Геометриядән яңа дәрес

 материалын өйрәнү.

 

(Укытучы Нигъмәтуллина Л.И.)

 

 

Яңа өйрәнелергә тиешле материал белән укучылар, кагыйдә буларак, яңа дәрес материалын укытучы дәрестә аңлаткан вакытта очрашалар. Ә инде укучыларның белемнәре, белем сыйфаты укытучының яңа дәрес материалын аңлатуны ничек оештыруына бәйле.

Погорелов авторлыгындагы “7 – 11 Геометриясе” дәреслегендә күп кенә параграфлар билгеләмәләр яки теоремалардан башлана. Шунлыктан дәреснең кереш өлешен оештыруны: яңа үтеләчәк теманы үткәне белән бәйләүне, проблемалы ситуация тудыруны, укучыларны кызыксындырырлык материал табуны алдан бик уйлап хәзерләргә кирәк.

Параллелограмм темасын үткәндә яңа дәрес темасын дәреслектәге билгеләмәне бирү һәм билгеләмәдән чыгып параллелограмм төшенчәсен аңлату белән башларга мөмкин.

Яңа дәрес темасын өйрәнүне проблемалы ситуация тудырудан башлау отышлы була. Моның өчен укучыларга түбәндәге таблица күрсәтелә һәм сорау куела: “Бу дүртпочмаклар нинди билгеләре буенча ике төркемгә бүленгән?”

 

 

 

- Параллелограммнарга билгеләмә биреп карагыз әле. Нәрсә ул параллелограмм? Ул фигура нинди үзлекләргә ия?

“Турыпочмаклык” темасын өйрәнүне дә дәреслектәгечә түгел, болай башларга була.

Укучыларга берәр турыпочмаклык таратыла. “Бу нинди геометрик фигура?” дигән сорау куела. Бу сорауга җавап алганнан соң аның якларының үзлекләре, почмаклары тикшерелә. Укучылар “Барлык почмаклары да туры булган параллелограмм турыпочмаклык дип атала”,- дигән нәтиҗәгә киләләр. Диагональләрен сызып һәм тикшереп, 6.4 теоремасына киләләр.

Яңа дәрес темасын өйрәнүне түбәндәгечә оештырып була.

Класска бирем бирелә:

1.     Барлык почмаклары да туры булган параллелограмм төзегез.

2.     Бу дүртпочмак ничек дип атала? Димәк, аңа нинди билгеләмә биреп була?

3.     Аның ничә диагонале бар? Нинди үзлеккә ия? Теләсә нинди параллелограммның диагональләре тигезме?

Яңа дәрес темасын өйрәнүне төрлечә башларга кирәк тә дер, мөгаен. Мәсәлән, трапециягә багышланган дәресне болай башлыйсың: “Бүгенге дәреснең темасы “Трапеция”. Бу сүзне моңа кадәр ишеткәнегез бар идеме? Ул нәрсәне аңлатканны беләсезме? Бүген без сезнең белән трапеция дип аталган геометрик фигура белән танышырбыз һәм аның үзлекләрен өйрәнербез”. Аннан трапеция сызымы өстендә эш башлана.

1.     Трапецияне дүртпочмак дип әйтү дөрес булырмы?

2.     Аның яклары нинди үзлеккә ия?

3.     Трапециягә билгеләмә бирегез.

Кайбер очракларда дәресне чишеп булмастай проблема белән башлап җибәрү дә бик отышлы була, минемчә.

IX класста “Косинуслар” темасын өйрәнер алдыннан шушындый мәсьәлә тәкъдим итәм:

 

 

 

Бу мәсьәләне бергәләп чишкәннән соң тагын бер мәсьәлә тәкъдим итәм:

 

Балалар уйга кала. Кыска гына паузадан соң балаларга, аларның мондый мәсьәләне әлегә чишә алмаулары турында әйтәм. Бу мәсьәләне чишү өчен бик әһәмиятле теоремаларның берсе – косинуслар теоремасын белергә кирәклеген белдерәм. “Бүген без шул теореманы өйрәнербез. Косинуслар теоремасы дип дәфтәрләргә язып куегыз”.

Мондый проблемалы ситуацияләр тудыручы мәсьәләләрне күп кенә дәресләрдә файдаланып була: VIII класста Пифагор теоремасын өйрәнгәндә, IX класста “Мәйданнар” темасында. Билгеле, бу мәсьәләләр укучыларны өйрәнеләчәк темадан алып китмәскә, шарты истә калмаслык катлаулы булмаска тиеш.

Шулай ук геометрия дәресләрендә яңа дәрес темасын өйрәнүне практик эш белән башлап җибәрергә мөмкин булуын да күреп үттек. Практик эш дәресләрне җанландыра, фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә.

Югарыда әйтелгәннәрдән күренгәчә, укытучы яңа дәресне укучыларга аңлату этабына аеруча яхшы әзерләнергә тиеш. Әгәр укытучы теманы аңлату схемасын тиешенчә уйлаган булса, дәрестә укучыларның теманы үзләштерүләренә карап, кирәкле үзгәрешләр кертә ала. Укытучының мондый эшчәнлеге укучыларны теорияне үзләштерү өчен бик әһәмиятле булган гомумиләштерү күнекмәләрен үстерә.

Укытучы уку – укыту процессының үзәк фигурасы булып тора. Бары тик классның конкрет шартларын, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен белгәндә генә яңа дәрес аңлатуның оптималь юлларын, формаларын табарга мөмкин.

 

 

 

Hosted by uCoz