Яшел Үзән районы Акъегет урта мәктәбенең биология укытучысы Нигъмәтуллин Р.З. нең 6 нчы сыйныф өчен биология дәресе эшкәртмәсе.

 

 

Тема: Үсемлекләрнең үсүе һәм үсеше. (2 нче дәрес).

Максат:  Организмның “үсүе” һәм “үсеше” төшенчәләрен өйрәнү, чәчәкле үсемлек үсешенең үзенчәлекләрен ачыклау, орлыкларның үсемлек үсешендәге ролен күрсәтү, шытым төшенчәсен бирү һәм аның үсешен аңлату; проблемалы сорауларга җавап эзләп табу осталыгын һәм төрле мәгълүмат чыганаклары белән эшләү ысулларын камилләштерү.

Дәрес тибы: комбинирлы.

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнүле.

Дәреснең структурасы:

1.     Белемнәрне актуальләштерү.

2.     Үсемлекләр үсешенең башлангыч этаплары.

3.     Чәчәкле үсемлекләрнең орлык ярдәмендә үрчүләренең өстенлеге.

4.     Орлыклар үсешенең этаплары һәм шартлары. Тынлык халәтенең биологик әһәмияте.

5.     Яралгының үсүе һәм шытымның үсеше. Үсемлекләр үсүенең үзенчәлекләре.

6.     Куелган тәҗрибәләр буенча нәтиҗәләр чыгару.

7.     Өйрәнелгән материалны ныгыту.

              Җиһазлар: Таблицалар: “Чәчәкле үсемлекләрдә аталану”, “Бодай шытымы”, “Фасоль шытымы”, “Хламидомонада”, “Спирогира”, “Күке җитене”, бер атна элек утыртылган кабак шытымнары, бер атна элек утыртылган бодай шытымнары (тоташ һәм эндоспермасы киселгән орлыклардан), дәреслек рәсемнәре (Н.И.Сонин).

 

Дәрес барышы:

        

 Укучылар, без сезнең белән үсемлекләрнең үрчүе һәм үсүе дигән темаларны өйрәнүне дәвам итәбез. Бүген безнең йомгаклау дәресе, без башта өйрәнгәннәрне кабатларбыз, системалаштырырбыз, аннан соң үсемлекләрнең яралгыдан үсүе турында өйрәнербез, үсемлекләр белән куйган тәҗрибәбезгә нәтиҗә ясарбыз.

Ә хәзер, әйдәгез, искә төшереп китик:

 

1. Үсемлекләр нинди юллар белән үрчиләр?

(Үсемлекләр җенессез һәм җенси юллар белән үрчиләр).

 

2. Сез җенессез үрчүнең нинди формаларын беләсез?

(Җенессез үрчүнең типлары - бөреләнү, бүленү һәм споралар ярдәмендә үрчү).

 

3. Ә җенси юл белән үрчү ничек бара?

(Җенси үрчегәндә җенес гаметалары кушыла һәм аталану була)

 

4.     Нәрсә соң ул аталану? Бу ысул белән үрчүче үсемлекләргә мисаллар китерегез. (Сперматозоидның эчке җисеме белән күкәй күзәнәкнең эчке җисеме кушылу аталану дип атала. Мәсәлән, хламиномонада, спирогира, күке җитене).

 

5. Бу үсемлекләрне тактага чыгып, рәсемнәрдән күрсәтегез.

     (Тактага чыгып, рәсемнәрне күрсәтү).

 

6.     Күке җитененең җенси үрчүе хламидомонада һәм спирогираның җенси үрчүеннән нәрсәсе белән аерылып тора?

(Икенче елда зиготадан тармачык үсә, анда споралар өлгерә... бөреләрдән мүкнең бәбәкләре өлгерә).

 

7.     Хламидомонада, спирогира һәм күке җитене үсемлекләренең аталануы нәтиҗәсендә орлык барлыкка киләме?

(Юк, орлык барлыкка килми, орлык катлаулырак төзелешле үсемлекләрдә, мәсәлән, чәчәкле үсемлекләрдә барлыкка килә).

 

8.     Чәчәкле үсемлекләрдә аталануның барышы турында сөйләп күрсәтегез.

(...икеләтә аталану дип атыйлар).

 

9.     Икеләтә аталану нәтиҗәсендә нәрсә барлыкка килә?

(Спермийларның күкәй һәм үзәк күзәнәк белән кушылуы турында сөйләнелә).

 

10. Чәчәкле үсемлекләрнең үсеше ничек башлана?

(Чәчәкле үсемлекләрнең үсеше – күкәй күзәнәкнең аталануыннан һәм зигота барлыкка килүдән башлана.

 

11.Орлыклар белән үрчүнең өстенлеге нәрсәдә?

(Орлык яралгыны тирәлекнең уңайсыз тәэсиреннән саклый, үсешнең башлангыч чорында аны туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Орлыклар шыту өчен кирәкле шартлар булганчы тынлык халәтендә була алалар).

 

Нәтиҗә:

 

Чәчәкле үсемлекләрдә орлыклы җимешләр серкәләнү һәм аталану нәтиҗәсендә барлыкка киләләр. Икеләтә аталану фәкать чәчәкле үсемлекләргә генә хас. Шуның нәтиҗәсендә аларның орлык яралгысы гына түгел, ә аның үсеше өчен әһәмиятле булган туклыклы матдәләр запасы да барлыкка килә. Орлыкларның җимеш эчендә өлгерүе аларны тирәлекнең уңайсыз шартларыннан саклау белән бергә, үсемлекләрнең киң таралуына да мөмкинлек бирә.

 

 

Әйдәгез, хәзер орлыкларның таралу ысулларын искә төшереп китик. Алар нинди юллар белән таралалар? (Җил, су, бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, махсус җайланмалар һ.б.)

 

Яхшы. Орлык очып китә, туфракка төшә, орлыктагы яралгы үсеше өчен нинди шартлар кирәк булыр? (Дым, кислород, оптималь температура. Мәсәлән, арыш +2, кыяр, кабак - +12, +14 градуста шыта).

 

Әйе, дөрес. Орлыкта, сез әйткәнчә, яралгының үсеше өчен, тирәлектә билгеле бер уңайлы шартлар булырга тиеш: дым, кислород, оптималь температура.Әмма туфракка төшкәннән соң күпчелек үсемлекләрнең орлыкларына тынлык периоды кирәк. Кайбер үсемлекләрнең генә орлыклары шунда ук шытып чыга: тополь, тал, тузганак.

 

Орлыкларның шытуы, ягъни үсеп китүе аларның суны сеңдерүеннән башлана. Су туклыклы матдәләр запасын – крахмалны глюкозага әйләндерә торган матдәләрне активлаштыра. Бу орлыкның бүртү процессында була. Крахмалдан глюкоза барлыкка килгәннән соң глюкоза эремәсе үсү өлешенә күчә. Яралгы күзәнәкләре бүленә һәм үсә башлый. Аның күзгә күренгән беренче билгесе – тамырчык күренү. Тамырчык орлык кабыгын ертып чыгып, орлыкны туфракка беректереп, аска таба үсә. Аннан соң бөре, икенче төрле әйткәндә, яралгы бәбәк күренә.

 

Хәзер дәреслегегезнең 143 нче битенә карагыз. Анда фасольнең орлыктан зур үсемлеккә кадәрле үсеше күрсәтелгән. (Рәсемгә комментарий).

Бу фасольнең орлык өлешләре туфрактан чыккан. 142 нче биттәге рәсемдә имән, ат ногытының орлык өлешләре туфракта калган. Димәк, орлыклар шыту буенча ике төркемгә бүленәләр: беренчесе – орлык өлешләре туфракта калып үсүче һәм орлык өлешләре җир өстенә чыгып үсүчеләр.

 

(Дәфтәрләргә “Орлык өлешләре туфракта калып үсү” һәм “Орлык өлешләре җир өстенә чыгып үсү” дип язып куела).

 

Менә монда кабак. Ә болары – орлык өлешләре, алар туфракның өстенә чыгып үскәннәр. Болары чыгып кына киләләр.

Орлыктан үсеп чыккан кечкенә үсемлек шытым дип атала. Тышкы күренеше белән ул зур үсемлеккә бөтенләй охшамаган була, аның чын яфраклары әлегә бераз гына күренә башлаган.

 

(Дәфтәрләргә “Орлыктан үсеп чыккан кечкенә үсемлек шытым дип атала” дип язып куела).

 

Ә бу савытта безнең бодай белән куйган тәҗрибәбез. Хәтерлисездер, савытның бер ягына тоташ бодай орлыклары, икенче ягына эндоспермы киселгән орлыклар утырткан идек. Күргәнегезчә, тоташ орлыклардан нинди яхшы шытымнар үсеп чыкканнар, ә эндоспермы киселгән орлыкларның шытымнары зәгыйфь һәм хәлсезләр, үсә дә алмаслар, мөгаен. Бу нәрсәне күрсәтә соң? Димәк, шытым үсешенең башлангыч чорында үсү өчен кирәкле матдәләрне эндоспермнан ала, шуның белән туклана, соңыннан гына мөстәкыйль рәвештә туфрактан туклануга күчә һәм зур үсемлеккә әверелә.

 

Кешеләр 24 – 26 яшьләргә кадәр генә үсәләр. Үсемлекләр гомер буе үсәләр. Бу аларның тамыр, бәбәк очларында актив бүленергә сәләтле күзәнәкләрдән торган ясалгы тукыма булуга бәйле.

 

Ә хәзер дәреслекнең 144 нче битендәге “Нинди фикерләр дөрес?” дигән биремне үтәрбез, беренче җавапларны дәфтәрләрегез белән каплап куегыз.

 

Дәресне йомгаклаганда укучыларга билгеләр әйтелә һәм  өйгә эш бирелә:

Текстны ахырына кадәрле өйрәнеп бетерергә, 145 нче биттәге сорауларга җаваплар әзерләп килергә.

Hosted by uCoz