“Кәләш эзлим!”

 

Өстәл артында бер егет утыра. Алдында ноутбук.

Егет: Кара – кара, монда шәп бер программа бар. Үзеңә кирәк кешене монда чакыртып була. Иң – иң чибәр кәләш! Исемлеген генә күр, нинди зур!  Миңа да өйләнергә вакыт җитте. Чакырам! (Клавиатурага баса).

(Җырчы җырлый. Ул вакытта егет сигарета тарта).

Егет: Син миңа бик ошадың, мин сиңа йөрәгемне тәкъдим итәм.

Кыз: Ә мин бу тәкъдимеңне кабул итмим. Син бит тартасың.

Егет: Тартсам, иң кыйммәтлесен.

Кыз: Кыйммәтлесен тартсаң да, тагын 15 – 20 елдан үпкә чиреннән үләрсең. Сау бул! Тартуыңны ташла!

Егет: Бу кызны чакырып ялгыштым, Шәһеризаданы чакырыйм әле.

(Шәһеризада бии. Шул вакытта егет комсызланып ашый).

Егет: Чибәрем, сөекле Шәһеризада, мин сиңа йөрәгемне тәкъдим итәм. Миңа тормыш иптәше бул, сөеклем!

Шәһеризада: Юк, мин синең тәкъдимне кабул итмим. Син бирән кебек ашыйсың, корсагың тау кадәр!

Егет: Мин бай, бай!!! Шуңа күрә иң тәмле ризыкларны ашыйм. Күп ашыйм. Яхшы кеше таза була, зур була!

Шәһеризада: Эх син кияү, диета тотарга кирәк, гимнастика белән шөгыльлән, сау бул!

Егет: Бу ни хәл бу?! Бу ни хәл! Шәп кияү бит мин, Таңсылуны чакырам! Ул бик шатланып минем кәләш булыр.

Таңсылу: Син мине нигә чакырдың?

Егет: Сөеклем, Таңсылу! Мин бик зур отышка ия булдым. Байлыгым иксез – чиксез. Балда – майда йөзәрсең, бул син минем кәләшем. Диванда кырын ятып телевизор карарбыз. Тәм – томнар ашарбыз! Бер эш тә эшләмәбез!

Таңсылу: “Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел”.

Белдеңме, кияү! Кеше актив тормыш рәвешен алып барырга тиеш. Шул чак кына аның җаны да, тәне дә сәламәт була! Моны исеңдә тот. Хуш!

Егет: Ах, миннән көлгән булалар. Мин ярамыйм, янәсе. Гимнастика, сәламәт яшәү рәвеше, актив тормыш. (Йөренә). Эшкә бирсәң чын күңел, имеш... Кирәкми берсе дә! (Клавиатурага суга, шул чак бер сылу кыз пәйда була, заманча киенгән).

Егет: Син кем?

Убырлы: Бу мин, Убырлы!

Егет: Убырлы?

Убырлы: Убырлы.

Егет: Убырлы ул, кызкаем, беләсең килсә, себеркегә атланып йөри, алама – шалама киенә.

Убырлы: Ә мин үзгәрдем: спорт белән шөгыльләнәм, яшелчә,  җиләк – җимеш белән тукланам, фитнес клубына йөрим. Шуңа күрә дә 300 елга яшәрдем.

Егет: Убыркаем, ярдәм итче, миңа кызлар карамый!

Убырлы: Киңәшемне тотарсыңмы? Мин өйрәткәннәрне үтәрсеңме?

Егет: Үтәрмен.

Убырлы: Тыңла алайса. Сез дә тыңлагыз! Кызларга ошыйм дисәң, чибәр, сәламәт буласың килсә:

Тәмәке тартма, спиртлы эчемлекләр кулланма, спорт белән дус бул, кирәгеннән артык ашама, рационыңа витаминлы ризыклар керт. Хәрәкәттә бәрәкәт икәнлеген онытма!

 

 

                  

 

Hosted by uCoz