Гаилә бәйрәме

Мәктәптә һәр елны уздырыла торган традицион бәйрәм.

(Нигъмәтуллина Л.И.)

 

 

Максаты: Мәктәп, укытучылар, ата – аналар һәм укучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, мөгаләмәне тагын да якынайту.

 

Бәйрәмгә әзерлек алдан башлана. Сыйныф җитәкчеләре укучылар белән бергә гаилә, әти - әниләр, әби – бабайлар турында әңгәмәләр уздыралар. Мәктәпнең һәр укучысы катнашырлык итеп концерт номерлары: җырлар, биюләр, нәфис сүз, сәламәтлек театры, кечкенә конкурслар, скетчлар әзерләнә.

Укучыларга һәр елны аерым бер темага мәктәптә инша язарга тәкъдим ителәәсәлән, “Безнең гаиләнең иң күңелле көне”, “Әти - әнием – минем иң якын кешеләрем”, һ.б.)

Укучылар язган иншалар бәйрәм көнне спортзалга эленә. Спорт залы бәйрәмчә матур итеп бизәлә. Өстәлләр куела, аларда сый, чәчәкләр. Өстәлләргә кую өчен тәм – том, сый әниләр тарафыннан алдан әзерләнеп, мәктәпкә китерелә. Укытучылар да моңа үзләреннән өлеш кертәләр.

 

 

Бәйрәмгә катнашучылар өстәл артында. Талгын гына музыка яңгырый. Бәйрәмне мәктәп директоры ача. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек сүзләр әйтелә, һәм ул укучылар язган һәр иншадан иң җылы, иң матур сүзләрне укый.

 

 

Укучылар чыгышы башлана. Сәхнәдә укучылар берсен – берсе алыштырып, үз һөнәрләрен күрсәтәләр. Чыгыш ясамаган бер генә бала да калмый. Әти - әниләр балаларының булдыклылыгына сокланалар, горурланалар.

 

 

Укучыларның чыгышы тәмам булганнан соң, укытучылар коллективына чын күңелдән җылы сүзләр, рәхмәтләр җиткерелә.Әти - әниләр арасыннан иң осталары үз һөнәрләрен дә күрсәтәләр.

Мондый кичәләрдә әти - әниләр, балалар, укытучылар арасында күзгә күренмәгән, җанга рәхәтлек биргән җылы мөнәсәбәтләр ныгый, тирәнәя.

Бу бәйрәм озакка сузылса да, ялыктырмый, арытмый, шулай да аны шимбә көн уздыру кулай.

 

 

Бәйрәм тәмам булганнан соң әниләрнең истәлек өчен төшкән фоторәсеме.

 

 

Hosted by uCoz