Татар әдәбиятыннан 5 нче сыйныф укучылары  өчен А.Яхин методикасына нигезләнеп әзерләгән дәрес эшкәртмәсе.

 

Автор. Акъегет урта мәктәбенең I категорияле укытучысы Закирова Дания Минулловна.

 

Тема: Әйтемнәр һәм мәкальләргә анализ.

Максат: 1.Бәя бирү чарасы буларак әйтемнәрнең эчтәлеген, мәкальләрнең чагыштыру үзенчәлеген өйрәнү. Аларны файдалана белергә өйрәтү.

                             2 Халык аваз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

                             3. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

 

             Җиһаз:     Магнитофон.

             Материал:   Татар халык иҗаты

                                  Халык афоризмнары

                                  Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре

                                  Балалар фольклоры китабы.

                                  5 нче сыйныф дәреслеге.А.Г.Яхин.

                                  Иллюстрацияләр.

 

              Кабинет дәрескә җиһазландырылган. Әйтемнәр һәм мәкәльләрдән торган китаплар күргәзмәсе. Иллюстрацияләр. Магнитофон.

 

              Дәрес барышы 1.Исәнләшү.

                                       2.Кереш өлеш.

                                       3.Укучыларга яңа дәрес темасын җиткерү.

                                       4.Магнитофоннан әйтемнәр һәм мәкальләр тыңлау.

 

               Укытучы. Халык иҗаты жанрларының берише тормыш күренешләренә, вакыйгаларына турыдан-туры бәя бирә һәм кешеләрне шул шартларга яраклашырга өйрәтә. Икенче төркеме, киресенчә, тормышның үзен үзгәртә. Беренче төркемгә әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар, җырлар керә. Икенче төркем мәзәк.әкиятләр һәм героик дастаннар кебек жанрларны эченә ала. Ә хәзер без, әйтемнәр белән мәкальләргә тукталыйк.

Әйтемнәрне халык иҗат иткән. Алар барысы да кыска, матур хикмәтлеләр. Әйтемнәрнең вазифасы-нәрсәнеңдер сыйфат дәрәҗәсен күрсәтә. Кулланышта бөтеннең өлеше була, ягъни тормыш вакыйгасының бер сыйфатына бәя булып килә.

Әйтемнәрнең бик мөһим үзенчәлеге шунда. Алар төрле вакыйгаларда төрле мәгънә төрле хискә ия булып килә. Әйтемдә текстның тотрыклы булуы хас, ул да сөйләмне сәнгатьчә бизәү, аның эмоциональ көчен арттыру өчен хезмәт итә. Әмма әйтемнең мәкальдә булган дидактик гомумиләштерү, хөкем-нәтиҗә ясау сыйфаты юк.

Татар халык иҗаты китабыннан мисал китерәбез. Мәсәлән юк кына нәрсәне зур итеп , күпертеп сөйләүне” энәдән дөя ясау” диләр. Тәккәбер, мин-минле кешене: “Алланың кашка тәкәсе булдыңмы әллә?”-дип әрлиләр.Күрәсез укучылар, бу мисалларның берсендә дә гомумиләштереп әйтелгән хөкем юк.

                Дәреслек белән эш.  М.Әмирнең “Агыйдел”дән алынган өзекне сыйныфта кычкырып укыйбыз, башта андагы  әйтемнәрне таптырабыз.

Укучылар җавабы:    “Телсез калдым,”Акыл  ирешә  алмаслык “ әйтемнәрен табалар.               

 

Укытучы: Ильяс чыннан  да телсез калганмы? “Телсез калу” әйтеме нинди мәгънәдә кулланыла?(Укучылар үз фикерләрен әйтәләр)

 

Укытучы:Димәк, әйтемнәр аерым очракны белдерәләр һәм җөмләдә сүз тезмәләре генә булып  киләләр. Аларда фикер билгеле бер очракта карата читләтеп әйтелә.

             Мәкальләрне дә халык иҗат иткән.Алар бик  борынгы заманнардан ук яшәп  киләләр, телдән телгә күчеп таралалар һәм хәзерге вакытта да бик актив иҗат ителәләр. Мәкальләр күләме белән бик кыска, тирән мәгънәле,тәмамланмаган фикерне аңлата торган, рифмага салып әйтелгән сүзләр була. Алар халыкның күпьеллык тәҗрибәсе нигезендә, сыналган эшнең нәтиҗәсе буларак туалар. Мәкаль вакыйганың үзенә бәя бирә. Нинди дә булса вакыйганың үзенә бәя бирә. Нинди дә булса вакыйганың дөреслеген яки ялганлыгын, кеше гамәленең файдалы яки зыянлы булуын раслый.

Мәкальләр сурәт чараларына бай, аларда фикер тасвирлап бирелү сәбәпле, кешегә бик үтемле, көчле тәэсир итүчән була.

             Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре китабыннан мисал китерәбез:”Сабанда  сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың” мәкалендә фикер читләтеп әйтелә. Өлгергәч тә игенне җыеп алмасаң, ач калуың ихтимал; алай гына  да түгел, һәр эшне  үз вакытында төгәл эшләргә кирәк дигән фикер бирелә.

             Дәреслек белән  эш: М.Галәүнең ”Болганчык еллар”дан алынган өзек-не укучылар укыйлар.

Укытучы: ”Ике сарык башы бер казанга сыймый” мәкален кем әйтә?

(Укучылар җавабы тыңлана)

Укытучы: Мәкальне кыскача  анализлыйк. Сарык башлары белән Сафа үзен һәм абыйсын бер дәрәҗәдәге хуҗалар дип бәяли. Ике хуҗаның бер өйдә сыешып, килешеп тора алмаячагын ачык итеп әйтә. Икенче мәкальне Патый карчык әйтә. Ул нинди халык мәкален куллана?

Укучылар җавабы: “Тавык керсә,чүп чыгара, килен керсә, сүз чыгар”-дигән мәкальне куллана.

Укытучы: Мәкальгә кыскача анализ  ясагыз.

(Укучылар үз фикерләрен әйтәләр)

Укытучы: Анализдан чыгып, биремдәге өченче сорауга җавап табыгыз?

Укучылар җавабы: Патый - телчән, юньсез карчык. Ул чагыштырып, киленгә тавык аша бәя бирә.

Укытучы: Хәзер магнитофоннан иллюстрацияләргә туры килгән әйтемнәрне һәм мәкальләрне тыңларбыз, кыскача анализлап  узарбыз.

Нәтиҗә: Мәкальләр һәм әйтемнәр дип бер тигез дәрәҗәдәге гыйбәрәләр рәвешендә атап йөртәләр.

“Әйтем- сүзнең чәчәге, мәкаль-сүзнең җиләге” дигән гыйбәрә  нәкъ әнә шуңа басым ясый  шикелле. Мәкаль, әйтем мөнәсәбәтләрен җентекләп өйрәнгән күренекле фольклорчы Нәкый Исәнбәт язганча: ”Мәкаль булса, иң элек ул гомуми бер хөкем, уртак төшенчә була, әйтем булса, хосусый бер ягын әйтү генә була”.

 

Өйгә эш:

1)     Дәреслек-хрестоматиядәге мәкаль һәм әйтемнәрне һәркем булдыра алган кадәр хәтердә калдырып килергә тиеш.

2)     Сыйныфтан тыш укыган әсәрләрдә без нинди мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштык? Дәфтәрләргә язып килергә.

Hosted by uCoz