ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘ
ДӨНЬЯ
2 нче
класс.
Акъегет
урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Тимершина И.И. ның
дәрес эшкәртмәсе.
Тема: Чыршы
кем белән дус?
Максат: чыршы
агачы, аның үзенчәлекләре, әһәмияте,
чыршы ьәм наратны ылыслары һәм күркәләре
буенча аеру, Яңа ел бәйрәме традицияләре, бәйрәмнең
урман табигатенә тискәре нәтиҗәләре белән
таныштыру, балаларда табигатькә мәхәббәт ьәм сакчыл
караш тәрбияләү.
Җиһазлау:
ясалма чыршы , табышмак җаваплары беркетелгән
чыршы уенчыклары, чыршы һәм нарат ботаклары белән күркәләре
, таблицалар, нарат һәм чыршы рәсемнәре, Җәүдәт
Дәрзаман шигырьләре.
Дәреснең
барышы.
1. Дәресне
оештыру.
2. Укучылар,
тыңлагыз, табышмак әйтәм:
Җәй
дә яшел, көз дә яшел.
Кыш та
яшел шулай ук
Энәләре
күп булса да,
Җебе
аның бер дә юк.
Нәрсә икән бу балалар? Дөрес, чыршы. Ә сез
чыршыны таныйсызмы? Ягез әле, бу ботаклар нинди агачныкы? ( Балалар агач
исеме янына ботакларны дөрес итеп куялар) Димәк, чыршының
ылыслары нинди? Ә наратның? Ә хәзер бу күркәләрне
дөрес итеп куйыйк. ( Күркәләрне дөрес итеп
ботакларга эләләр.)
Без бүген
сезнең белән чыршы турында сөйләшербез һәм менә шушы сорауларга
жаваплар табарбыз. Ә сезгә ярдәмгә уку , җыр,
хезмәт, рус теле һ. б. дәресләрдә
алган белемнәрегез ярдәмгә килер. (Укучылар җавап бирәләр,
ә укытучы аларның җавапларын тулыландыра)
1 сорау. Нинди агачның тавышы иң
яңгыравыклы ьәм моңлы? Ни өчен?
Чыршы
агачыннан ясалган скрипкалар инде 300 елдан
артык үзенең тавышы белән безне сокландыра. Чөнки аның
җепселләре тигез урнашканнар.
2 сорау.
Ни өчен чыршы күп кар явудан курыкмый?
Чөнки
аның ботаклары бик сыгылмалы. Кар ботакларына яткан саен ботаклар кәүсәгә
таба иеләләр һәм өстендәге кар шуып төшә, ә
ботак яңадан үз урынына күтәрелә.
3 сорау.
Көчле давыл чыршыны сындырмый, ә тамыры белән
аудара. Ни өчен дип уйлыйсыз?
Чыршының
тамыры җир өстенә якын урнашкан , шуңа күрә
дә көчле җил вакытында тамыр агачны тотып тора алмый.
4 сорау.
Ни өчен чыршы урманнарына яз «соң килә» диләр?
Чыршы ботагы астындагы карларга кояш нурлары төшеп җитә алмыйлар.
Шунлыктан кар акрын эри. Ачык урыннарда кар бетә,ә чыршылар
арасында әле кар ята.
5 сорау.
Чыршының яшен ничек беләләр?
Чыршы үсентесе
3-4 елдан соң гына ботаклар җыелмасы ясый башлый. Шул җыелмаларны
саныйсың да ьәм тагын 3-4 елны өстисең һәм чыршының яше килеп чыга.
6 сорау.
Ни өчен чыршыны юмарт агач дип йөртәләр?
7 сорау.
Чыршы ылысларын коямы?
Коя. 7-9
елга бер ылыслар коела. Чиратлап коелалар. Шунлыктан без аларны искәрмибез.
8 сорау. Ни өчен галимнәр чыршының
сере очында, диләр? Әгәр чыршы агачының очы сынса, ул
гомер буена гарип кала. Кәүсә башка үсми. Алдан үсеп
чыккан ботаклар гына җәелеп үсеп китә.Менә без
сезнең белән никадәр сорауга җаваплар таптык. Ә хәзер
уйнап алыйк. “Чыршыны
бизибез” уены. ( Укытучы табышмаклар әйтә,
ә укучылар дөрес җавапны табып , җавап карточкасына бәйләнгән
уенчыкларны чыршыга элә баралар.).
1. Нәрсә тамыры белән өскә
карап үсә?
(Боз сөнгесе).
2. Утта янмый, Суда батмый.
(Боз.)
3. Ак ашъяулык таптык, Җир өстенә яптык.
(Кар.)
4. Кырда йөгерә - ат түгел, Иректә оча - кош түгел.
(Буран)
5. Шаян карт борыннан тарта, өйгә керергә куша.
(Суык)
6.
Аяксыз, кулсыз капка ача.
(Җил.)
Карагыз әле, нинди купшы, нинди матур безнең чыршыбыз. Нинди бәйрәм
алып килә соң ул безгә? (Яңа ел бәйрәме.)
Россия патшасы Петр I 1700
нче елда указ чыгара. Шуннан бирле һәр
ел саен Яңа елны бәйрәм итә башлыйлар. Сез дә аны
түземсезлек белән көтеп аласыз. Сезнең нинди җыр
җырлыйсыгыз килеп китте? (Укучылар җырлыйлар.) Күнелле булып
китте, ләкин...Мин сезгә Җ. Дәрзаманньтң « Чыршы
сүзе» дигән шигырен укыйм. Безнең чыршы бу сүзләрне
әйтерме икән? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Укытучы шигырьне
укый.)
Сез Яңа ел каршылыйсыз,
Сезнең өчен яңа ул.
Ылысларда шәмнәр булып
Минем гомер яңа ул.
Шулай минем йөрәк яна
Яңа елга кергәндә,
Балта - пычкы тотып килгән
Кешеләрне күргәндә.
Сезгә бәйрәм. Әйлән - бәйлән
Уйныйсыз да көләсез.
Ә бит юкса, кисү белән,
Үлүемне беләсез.
Бу соравым - әйләнәмдә
Җырлап йөргән җырчыга.
Сезнең Чыршы бәйрәмегез
Бәйрәм микән чыршыга?
Пауза. Сорау кабатлана.
Әйе шул укучылар, һәр кеше чыршы бизәргә уйласа , бик күп чыршы кирәк булыр
иде. Казан кебек миллионлы шәьәрдә 250-300 мең чыршы агачы
киселер иде. Бу бик зур чыршы урманы дигән сүз. Табигатебезгә
зур зыян килер иде. Күп галимнәрне
бу бик борчый, ясалма чыршылар уйлап табалар, күрәсезме, алар да
нинди матур булалар. Ә инде чын чыршы белән каршы алырга теләсәгез,
галимнәр тагын бер нәрсә уйлап тапканнар. Без сезнең
белән чыршы тамыры нинди була, ни өчен давылларда сынмыйча ава
дидек? Дөрес, җир өстенә якын һәм ул аска түгел, ә як-якка китеп
үсә дидек. Шуңа күрә уртача зурлыктагы чыршыны
сак кына тамыры белән йолкып алып тар ящикларга утырталар, су сибәләр
һәм бүлмәгә куялар. Бәйрәм үткәч
бакчага чыгарып куялар. Яз көне дә җәй көне дә
шунда утыра, җәй көннәрендә су сибәләр,
ул үлми. Икенче бәйрәмдә яңадан ящигы белән
өйгә кертеп бизиләр һәм
шулай дәвам итә.
Менә никадәр яңалык белдек без сезнең белән.
Безнең әле чыршы турында сынамышлар белән дә танышып
китик.
1. Әгәр чыршы ботакларын аска төшерсә - яңгыр
көт, өскә күтәрсә - аяз
булачак.
2. Чыршының күркәләре аскы
ботакларында үссә - салкынннар кыш башында була, әгәр күркәләр
биектә үссә - салкыннар кыш азагында булачак.
3. Чыршы күркәләре ачылса - җылы
кояшлы һава торышы булачак.
Дәресне йомгаклау.