрәкнең очларын төрле якка боралар.)

Кызлар жюрига поднос белән эшләрен алып баралар. Жюри балларны исәпләгәндә, Нәбиуллина Алинәнең җырлавын сорыйк.(Зөлфия Минһаҗева “Син үзең умырзая”.)

     Әйдәгез, сүзне жюрига бирик. Кызларыбызның кайсысы уңганнардан да уңганрак икән?

(Жюри рәисе сүз ала.)

 Алып баручы.

 Күзләреңнең каралыгын

Шомыртлардан алдың мәллә?

Су буенда гына , үскән

Зифа талдай синең гәүдәң.

Үкчәләрең җырын тыңлап,

Хыялларга бирелеп китәм.

Әй, син, горур татар кызы

Кем бар тагын синдәй бүтән? – дип язган бит шагыйрь дә безнең кызлар турында.

(Кызларга бүләкләр тапшырыла.)

Алып баручы. Кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез.

    Шушының белән “Ягез әле , кызлар!”бәйгесе тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.

 

 

 

 

Hosted by uCoz