Web – биттә исемлекләр куллану.

Кайбер очракларда Web – биттә бик төгәл һәм ачык структуралы мәгълүмат урнаштырырга кирәк була. Бу очракта таблицалар һәм исемлекләр куллану уңайлы.

Тамгалы һәм нумерланган исемлекләр куллану.

Әйтик, сезгә берәр җирдә эшләүчеләрнең иерархик исемлеген төзергә кирәк булса, текстны абзацларга гына бүлү җитмәс, мөгаен. Бәхеткә каршы, HTML элементлары арасында иерархик структуралар формалаштырырга мөмкинлек бирүче махсус теглар бар, аларның исеме дә - исемлекләр.

Исемлекләр өч төрле булалар:

·                   Тамгалы исемлекләр;

·                   Нумерланган исемлекләр;

·                   Билгеләмә исемлекләре.

Аларның һәрберсе махсус тег ярәмендә күрсәтелә.

Тамгалы исемлек элементлары исемлеккә махсус символлар (тамгалар) өстиләр. Моннан тыш, исемлек юллары юл башыннан автомат рәвештә берникадәр ераклыкка күчереләләр.

Исемлекнең башы һәм ахыры
һәм
теглары белән билгеләнәләр. Бу теглар арасындагы барлык язмалар юл башыннан авыштырылалар. Исемлек юллары тамгаларының урынын күрсәтү өчен исемлек элементы тегы
кулланыла. Шушы ук тег нумерланган исемлек элементларын күрсәткәндә дә файдаланыла. Түбәндә тамгалы исемлек теглары язылган код фрагменты язылган:

Тамгалы исемлекнең беренче элементы

Тамгалы исемлекнең икенче элементы

Тамгалы исемлекнең өченче элементы

Исемлек ахырындагы
тегын кую мәҗбүри, югыйсә барлык калган текст юл башыннан эчкәрәк авыштырылып биреләчәк. Ябучы
тегын куймаска мөмкин. (Кайбер очракларда куелмаска да яраган тегны куймасаң, көтелмәгән хикмәтле нәтиҗәләргә ирешеп була : )))

Бер киңәш: әгәр сез берәр абзацны уңга авыштырып күрсәтергә теләсәгез, аны
һәм
теглары арасына урнаштырыгыз, әмма исемлек элементларын тамгаламагыз, ягъни
тегы кирәкми. Нәтиҗәдә авышкан, әмма тамгаларсыз абзац барлыкка киләчәк.

Исемлек тегы
параметры TYPE турында берничә сүз. Бу параметр тамганың формасын ачыклый. Түбәндә аның мөмкин булган кыйммәтләре бирелгән.

TYPE параметры кыйммәтләре.

Кыйммәте

Аңлатмасы

SQUARE

Тамгалар квадратлар рәвешендә

DISC

Тамгалар буялган түгәрәкләр рәвешендә

CIRCLE

Тамгалар буялмаган түгәрәкләр рәвешендә

Web – биткә урнаштырылырга тиешле мәгълүмат элементларының номерлары бар икән, сез нумерлы исемлек төзи аласыз. Аның элементлары тамгалы исемлек кебек үк биреләләр, ләкин һәр элемент тамга урынына номер ала.

Нумерлы исемлек төзү өчен

тег – контейнеры кулланыла. Түбәндә нумерлы исемлек мисалы китерелгән.

Нумерлы исемлекнең беренче элементы

Нумерлы исемлекнең икенче элементы

Нумерлы исемлекнең өченче элементы

Тамгалы исемлек өчен тамга типларын сайлап булган кебек, TYPE параметрын кулланып, нумерлау типларын биреп була: гарәп, рим цифрлары яки латин алфавиты хәрефләре.

Бу параметрны язу мисалы:

Түбәндә TYPE параметрының мөмкин булган кыйммәтләре күрсәтелгән.

Кыйммәте

Искәрмәләр

А

Исемлек элементларын билгеләү өчен баш латин хәрефләре кулланыла. Элементлар нумерациясе алфавит тәртибендә бара. Алфавитның соңгы хәрефенә җиткәч нумерлауны дәвам итү өчен икенче хәреф өстәлә һ.б.

а

Элементлар кечкенә латин хәрефләре белән билгеләнәләр.

I

Исемлек элементлары зур рим цифрлары белән билгеләнәләр.(алар баш хәрефләрдән ясалалар)

i

Нумерлау өчен кечкенә рим цифрлары кулланылалар (алар кечкенә хәрефләрдән ясалалар

1

Исемлек элементлары гарәп цифрлары ярдәмендә нумерланалар, бу кыйммәт нумерлау тибы күрсәтелмәгәндә дә кулланыла (по умолчанию)

Кайбер очракларда исемлек элементларының башлангыч номерын бирергә кирәк була. Моны START параметры ярдәмендә эшлиләр. Түбәндә исемлекне зур рим цифрлары белән 5 тән башлап нумерлауның HTML – коды бирелгән.

исемлек элементлары ...

Нумерлау тәртибен үзгәртүнең тагын бер ысулы -
тегының VALUE параметрын куллану. Бу параметрның кыйммәте булып элементка бирелергә тиешле номер тора. Параметрны куллануга мисал:

Түбәндә төрлечә нумерланган исемлекләргә мисал:

Билгеләмә исемлекләрне
һәм
теглары белән бирәләр. Термин язуын

, ә билгеләмәсен

теглары белән билгелиләр. Билгеләмә исемлек язуга бер мисал:

<Н4> Билгеләмә исемлек мисалы </Н4>

<DТ>Шүрлек</DТ>

Мебель предметы

<DТ>Самолет</DТ>

Очучы транспорт төре

<DТ>Ромашка</DТ>

Матур чәчәк

<DТ>Чыршы</DТ>

Ылыслы агач

<DТ>Болыт</DТ>

Атмосферадагы су пары

Сездә исемлекнең структурасын тагын да катлауландырыбрак җибәрергә теләк уянырга мөмкин. Мәсәлән, нумерланган исемлек эченә тамгалы исемлек “кыстырырга” телисез, ди. Бу очракта сез берсе эченә икенчесе урнаштырылган исемлек – исемлектәге исемлекләрдән файдалана аласыз. Шундый структураның  язылышына бер мисал белән танышып китик:

Төп исемлекнең беренче элементы.

Төп исемлекнең икенче элементы.

Исемлектәге исемлекнең беренче элементы.

Исемлектәге исемлекнең икенче элементы.

Төп исемлекнең өченче элементы.

Хәзергә җитеп торсын, киләчәк язма таблицалар белән эшкә багышланыр.

Hosted by uCoz