Акъегет урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Музаффарова Резеда Фәргатовнаның табигать белеме һәм уку фәннәре буенча интеграцияләнгән дәрес эшкәртмәсе.

 

 

Тема: Үсемлекләр язын; Т. Әйди “Шифалы су”.

 

Максат:

1.      Иртә язда чәчәк атучы үсемлекләр, аларга үсү өчен кирәкле булган шартлар белән танышу.

2.      Т. Әйдинең “Шифалы су” хикәясенең 1-3 нче бүлекләре белән танышу, сәнгатьле укуны, бәйләнешле сөйләмне ныгыту.

3.      Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Үсемлек рәсемнәре, кроссворд, тиен, кәрзин рәсемнәре.

 

Дәрес барышы:

-Исәнмесез, укучылар! Барыбыз да тынычландык. Башта матур гына кызлар утыра, ә аннары малайлар. Укучылар, карагыз әле. Безнең бүгенге дәрескә күпме кунаклар килгән. Кунакларга тагын бер тапкыр карап алабыз да, игътибарны бирегә юнәлтәбез.

- Бүген безнең гади дәрес түгел. Без бер дәрестә табигать белеме дә, уку да уздырачакбыз. Һәм язын үсемлек ләр тормышы белән танышырбыз.

- Барыбыз да тактага игътибар итик әле. Биредә сез нәрсәләр күрәсез? (тактада үлән рәсемнәре)

- Сез бу үләннәрне таныйсызмы? (үги ана яфрагы, ландыш, имәнлек җиләге, тузганак)

- Бу үләннәрне елның кайсы вакытында күрергә мөмкин? (яз көне)

- Кояш югарырак күтәрелеп, үзенең нурларын җир өстенә күбрәк сибә башлагач, кыш буе тирән йокыда булган табигать уяна башлый. Кардан арчылган  урыннарда туфрак җылына һәм үсемлек тамырларына туклыклы матдәләр килеп, үсемлекне уяталар.

- Менә бу үсемлекләрнең тамырларына игътибар итегез әле. Тамырлар нинди, охшашлык бармы? (алар юанаеп тора, чөнки туклыклы матдәләр җыелган)

- Кояш җылысы һәм туклыклы матдәләр ярдәме белән, табигатьне матурлап, беренче чәчәкләр пәйда була. Беренче булып умырзая чәчәк ата. Шушы чәчәк турында безгә Лилия Ә. Бикчәнтәеваның “Умырзая” шигырен сөйләп күрсәтер.

- Ә безнең якларда беренче язгы чәчәкләрдән - үги ана яфрагы санала. Аның әле яфраклары күренми, ә яр буйларын инде сап-сары чәчәкләр каплап ала.

  Иртә яздан чәчәк атучы шушы үсемлекләр, үзләренең матурлыклары белән безне куандыралар. Безнең илебездә иртә чәчәк атучы күп кенә үсемлекләрне өзү тыелган, ә аларның кайберләре хәтта “ Кызыл китап”ка да кертелгән. Шуларның берсе ландыш - икенче төрле энҗе чәчәк дип атала. Гөлшатның энҗе чәчәк турында шигыре бар.

Язгы кояш үләннәрне генә түгел. ә агачларны да уята. Агач һәм куакларның тамырларында җәй, көз буе җыелып килгән туклыклы маидәләр, көннәр җылынгач. Су белән бергә кәүсә һәм ботаклар буенча бөрегә килә. Кайчагында язын кешеләр. Агачларда киртләр ясап, татлы суын - согын агызып алалар, ә агачның җәрәхәтен ачык киләш калдыралар. Бу хәлдән соң агач корый, чөнки яфраклар яру өчен кирәкле сок агып беткән була.

Әгәр дә безгә яз көне җәрәхәтләнгән агач очрый икән, без аның ярасын балчык яки пластилин белән сылап куярга тиеш. Шулай игътибарлы булганда гына, без табигатебезнең матурлыгын саклап кала алабыз.

Әйдәгез әле, хәзер менә шушы кроссвордны чишеп алыйк. Мин сезгә чәчәк рәсемнәрен күрсәтәм, ә сез кул күтәреп. Аларның исемнәрен әйтерсез.

 

 

т

у

з

г

а

н

а

к

 

 

 

м

ә

к

 

 

 

к

ы

ң

г

ы

р

 

 

 

р

о

м

а

ш

к

а

 

р

о

з

а

 

 

 

л

а

н

д

ы

ш

 

к

а

з

а

я

к

 

 

-Өстән аска таба килеп чыккан сүзне укып карыйк, - умырзая - беренче язгы чәчәк исеме килеп чыкты.

-Ә хәзер без сезнең белән Т. Әйдинең “ Шифалы су” хикәясен укырбыз. Хикәяне укый башлаганчы, безгә очраячак кайбер аңлашылмаган сүзләр белән танышып үтик. (тактага плакат эленә)

 

Болдыр

Ябалдаш

Бөгәлҗәлек

Фетнә

 

-1 нче бүлекне укыганчы, мин сезгә бер сорау бирәм. Бу бүлектә нинди яз билгеләре сурәтләнгән, шуңа игътибарлы булыгыз.

 

1 нче бүлеккә сораулар.

1. Яз билгеләрен әйтегез.

2. Малайлар нинди авылдан?

3. Алар кая барганнар, бу нинди урман?

4. Малайлар урманга ни өчен килгәннәр?

5. Урманның матурлыгын сурәтләгән урыннарны табып укыгыз.

 

- Әйдәгез, азрак ял итеп алабыз. Барыбыз да бастык. Кулларны югары күтәрдек...

 

Физминутка.

Җил исә, исә, исә...

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына...

Ә агачлар үсә, үсә.

( 2 тапкыр)

 

Тыныч кына утырдык, укуны дәвам итәбез.

 

2 нче бүлеккә сораулар.

 

1. Малайлар урманга нәрсәгә килгәннәр әле?

2. Ә алар нәрсә эшләделәр?

3. Аларны бу эшкә кем этәрде?

4. Сезнеңчә ничек, алар дөрес эшләгәннәрме?

5. Алар үзләренең ялгыш эшләгәннәрен беләләрме соң?

(табып укыгыз)

6. Алар каен суын нишләделәр?

7. Ә шул балалар урынында сез булсагыз, нишләр идегез?

 

3 нче бүлеккә сораулар.

 

1. Малайларны бу эшләреннән кем туктата?

2. Ул балаларны ничек дип атый?

3. Шакир абзый ниләр турында сөйли? (укып күрсәтегез).

4. Нилектән урман авылдан ерагайган?

5. Малайлар ялгышларын аңлаганнармы?

 

-Малайларның соңыннан нинди эш башкарулары турында без икенче дәрестә танышырбыз.

-Карагыз әле, кара... Безгә соңга калып кына бер кунак килә түгелме соң? Кем икән бу, укучылар. Таныйсызмы? Тиен шундый ашыккан, хәтта кәрзинендәге чикләвекләре дә түгелеп киткән.

-Әйдәгез аңа чикләвекләрен җыярга булышыйк. Тик ул чикләвекләр гади түгел, аларның артындагы биремне үтәсәң генә кәрзингә салып була.( һәр укучы берәр чикләвек алып, биремне укый һәм үти, аннары кәрзингә сала бара)

 

Биремнәр.

 

  1. Яз көне иң беренче булып чәчәк атучы үсемлекне әйт?
  2. Үсемлекләр чәчәк атсын өчен, җылылык һәм туклыклы матдәләр кирәк. Дөресме?
  3. Яз көне, җәрәхәтләнгән агачны күрсәң, нишләрсең?
  4. Бездә беренче булып, нинди үсемлек чәчәк ата?
  5. Ландышның икенче төрле исеме.
  6. Иртә язда чәчәк атучы үсемлекләрнең тамырлары ни өчен юан була?
  7. Без бүген нинди хикәя укыдык?

 

Өй эше

Табигать белеме: 98-103 битләр. Укырга, рәсемнәрен карарга.

Уку: 115-117 битләр. Эчтәлеген сөйләргә.

 

 

 

 

Hosted by uCoz