Мин һәм минем гаиләм.

Укытучы: Шәмсиева Ф.Х.

 

Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар, укучылар! Без “Мин hәм минем гаиләм” дигән кичәгә җыйналдык. Аның максаты – гаиләләрнең ныклыгын сынау, аларны бер-берсе белән дуслаштыру. Без бүген шушы олы максатыбызга ирешербез дип ышанабыз. Дуслыкта көч сынала. Ягез әле, бүгенге кичәне башлап җибәрик.

Сезнең игътибарга Зиганшина Индира “Кояшлы ил”җырын башкара.

Әйе, балалар, бу сүзләр – безнең яраткан сүзләребез. Әти,әни, әби, бабай – безгә бик якын кешеләр. Алар, бишек җырларын көйли –көйли, бөтен өметләрен, хыялларын сезгә багышлаганнар. Үскәч тә, олы яшькә җиткәч тә әти -әниләрегезгә сез бала булып каласыз.

Әниләр белән беррәттән әтиләр дә сезне яраталар. Әниләрегезнең вакытлары булмаганда, алар да, сезне кулларына алып, ышанычым булыр, дип иркәләгәннәр. Ә сез үскәч, аларга бик күп эшләрдә ярдәм итәрсез, сез – аларның ышанычлы терәге.

Игътибар! Семьяда  яшь бала бар ди. Әгәр дә сезнең әти - әниләрегез эштә икән, сез баланың чүпрәкләрен ничек алмаштырырсыз.(Ике гаилә балалары курчак төрүдә ярышалар).

Менә булды, күрдек. Кадерле балалар! Шундый хәл килеп чыкты ди: әти -әниегез өйдә юк , яшь   баланың ашыйсы килә, елый. Сәт тә юк, ботка да юк. Бала елый, юатырга кирәк. Сез нишләрсез?

(Төрле җаваплар: магнитофон кабызам, тирбәтәм, үчти – үчти сикертәм.

Дөрес җавап: электән үк сыналып килгән, ипи йомшагын марляга төреп, суырырга бирәм, дигән дөрес җавапны әйтәләр.)

Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуларның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез җавабын уйлагыз.

“Кайвакыт корыч кебек каты,

Кайчагында баллы, татлы.

Ә кайчакта әремнән дә әче.

Кайвакыт кылыч кебек үткен дә,

Елан кебек чага белә ул”

(“Тел”)

“Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел”,- ди халык. Ә хәзер, балалар hәм олылар, бер – берегезгә нинди назлы, матур сүзләр әйтәбез икән, искә төшереп, ярышып китик әле.

(Әти - әниләр hәм балалар, чиратлашып, сүзләр әйтәләр. Ярышка нәтиҗә ясала: иң соңыннан әйтеп калганы җиңүче була.)

Матур сүзләр әйтешеп кенә яшисез икән. Ә менә балалар белән әниләр бер- берләрен яхшы беләләрме икән? Тормыштагы төрле кыен хәлләрдән сез ничек чыгасыз икән?

Әти - әни hәм балалар! Сезгә төрле педагогик ситуация бирелә.Һәр сорауга 1 әни һәм 1бала кәгазьгә язып җавап бирәләр.(Җаваплары туры килсә, яхшы дигән нәтиҗә чыгарыла. Язганда әни белән бала бер – берсенә күрсәтергә тиеш түгел).

1нче гаиләгә.

1нче очрак. Бала өч көн дәресләргә бармаган. Әни нишләр?

Җаваплар: 1.Каеш алам.

2.Үзем аның белән дәресләргә йөрим.

3.Әйбәтләп сөйләшер идем.

2нче гаиләгә.

2нче очрак. Балаң “2”легә укый башласа, нишләрсең?

Җаваплар укыла: 1.Репетитор яллыйм.

2.Ачуланыр идем.

3.Дәресләрен үзем әзерли башлар идем.

 

1нче гаиләгә.

3нче очрак. Әниеңнең туган көненә нәрсә бүләк итәр идең?

Җавплар:1. Үзем эшләгән әйбер (кулъяулык,ваза, һ.б.)

2.Чәчәкләр.

3.Ислемай.

2нче гаиләгә.

4нче очрак. Син ничек уйлыйсың? Әтиең синең турында кайгыртып торамы? Иптәшегез балагыз турында кайгыртып торамы?

Җаваплар: 1.Уйлый, ахрысы.

2. Минем (аның) барлыгымны (барлыгын) белми.

3.Гел кайгыртып, киңәшләр биреп тора.

Ә хәзер һәр гаилә сезгә үзенең осталыгын  күрсәтер.

Ә хәзер – гыйлем дөньясына сәяхәт итәбез. Хәзер сезнең җитезлекне генә сынап калмыйбыз, ә бәлки белемегезне, тапкырлыгыгызны да сынарбыз. Әниләр мәктәп елларын искә төшерерләр, ә балалар мәктәптә бүген ала торган белемнәрен сынап карарлар. Ягез, карыйк әле, кемнәр зирәк, өлгер икән.

Буталган хат укыйбыз. Кайсы гаилә алдан укый. (Балаларыбызны намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән итеп үстерик!)

1минутка кем күбрәк яза? Сүзләрне үзгәртеп яңа сүзләр төзү.

Чокыр-                                                                     теләк-

Салма-                                                                      кура-

Карта-                                                                       каба-

Лапас-                                                                       әлки-

Ашлык-                                                                     кар-

 

Сораулар. Шарты: сорау укыла, ике вариантта  җавап әйтелә, берсе дөрес, берсе ялгыш. Кайсы дөрес булса, шул санны күтәрәсез.

1.Нинди туфрак тизрәк кибә - кабык белән капланганымы, көпшәгеме?

1) Көпшәге.

2) Кабык белән капланганы.

2.Читлектә үстерелгән куян беренче чабуда ук ник үлә?

1) Йөрәк эшчәнлегеннән.

2) Куркудан.

3. Пычак, кашык һәм чәнечкедән балык исе килмәсен өчен аны нәрсә белән сөртәләр?

1) Май.

2) Тоз.

4. Бәрәңге яки башка яшелчә тиз пешсен өчен нәрсә эшләргә?

1) Утны арттырырга.

2) Кәстрүлгә бераз май салырга.

Балаларга бирем. Әгәр сезнең әти - әниегез эштә булса, аларга эштән кайткан вакытларына бәрәңге кыздырырга уйладыгыз,-ди. Ягез әле, кайсыгыз бу эшне тизрәк башкарыр? Бирем: бәрәңге әрчеп, турарга.

Шулай итеп, гаилә бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең ярышлар тәмамланды. Сүзне жюрига бирәбез. Жюри йомгак ясый.

 

Менә без бүген гаиләләрнең никадәр бердәм, көчле, нык икәнен күрдек. Мондый гаиләләрдә балаларны тәрбияләү чын-чынлап үрнәк төстә бара да.

Сәхнәдә Рәмис Нигъмәтҗанов “Җиләкле җәй” җырын башкара.

Котлау.

 

Hosted by uCoz