Акъегет урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы  Тимершина И. И.

 

ТАТАР ТЕЛЕ (4кл).

 

Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Максат: укучыларның исемнәрне килеш белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү, урын-вакыт килешендәге исемнәр турындагы белемнәрен тирәнәйтү, аларны җөмләләрдән табарга өйрәтү, фикерләү сәләтен, игътибар, хәтәр, логик фикерләү һәм иҗади сәләтен үстерү, туган телгә мәхәббәт, белем алуга омтылыш, чисталык-пөхтәлек тәрбияләү.

Җиһазлау: карточкалар, рәсемнәр, курчак Маруся, туп.

 

Дәреснең барышы

 

1. Дәресне оештыру.

- Укучылар, сез туган телегезне яратасызмы? Матурмы безнең телебез? Тәмлеме? Нинди тәмле сүзләр беләсез? Ул сүзләрне сезгә кемнәр әйтә? Ә үзегез кемнәргә әйтәсез?

  Бүген бездә кунакта Маруся. Ул күрше чуаш авылыннан. Аның бик тә татарча өйрәнәсе килә икән. Бездән татар теле серләрен өйрәнергә килгән. Ярдәм итәрбезме?

2. Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар, мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз:

 

Шундый сүз бу: укып була

Уңайга да, кирегә дә

Синең өчен әзер тора

Янган утка керергә дә.

                            (Ана)

 

Кайдан башлап укысаң да

Укучының төп эше.

Мең дә берне белә, диләр,

Аның белән дус кеше.

                            ( Уку)

 

Кайсы яктан укысаң да

Берни белмәс.

Белер-белмәс сөйләсә дә

Сүзен бирмәс.

                            (Надан)

 

Ул чибәр булса, үзең дә чибәр,

Йөзең дә чибәр.

Нәрсә булыр бу, йә,

Әйтеп җибәр.

                            ( Тел)

 

Җаваплар тактада: ана, уку, надан, тел

 

- Игътибар белән карагыз, бу сүзләрнең кайсысы артык дип уйлыйсыз?

 

Надан - мәгънә ягыннан караганда һәм юлдан – юлга күчереп була.

 

Тел - ул бер иҗекле сүз һәм кирегә укып булмый.

- Дәфтәрләрне ачыйк. Бүген матур язудан нинди хәрефләр язарбыз икән? (Баш һәм юл т хәрефләре)  Ни өчен Тукай сүзен баш хәрефтән, ә татар дигән сүзне юл хәрефеннән язабыз? (Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр)

 

 

3.Яңа материал өстендә эш.

 

Тактада буталган килешләр, килеш сораулары, 4 исем. Балалар тактага чыгып тиешле тәртиптә урнаштыралар һәм 4 исемне төрләндерәләр.

 

- Нинди кушымчалар ялганды? Ни өчен? Нинди орфограммалар барлыкка килде?

Нәтиҗә ясала, кагыйдә белән чагыштырыла.

4. Физкультминут. (Туп белән) Укытучы баш килештә исемнәр әйтә, укучылар урын – вакыт килешендә яки укытучы сораган килештә җавап бирәләр.

 

5. Алган белемнәрне ныгыту.

 

160 нчы күнегүне эшлиләр.

 

- Укучылар, Маруся хикәя язган. Бездән хаталарын төзәтүне сорый.

 

          Тышта яаңа кар яуды. Салкын кыш җите. Балалар тауга чыктылар. Рәшитә чаңгы, ә Давыта чана. Урамда бик күнелле.

 

Балалар хаталарын төзәтәләр, урын-вакыт килешендәге исемнәрнең асларына сызалар. Күмәк рәвештә тикшерәләр, кагыйдәләрне әйтәләр.

 

 

6. Дәресне йомгаклау.

 

- Дәрестә актив булдыгызмы? Үзегез турында нәрсә әйтә аласыз? Канәгатьме сез үз-үзегездән?

 

Билгеләр кую.

 

 

7. Өйгә эш.

 163 нче күнегү.

Hosted by uCoz